I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Пятница, 29.03.2024, 03:29

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Регистрация | Вход

 
Апрель ае- безгә бөек Тукайны биргән ай. Һәр елны апрель аенда сөекле шагыйребез хөрмәтенә мәктәпләребездә төрле чаралар, искә алу кичәләре үткәрелә. Быел да 6 нчы апрельдә республикабызның бик күп укучылары Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясе үзенә җыйды. Сәбәбе дә җитди иде: бөек шагыйребез Г.Тукай туыына 125 ел уңаеннан I республикакүләм Тукай укулары узды. Бу Укуларда барлыгы 125 укучы катнашты. ... Шыгрым тулы залда Тукай рухы хөкем сөрә. 5 нче гимназия укучылары тарафыннан тәкъдим ителгән Тукай шигырьләреннән генә төзелгән шигъри гөләндәмне тамашачының тын да алмый тыңлый: сәхнәдә Тукай шигырьләре яңгырый. Тукай укуларының ачылуы рәсми рәвештә игълан ителә. I республикакүләм Тукай укуларын җитәкләүче филолгия фәннәре кандидаты , доцент,КФУ Яшел Үзән филиалының татар филологиясе деканы Хисамов Олег Ришат улы, фәнни-эзләнү эшләрен якларга килгән һәр укучыга уңышлар теләп, секцияләр эшен ачык дип белдерде. "Тукай әсәрләренең идеясе, сәнгатьчә үзенчәлекләре”, "Тукай премиясе лауреатлары”, "Тукай иҗаты - тәрҗемәдә”, "Тукай в контексте мировой культуры”, "Каурый каләм” дип исемләнгән секцияләрдә эшләүче укучылар үзләренең чыгышларында татар әдәбиятына, бигрәк тә аның поэзиясенә, бай мирас калдырган бөек талант иясенең иҗатын тирәнтен өйрәнүләрен күрсәттеләр. Яшел Үзәннең 5 нче гимназиясе һәм 16 нчы мәктәп мөгаллимнәре укучылар һәм укытучылар өчен " Г.Тукайның "Печән базары яки яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын яңача анализлау”, "Г.Тукайның "Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе”, "Служенье муз не терпит суеты” дип аталган осталык дәресләре тәкъдим иттеләр.. Килгән кунаклар бу дәресләрдә бик теләп катнаштылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Тукай укулары инде күптәннән татарларның гимнына әверелгән "Туган тел ”җыры белән тәмамланды. Бу чарада катнашкан укучылар да, укытучылар да күңел күтәренкелеге белән, рухи һәм иҗади азык туплап таралыштылар.

Меню сайта

Календарь

«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0