I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Четверг, 28.03.2024, 18:36

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Син ышан гына... | Регистрация | Вход

Язмыш сынавы
 Шыбыр- шыбыр яңгыр ява... Машина тәрәзәсенә бәрелгән яңгыр тамчылары Cәлихҗанның пошынуын тагын да арттырды. Аңа бу яңгыр : ”Әйдә, тизрәк, әйдә, ашык...”дип әйткән , кисәткән кебек иде.Яңгыр тамчылары тәрәзәне каплый, тик машинаның дворниклары аларны кызганусыз ашыга-ашыга сөртеп барды. Сәлихҗан шул арада берничә рәт сәгатькә дә карап алды.Кичке сәгать сигез. Арттан машина сигналлары тавышы ишетелә. Сәлихҗанның да инде сабыры төкәнә бара. Ул да, өзек- өзек, каты итеп , рульнең уртасына китереп басты. Машина кисәк кенә чинап җибәрде.Сәлихҗан үзе дә сискәнеп куйды. Кинәт телефон шалтырый башлады. Шифаханәдән шәфкать туташы Лиза шалтырата. - Сәлихҗан Идрисович, мин нишләргә дә белмим. Авыруның хәле тагы да кискенләште. Кан басымы төшә, пульс югала. Нишләргә миңа? Кайда соң сез, тиздәнме? -Тынычланыгыз, Лиза, мин бөкегә эләктем. Аз гына түзегез, килеп җитәргә тырышам.Әлегә адреналин җибәрегез.Тик ,Лиза,үтенәм сездән, мин килгәнче саклап кала күрегез баланы...Телефонда бары өзек-өзек тавышлар ишетелде. Шәфкать туташына тынычланырга кушса да, шифаханәнең өлкән табибы үзе ут эчендә иде.Шулчак кинәт бөтен җиһанны яңгыратып, күк күкрәде.”Әнә, ул да мине орыша ,ахры. Ник утырасың? Ник берни кылмыйсың? Бала тормышы бит...” дип уйлады ул. Сәлихҗан башын рульгә терәде. Машина ыңгырашкан кебек кабат улап җибәрде. Табип күз кырые белән генә тәрәзәгә карады.Яңгыр ява.Һаман ява да ява. Яңгырдан качам дип, соңга калган җәяүлеләр йөгереп үтә. Җәяүлеләр... Сәлихҗан кисәк кенә башын күтәрде. "Җәяүлеләр " дип пышылдады ул.Тиз генә курткасын алды да, урамга чыгып йөгерде.Яңгыр чиләктән орган шикелле ява да ява. Кызганмый да азрак, биткә очлы уклар кебек кадалалар. Юк, юк, биткә түгел, Сәлихҗанның йөрәгенә кадала алар. Сызлатып, яндырып. Ул йөгерә дә йөгерә.Башында гел бер уй: бала яшәргә тиеш, ул өлгерәчәк. Нәрсә булды соң? Ник алай? Әйе, баштан ук ата-анасы баланы соң алып килде. Авыртуны артык куркыныч дип уйламаган алар.Баланың башына операция ясалды, бар да уңышлы үтте кебек иде. Инде ике көн үтте, табиб та азрак тынычланып киткән иде.Тик Лизаның шалтыратуы аны бик пошаманга салды. Менә ул - Сәлихҗанның ашыгу сәбәбе. Вакытның һәр минуты да исәптә иде. Тагын бер квартал калды. Инде шифаханәнең утлары да күренә башлады. Сәлихҗан тагы да ашыга төште.Кисәк берәүнең эндәшүе аны туктарга мәҗбүр итте. -Абый! Абый дим... Сәлихҗан үзеннән берничә адым гына читтә бер егетне күрде. Әллә нинди кара киемнән, йөзе дә ачык күренми. -Ярдәм итегез, абый, анда берәүнең хәле начар, уфтана, ыңгыраша.,-диде егет калтыранган тавыш белән.”Әллә инде исерек, әллә инде куркудан шундыймы?” дип уйлап куйды Сәлихҗан бу бәндә турында. -Кайда ул? - Әнә тегендә, агачлар арасында. Әйдәгез, мин күрсәтәм, -дип егет паркка таба йөгерде. Сәлихҗан бик ашыкса да, егет артыннан калмады, ул бит табиб.Агачлар куелыгына керүгә, егет адымын акрынайтты.Сәлихҗан да аны куып җитте. -Әнә, ята ул,-дип егет ,әллә кая төртеп күрсәтте.Сәлихҗан бер адым атлауга, арттан нидер әчеттереп ярып керүен тойды.Ул авыртудан бөгелеп төште. Нидер агып төшүен аңлады. - Гафу итегез, абый, акча кирәк миңа, акча. Егет кызу-кызу Сәлихҗанның курткаларын, кесәләрен актара башлады, пышылдый, калтырый, гафу үтенә иде. Тик Салихҗан, ашыгып, машинасыннан курткасыннан башка берни дә алмаган иде.Егет берни булмавына ышанырга теләмәде, һаман актаруын белде. Куен кесәсеннән килеп чыккан визит карточкасына күзе төште аның. Сәлихҗан Идрисович , баш табиб. Ничек? Егет таган укыды, тагын. Юк, юк. Егет акылдан язар чиккә җитте. Ничә еллар үч алырга теләсә дә, болай теләмәде бит ул.Әтисез иткәне өчен , әнисенә үч итеп начар юлга басты, наркотиклар куллана башлады. Әнисенең күз яшьләре, ялыну, ялварулары да файдасыз иде. Бар дөньяга үчле иде ул, бигрәк тә әтисенә. Беркайчан да белмәгән, аның барлыгын да белмәгән әтисенә.Үсә төшкәч, аның исемен, кемлеген белә алса да, әле очраша алмаган иде. Үч алу теләге зур иде, тик болай теләмәде бит ул, юк. Егет тиз-тиз ашыгыч ярдәм чакырды. -Абый..юк...кем...түзегез ,зинһар, хәзер киләчәкләр...Ул нидер сөйләнде, калтыранды, пышылдады, гафу сорады. Тик Сәлихҗан берни аңламады. Өзгәләнгән егетнең өзек-өзек сүзләрен ишетте, хәле китә баруын аңлады. Ашыгыч ярдәм тиз килде. Егет әтисен озатканчы берни эшләмәде.Ә бит кача да ала иде, беркем күрмәде.Беренче тапкыр кылган эше өчен үкенде ул. Гел үч ялкыны белән янды бит, ә бүген аның исән калуын тели. Ә яңгыр ява да ява. Егетнең ялгышын юарга тели иде ахры.
Син ышан гына...
-Беләсеңме, Дилбәр,- диде телефон аша Ришат,- без син укып бетерүгә үк өйләнешәчәкбез! Һәм бик күп-күп балалар үстерәчәкбез! -Ришат,син бик алга китмисеңмe? -Юк, җаным, болар барысы да булачак! Әйдә, бүген очрашабыз? Ямашев урамы чатында, кинога барып кайтырбыз.Мин сине үзем кереп алырмын.Сөйләштекме? -Ярый, сау бул. Очрашканга кадәр... Иң авыр мизгеллэрендә очратты ул аны. Якын кешесен югалткан көннәрдә .Юк,ул аны югалтмады, ә аннан баш тарттылар. Җаныннан да якын кешесе авыр сүзләр әйтеп күңелен яралады. "Без бүтән очрашмаска тиеш,минем янымда синдәй сөйкемсез кыз түгел, ә чибәр һәм матур кыз булырга тиеш”,-диде. Дилбәрнең йөрәгенә бу сүзләр агулы уклар кебек кадалды. Ул үзен бөтен галәмдә япа-ялгыз итеп тойды. Дилбәр бу дөньядагы күп кызлар кебек үзен иң ямьсезләр рәтенә керткән иде. Көзгегә караган саен,ул симез гәүдәле, камыт аяклы,артык кызыл, табак битле, кыек күзле итеп күрә иде. Шунлыктан көзге аның иң беренче дошманына әверелде. Дуслары да, гаиләдәгеләре дә аңа киресен аңлатырга тырыштылар, тик ул һәрвакыт якыннары аны тынычландырырга гына тели, дип уйлый иде. Җәй. Бөтен дөнья яшеллеккә, сафлыкка, матурлыкка төренгән. Көн кичкә авыша. Соң инде. Сәгать унынчы булса да, әле бик якты.Урамнарда әле кешеләр дә аз түгел. Тик ул кешеләр арасында, үз уйларына чумган, башын аска игән бер кыз бара. Күзләреннән яшьләр тама. "Әйе, ул бөтенесен дә дөрес әйтә. Мин ямьсез, аның кырыенда матуррак кыз булырга тиеш. Шундый ямьсез кыз белән очрашып йөрүенә да рәхмәт әле! Ә шулай да, хаксыз нәрсә бу тормыш...Нигә кемдер бик матур, ә кемдер шундый ямьсез...”Бу уйлар Дилбәрнең башында иде. Авыр булды аңа, бик авыр. Ни уйларга, кая барырга, кемгә бушанырга белмәде. Аннан башка бүтән таңнар да атмас кебек иде.Кая барырга белмичә, урам буйлап атлаганда, аны очратты ул. Очратты дию дөрес бүлмас, килеп бәрелде, кат-кат гафу үтенде. Каушаган егетне күргән кыз, түзми көлеп җибәрде... -Сезгә нәрсә булды, ник елыйсыз? -Мин еламыйм, көләм бит. -Менә бит йөзегездә яшь эзләре бар. -Анысы сезнең эш түгел... -Ничек инде минем эш түгел, без монда моңсу кешеләрнең күңелен күтәреп йөрибез- Егет кулларын җәеп күрсәтте. Дилбәр беренче тапкыр әйләнә-тирәгә игътибар белән карады. Кеше шундый күп иде: тамаша, клоуннар фокус күрсәтә, әллә нинди егетләр һәр үтеп баручы хатын-кызга чәчәк бүләк итәләр иде. - Бүген берәр бәйрәмме әллә?-диде Дилбәр , аптырап. -Әйе, чөнки сез елмайдыгыз! Бүген безнең кәефебез яхшы, без бүтәннәргә дә шундый ук яхшы кәеф бүләк итәргә уйладык. Һәм нәкъ менә сезнең кәефегезне мин күтәрергә тиешмен!- Дилбәр елмайды, тик шул ук вакытта үзе белән ниләр булганны искә төшерде. -Сез мина берни дә тиеш түгел! -Тиеш!- егет аңа кулындагы чәчәкне бирде.- Минем исемем Ришат, ә сезнеке? -Дилбәр. Миңа китәргә вакыт... -Җитешерсез әле китәргә! Бәлки без бүтән беркайчан да очрашмабыз?! Монда якында гына бер кафе бар, бәлкем чәй эчеп чыгарбыз? Кыз риза булды. Ул инде аңлады: бу егеттән болай гына китеп булмаячак! -Я, ни булды? Нигә шундый матур кыз күз яшьләре түгеп бара иде? Берәр кеше үпкәләтмәгәндер бит? -Юк, болай, күңелем тулган иде... -Болай???Ярар, әйтәсегез килмәсә, әйтмәгез! Минем сезгә бер үтенечем бар иде, эшлим диеп сүз бирегез әле...- Дилбәр егеткә аптырап карады. -Ничек инде мин беренче күргән кешегә сүз бирим!? Юкка гына туктатмаганыгызны белдем мин! Ә үзегез кәеф, кәеф күтәрәм дип алдаштыгыз! -Ә шулай да... -Ярар, сүз бирәм... -Әйдә, "син” диеп сөйләшик әле, алайса "сез” дип сөйләшү читен. -Куркыттың бит, башта нәрсә икән дип торам! -Менә, син елмайдың!- Егет Дилбәргә карады. Ә Дилбәр бу вакыт эчендә беренче тапкыр егетнең күзләренә игътибар итте. Нинди зәңгәр бит алар! Нинди матур! Әйтерсең чиксез зәңгәр күк. Күзләренең зәңгәрлеге сихерли, үзенә тартып кертә кебек. Алар тын гына, берни дәшми, бер-берсенә карап утырдылар. Бу тынлыкны соңга калып килгән официант кына бозды. -Нәрсә алачаксыз?- диде,- Ришат, сина эллекегечәме? Ришат ризалык белдереп башын иде. Дилбәр үзенә бары туңдырма кушты. -Син монда гел буласын ахрысы... -Минем шундый дустым бар, әгәр аның кәефе булса, ул бөтен компаниянең дә кәефен күтәрә. Аннары компания белән бүтән кешеләрнең күтәрергә чыгып китәбез. Һәм күбесенчә монда, Декабристлар урамында йөрибез. Чөнки бу урамны чәчәкләр урамы дип тә әйтәләр. Монда юл уңаенда кафе да бар, кереп чыккалыйбыз. -Син укымыйсыңмыни? -Укыйм,нефтьчы буласым килә. Ә буш вакытымда Бауман урамында кафеда официант булып эшлим. -Минем абыем да нефтяник булырга укый.3 курста. Син аны белмисең микән, Ильнур исемле? -Юк шул... Дилбәрнең кәефе күтәрелде, ул чынлап, чын күңелдән көлә иде. Ришат белән күбрәк сөйләшеп каласы килде, аның бүтән бу егеттән китәсе килмәде. Ә Ришат исә Дилбәрдән аерылмас өчен барын да бирергә әзер иде. Тик һәр яхшы минут аз була шул. Ришат янына дусты килеп аларга китәргә вакытлыгын әйтте. -Ярый, Дилбәр, миңа китәргә дә вакыт. Сау бул... Ришат, ишек янына җитәрәк, яңадан Дилбәр ягына соңгы карашын ташлады. Бу карашы белән, әллә инде ул кызның сүрәтен йөрәгенә уеп куярга, әллә инде кызның йөрәгенә уелып калырга теләде ахры... Ришат ишек артында югалуга ук Дилбәрнең күңеленә сагыш тулды. Йөрәге әллә ничек шашып тибә иде. Әллә инде беренче күрүдә гашыйк булды шул егеткә? Юк, булмас... Дилбәр төне буе үзен кая куярга белмичә йоклый алмый интекте. Тегеләй ятып караса да, болай ятып караса да, күз алдында гел шул егет торды. Ахыр чиктә, Дилбәр, икенче көнне үк дус кызларына барысын да сөйләп, киңәш сорарга булды. -Кызлар, сез ул егетне күрсәгез... Ул шундый, шундый, шундый кызык! Белсәгез иде... Мин күп нәрсә бирер идем аны тагын бер күрергә! Ришат ул шундый.. әйтеп бетергесез кеше! Мин андыйларны очратканым юк... -Кем белә бит, Дилбәр! Бәлкем сез аның белән берәр кайчан очрашырсыз... -Әйе! Очратты ди Дилбәр Ришатны бер утыз елдан! Тик шул вакытта Дилбәрнең ире, балалары булыр һәм Ришатның да хатыны һәм бер чана бала. Кемгә кызык булачак?! Ничек инде тормыш бүләген көтеп утырып була, Гүзәл, Дилбәр! Мин ел буе Дилбәрнең кәефен күтәрергә тырыштым, ә ул Ришат, бер очрашуда кызның кәефен күкнең җиденче катына меңгергән. Без тиешбез аны табарга! Без ул егетне табачакбыз! Дилбәр, моны сиңа бөек эз табар- Алия әйтә! -Һәм мондый уй Алиянең башына гына килергә мөмкин! Дилбәр ул егетнең Ришат дигән исеменнән һәм кая эшлэгәненнән башка берни дә белми! -Бауман урамындагы кафеларны тикшереп чыгу безгә ни тора? -Яратам инде Алиянең шундый башсыз оптимист булуын. Я, Дилбәр, киттек, синең бәхетеңне эзләргә!.. Ришатның да күңеле тынгысызлана бирде. Моңлы күзле Дилбәр йөрәгенә кереп калды аның. Башка кар өеме төшкәндәй, мәхәббәт килер дип кем көткән! Егет түзми шул ук көнне җан дустына барын да сөйләп бирә. Хикәятенең соңгы сүзе: -Мин аны табарга телим! -Син аның турында ни беләсең соң?! -Күрсәң иде син аны! Ул, шундый матур! Аның алсу битләре, коңгырт күзләре, озын, кара, дулкынлы чәчле, җанны өтеп ала торган утлы карашлы, кып-кызыл иренле... аның йөрәгеннән никадәр самимлык, моң агып тора бит... Мин аны барыбер табачакмын. Аның абыйсы Ильнур, безнең университетта өченче курста укый. Булыш инде аны табарга...- Ильфир дустының шуның кадәр ашкынып торган карашын күргәч бер ни әйтә алмыйча башын гына селкеде. Ришат бар университетны аякка бастырып Ильнур дигән егетне эзләде. Тик тормыш кайбер авырлыкларны китереп чыгарга ярата шул! Менә инде ничә көн алар бер- берсен эзлиләр, әмма таба алмыйлар. Бер көнне булган очрашудан соң, егетләр чак өметләрен өзмәделәр. Менә ничек булды ул хәл: егетләр лифтка керделәр. Анда алардан кала тагын бер егет бар иде. -Дөресен генә әйткәндә, ул Ильнурны эзләп ардым мин. Өченче курслар әллә кайчан сессияләрен биреп таралышып беткәннәрдер инде. -Нинди Ильнур?Нефтьчылар факультетыннанмы? Без аның белән бергә укыйбыз, - диде шул егет. -Әйе, шул, шул! -Тик сез аны хәзер тапмассыз. Ул бит Америкада. Бер ничә айсыз кайтмас әле. Бу сүзләрдән соң егетләр аптырап калдылар. Тик Ришат кына өметен югалтмады. Беренче тапкыр Дилбәр белән очрашкан җирләрдә йөрергә тырышты, үтеп киткән кешеләрнең йөзен игътибар белән карады. Әмма күңел түрендәге ялкынлы күзләрне, кояшлы елмаюны, йомшак тавышны ишетмәде ул берәүдә дә. Сизде ул, сизде йөрәге белән, табачак ул аны, табачак! Дилбәр дә дуслары белән эзләде. Тапмады шул. Менә бит язмыш! Каты шаяра ул кайбер кешеләр белән. Декабристлар урамында бит аздан гына очрашмадылар... Дилбәр автобусның арткы ишегеннән кергәндә, Ришат алгы ишектән аны күрмичә чыгып китте. Якындагы сәүдә үзәгендә дә Ришат бер лифтка утырды, ә Дилбәр икенчесенә бер минутка соңарып... Күп булды андый хәлләр, әмма очрашмадылар. Дилбәр кафега да килде, тик шул көнне эшләгән официант эштән куылган. Өзелде өмет. Тик яшь йөрәк сизә иде, очратачак, очратачак иде ул аны! Табачак яңадан, табачак... Тик кайчан? Ул арада минутлар, сәгатьләр,көннәр, атналар, уза бирде. Дилбәр елмаеп куйды. Ул Ришатны, аның йөзен, зәңгәр күзләрен исенә төшерде. Йөрәге әллә ничек татлы итеп тибә башлады... -Безнең Алия беркайчан да өметен өзми. Хәзер дә ул үзенең җан дусты белән смс алыша. Әзрәк оят түгелме сиңа? Син бит Дилбәргә сүз бирдең! -Оят түгел. Аз гына сабыр итәргә кирәк. Ул егетне без табачакбыз. -Я, нәрсәләр ди дустың? -Менә нәрсә дип яза ул: "Дустыма рәхмәт, хәзер университетта һәр икенче кешенең исемен һәм сеңлесе бармы, юкмы икәнен беләм. Үлеп бетеп бер танышын эзләдек. Ә ул чит илдә булып чыкты. Шундый кирәк иде...” -Язмыш... -Карагыз әле, минем хәзер Бауман урамында очрашуга барасым бар, танышыма китаплар бирәсе иде. Шунда Ришат эшләгән кафены да эзләр идек. Бауман урамындагы фонтаннар янына килеп җитәрәк, Дилбәр телефонын югалтты. Иелеп сумкасыннан эзләргә тотынды. Алия янына дусты килде. Бер заман Дилбәргә йөрәккә бигрәктә таныш тавыш ишетелде: -Дилбәр!!! -Ришат!!! -Мин сине шундый эзлэдем! Бөтен җирдән дә. -Мин дә сине эзләдем… -Ришат, бу чибәркәй без эзләгән Дилбәрме? -Әйе, нәкъ шул! -Алия, менә шушы кызны эзләдек без бер атна! -Булмас, без дә бит бер атна буе Ришатны эзләдек! Димәк, ул безнең янәшәбездә генә булган... Дилбәр белән Ришат көлештеләр генә. Һәм кулга кул тотышып урам буенча атладылар. Аларның бер-берсенә шундый күп нәрсә сөйлиселәре бар иде... Булып узган хәлләрдән соң, Дилбәр белән Ришат бөтен булган буш вакытны бергә үткәрергә тырыштылар. -Беләсеңме, мин сине бүтән беркайчан да күрмәм дип курыктым!- диде Ришат. -Без кафеда саубуллашкач ничектер йөрәкнең бер өлешен кисеп алган кебек булган иде. Белсәң иде, мин Салаватка никадәр рәхмәтле булганымны! Әгәр ул мине елатмаган булса, без очрашмаган булыр идек. -Анысы да дөрес. Ә ул сине нигә елаткан иде? Дилбәр Ришатка үзе белән булганнарның барында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. -Сукыр булгандыр ул! Янында шундый матур кыз булганда...- диде ачу белән Ришат. -Шулайдыр... Барыбер язмыш хаксыз ул! Син тырышасың, тырышасың, ә синең тырышлыгың юкка булып чыга. -Безнең очрашу да синеңчә хаксызлыкмы алайса? Моңсу кеше син, Дилбәр. Тик без моны үзгәртәбез! Бүген Декабристлар урамында тагын бәйрәм булачак. Ильфир безнең хакка оештыра. Әмма, мин уйлавымча, ул аны безнең хакка гына оештырмый кебек. Алия белән бер аерылышканнары юк. -Ә үзләре " без дуслар гына, дуслар гына...” Барысы да дуслыктан башлана инде! Тагын берәр айдан карарбыз әле!- диде Дилбәр. -Ә безнеке нидән башлана? Дилбәр уңайсызланып куйды. Ә Ришат исә, зәп-зәңгәргәр күзләрен тутырып Дилбәргә карады. -Нинди гүзәл кеше син! Тыштан гына түгел, эчтән дә. Дилбәр бер ни дә эндәшмәде. Эндәшә дә алмый иде. Чөнки бу вакытта аның йөрәге ярсулана-ярсулана тибә иде. Кыз йөрәгенең шашынганына түзә алмый Ришатның кулын тотып алга йөгерде. Бер ай булып узганда барысы да Дилбәр әйткәнчә булды. Алия белән Илфир очрашып йөри башлады, Ришат бөтен җаны-тәне белән Дилбәргә гашыйк булды, ә Дилбәр, үз чиратында, нәкъ шундый ук хисләр кичерә иде. Ришат Ямашев урамы чатына килеп җитте. Сөйгәне дә килергә вакыт инде. Тик белмәде шул ул Дилбәрнең йөрәге ничек янганын. Барасы килми иде шул кызның. Күңеле әллә нишләде, киләсе кайгыны сизә иде ахрысы, яшь йөрәк... Ямашев урамы чаты. Хәзер светофор яшел утын яндыра һәм Дилбәр юлның икенче ягында торучы Ришат янында булачак. Әнә ул, кулын селки. Светофорның яшел уты янды. Юк, барасы килми Дилбәрнең, аягы тартмый. Тик аны Ришат көтә... Кызның йөрәге "дөп-дөп” тибә башлады. Дилбәр бар көчен җыеп аклы, каралы сызыклар буенча атлады. Шулчак, юлның уртасына җиткәндә машина сигналлары, коелган пыяла, чинаган тавышлар килде. Кемнедер машина бәрдерде. Ришатның йөрәге чәнчеде. Ул, үзе дә сизмәстән халык җыелган урынга йөгерде. Караса... Дилбәрнең бөтен йөзе кан гына иде, куллары киселеп беткән, үзе аңында түгел. -Дилбәр! Дилбәр! Матурым, ач күзеңне, ишетәсеңме? Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз! Тизрәк! Ашыгыч ярдәм тиз килде. Шифахәнәдә Дилбәрне реанимациягә урнаштырдылар. Бер- бер артлы әллә ничә операция ясадылар. Ришат томанда кебек йөрде. Хәзер булган барысы да аңа ачы төш кебек тоела иде. Менә-менә күзен ачып җибәрер дә ул бу куркыныч төш очып юкка чыгар кебек тоелды. Тик чынлык үзен оныттырырга ирек бирмәде. Дилбәр кичәге операцияләрдән соң әде дә аңына килми. Врач озакка сузылган осмотрдан чыкканнан соң, үз сүзен әйтте: -Минем сезгә аянычлы хәбәрләрем бар...Дилбәр комада. Ул аңына килсен дип без барын да эшләдек. Мондый авариядән исән калуына рәхмәт. Хәзер могҗизага гына ышанып була,- диюгә табип әкренләп борылып үзенең кабинетына таба юнәлде. Атналар узды, Дилбәрнең генә хәле үзгәрешсез кала бирде. Ришат кына аны ташламады. Ул Дилбәрнең янына иртә белән килеп караңгы төн җиткәч кенә, кайтып китә иде... -Сәлам, Дилбәр! Ничек хәлләрең? Менә мин сиңа безнең беренче тапкыр очрашканда бүләк иткән чәчәкне алып килдем. Тик ул берәү түгел,ә җидәү. Гафу ит, мин синнән нинди чәчәк яратканыңны сорарга җитешмәдем...тик без...тик без барына да җитешәчәкбез, син тазаргач ук! Ишетәсеңме!? Мин сизәм, син барын да ишетәсең! Мин сине яратам...Беренче күргән көннән үк...Ул вакытта бер югалткач күпме эзләдем мин сине, таптым. Без бит бернигә дә җитешмәдек, ә мин инде тагын сине югалттым. Әйе, Дилбәр, син дөрес әйттең, язмыш ул хаксыз нәрсә. Нигә ул безне тагын аерды? Ни кирәк аңа тагын? Нигә ул бу бөтен сынауларны синең башкайларыңа җибәрә соң?- Ришат Дилбәрнең салкын кулларын тотты. Егетнең битеннән эре-эре күз яшьләре кызның кулына шуып төште,- Юкса син бит шундый яшь. И Раббым, үтенеп сорыйм, тазарсын иде Дилбәр, кайтсын иде ээлеккеге тормышка, ачсын иде ялкынлы күзләрен, миңа бүтән берни дә кирәкми, үтенәм...- егетләр дә елый икән! Язмыш берсен дә кызганып тормый, яшьме, картмы, барыбер бөгә икән,- Ә сине бәрдергән малай исерек булган. Аны утыртмадылар. Атасы акча түләп котылды. Тик Ходай бар ул, барысын да күрә, түләр вакыт бер килә, барысы өчен дә. Ходай ул сине дә күрә, ул сине аякка бастырачак. Ишетәсеңме, бастырачак. Ышан Аңа! Ышан... Ришат Дилбәр янына һәр көн килә торган булды. Һәр килгән саен яңа чәчәкләр, яңа сүзләр алып килә иде. Һәр килгән саен, ул аңа Ходайга ышанырга кушты. Табигать тә, әйтерсең лә, Ришат кебек аңа кушылып бертуктаусыз елады. Бөтен дөньяга үзенең салкын, бозлы яшьләрен койды. Агачлар сулды, яфраклар корып, саргаеп җиргә ятарга ашыкты. Шул яңгырларга кушылып күпме йөрәк моңланып елады бит! Ришаттан кала бөтен кеше дә Дилбәрнең исән калуына өметләнмәде. Хәтта врачлар да... Авыр ике ай узганнан соң, табип Ришат янына килде. -Карагыз әле, иптәш, күп вакыт узды инде. Ә Дилбәрнең хәле уңай якка да, тискәре якка да үзгәрми. Ул аппаратлар белән генә яши, яши дип әйтеп булса... Ул инде үсемлек хәленә күчкән...Минем уйлавымча, аппаратларны өзәргә вакыт. Ата-анасы да ризалык бирде. Аңлагыз, ул инде бүтән аңына килә алмаячак... -Ничек инде килә алмаячак!- Ришатның йөрәге ешрак тибә башлады, бите агарып чыкты, ул калтырый иде,- Ни хакыгыз бар сезнең?! Кеше тормышы бит ул! Үтенеп сорыйм, тагын бер атна гына бирегез...Өч кенә көн булса да -Ярый,- диде бераз югалып калган табип. Ришат Дилбәрнең палатасына керде. Исәнләште, яңа гына алып килгән чәчәкләрне вазага куйды. Урындыкка утырып, Дилбәрнең кулын алды. -Җаным, матурым, үтенәм синнән, ач күзеңне, күрсәт бөтенесенә дә үзеңне. Үтенәм, ач инде күзеңне...син миңа бик тә кирәк! Әгәр син булмасаң, мин дә булмаячакмын... Кызган инде әниеңне, кызган инде әтиеңне, ач күзеңне! Исеңә төшер ниләр турында без хыялланганны. Ул хыяллары синсез юк бит! Син булмагач алар бәллүр савыт кебек ватылачак... Ришат Дилбәр кырыеннан, төн җиткәч тә кайтмый иде,палатада йокларга кала торган булды. Соңгы өченче көнне генә Ришатны өенә врачлар куып кайтардылар. Тик ул төне дә тыныч узмады егетнең. Йөрәге тулы курку хисе иде. Кая инде монда йоклап булсын? Ришат авыр уйлардан арынганда, офыкта сизелер-сизелмәс кенә алсу сызыкларны күреп алды. Димәк, таң ата. Бүген көн аяз булыр ахрысы... Егетнең ничә көннәр, айлар буе тыңгысызланган күңеле тынычланып китте. Ниндидер бер хис-тойгы аңарда өмет уятты. Шулчак бу тынлыкны шар ярып телефон өзде. Ришатның күңеле әллә ничек сискәнеп куйды. Трупканы алуга берникадәр дәшми торды. Чыбыкның икенче ягында нидер әйтүгә, Ришатның моңсу күзләре ялкынланып, янып китте. -Мин...мин хәзер килеп җитәм! Ишетәсезме?! Хәзер,- диеп әйтүгә ул курткасын алып, каядыр чыгып йөгерде. Палатага Ришат йөгереп диярлек керде. Егетне күргәч, аңына килгән Дилбәр елмаеп куйды. -Дилбәр! Дилбәр! Мин шундый шат. Белдем, белдем мин синең күзләреңне ачачагыңны...Ышандым, ышандым мин Раббыбызга...Ә син ышандыңмы?- диде Ришат кызның җылы кулын тотып. Дилбәр башын селкеде. Алар бер-берсенә елмаешып карап утырдылар. Әйтерсең лә бер-берсен сүзсез аңлыйлар. Әйе шул, алдагыда бу сәләт аларга бик кирәк булачак. -Нигә син бер нидә дәшмисең? Минем синең йомшак тавышыңны ишетәсем килә! -Сез әле аның тавышын озак ишетмәячәксез,- диде яңа гына килеп кергән доктор. Ул Ришатны палатадан чыгуын үтенде. -Авариядән соң, Дилбәр бик каты шок кичерде. Шунлыктан ул озак вакыт комадан да чыга алмады. Шул ук авария аркасында ул хәзер сөйләм телен югалтты. -Ә кайчан сөйләшә башлаячак ул? Кайчан шок хәле бетәчәк? -Белмим, ул чиксезлек тә барырга мөмкин. Тик математикада бер бик кызыклы теория бар. Тискәре санны тискәрегә тапкырласаң, җавап уңай була. Бу очракта да шулай. Шокка каршы шок кирәк. Тик беренче шок тискәре иде, ә икенчесе уңай булырга тиеш. Ришат югалып калды. Нәрсә эшләргә икән соң аңа хәзер? Ул карашын шифаханәнең ап-ак идәннәреннән тәрәзәгә күчерде. Иртәнге чулпан бар табигать өстеннән хакимлек ала бирде. Төнге караңгылыкның эзе дә калмаган. Аяз күк йөзе. Ничә төннәр буе туктамый яуган яңгыр болытлары да таралып юкка чыккан. Офыкта гына бер болыт күренә. Шушы матур ал таңны бозып явыр микән, әллә инде тыныч кына узып китәрме? Ришатта шул чакны күңел күңел өстендә җыелып торучы кара болытларны тойды. ”Барысы да узып китәрме, әллә инде...Юк! кайвакыт әллә нәрсәләр керә бу башка! Барысы да яхшы булачак!” Ришат яңадан палатага керде. Дилбәр нәкъ элеккегечә аның керүенә шатланып елмаеп куйды. -Барысы да яхшы булачак, ишетәсеңме,- диде Ришат Дилбәрнең чәченнән сыйпап,- Син сөйләшәчәксең! Доктор уза торган нәрсә диде. Я, елмай инде, әйдә, әйдә! Менә шулай, молодец!- ул Дилбәрне кочаклап алды,- Тукта минем башыма ни килде бит! Хәзер, мин керәм Дилбәр, аз гына көтеп тор,- Ришат палатадан йөгереп чыгып, шәфкать туташы бүлмәсенә таба юнәлде. Берничә минуттан егет кире бүлмәгә әйләнеп кайтты. -Менә, Дилбәр, син бөтен әйтергә теләгән сүзләреңне яза торган булырсың. Менә каләм,менә дәфтәр - Дилбәр елмайды. Бер бит алып, зур хәрефләр белән "рәхмәт” дип язды. Ришат елмаеп куйды, Дилбәрне куенына алып ныграк кочаклады. Пышылдап кына зур сер әйткәндәй, кызның колагына: -Мин сине яратам,-диде. Дилбәр яңадан буш бит алып, "Мин дә сине бик каты яратам,”- диеп язды. Ришат, бу битне алып, куен кесәсенә тыгып куйды. Янәсе, йөрәккә якын булсын. Шәфкать туташы дару бирергә кергәч, Дилбәр аңардан "көзге кирәк” диеп язды. Шәфкать туташы ике дә уйламыйча кесәсендәге көзгене алып бирде. Дилбәр озак кына карап торды. Аның бөтен йөзе буенча киселгән эзләр, ә бит уртасында җөй киткән. Бер сүз белән-бик куркыныч сүрәт иде. Дилбәр көзгене тотып бәрде. Ул идәнгә төшеп чәлпәрәмә килеп ярылды. Кызның күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Ул бер Ришатка, бер шәфкать туташына карады. -Сезнең битегезне пыяла кисеп бетергән иде. Кайберләре бик эчкә кереп кадалган булып чыкты. Тирене кисеп алырга туры килде...- диеп акланды югалып калган шәфкать туташы һәм чыгып йөгерде. -Тынычлан, Дилбәр! Эш матурлыкта түгел. Иң мөһиме-син исән! Шунысы яхшы, шунысы бәхет,- шәфкать туташы ашыгып тынычландыручы укол кадады. Дилбәр йоклап китте. Тик Ришат үзенә урын таба алмады. Нишләргә аңа? Шушы йөзе аркасында, Дилбәр лечениедагы уңышларны кирегә әйләндерергә мөмкин иде бит! Ришатның иң курыкканы да шул. Шулчак тәрәзәгә бәрелгән яңгыр тамчылары тавышы килде. "Узып китмәде...” дип уйлады ул тәрәзәдәге су юлларына карап. Ришат дустының номерын җыйды, гудоклар бара. Менә таныш тавыш ишетелә. -Ильфир, Дилбәр аңына килде. -Чынмы?- диде дустының шатлыклы тавышы.- Ришат, син көт, мин хәзер килеп җитәм. Ярты сәгать тә узмагандыр, дусты Ильфир Ришат янында иде. Егет аңа барын да сөйләде. -Карале, картлач, хәтереңдәме: минем әни баскычтан егылып төште дә аны врачлар аякка басмаячак дигәннәр иде, әмма бер бик яхшы хирург аны аякка бастырды. Әгәр ул хирургка барып карасак... -Ярар, барып кара. Булышсын гына иде... Минем Дилбәрне яңадан югалтасым килми... Бер дә... Икенче көнне яңа хирург килүгә үк Дилбәрне карап чыкты, лечениене тикшерде. Шул ук вакытта палатада аны дулкынланып Дилбәр белән Ришат көтә иде. Доктор кергәч, Ришат сикереп торды, Дилбәр яткан җиреннән утырды. Назыйм аларга озак кына карап торды. Егетнең күзендә әз генә өмет чаткысы күренә, әмма кыз инде бер ничә дә ышанмый торган, үле карашлы иде. -Яраларны төзәтеп була. Тик бу бик авыр юл. Операция ясау. Дөресрәге, тән күзәнәкләрен күчерү,-Ришатның йөзендәге елмаю бетте. -Ә бу очракта Дилбәрнең элеккеге йөзе үзгәрәчәкме?- диде ул. -Төрле юллар бар. Үзгәрергә дә мөмкин. Без җөйләрне муенга таба тартып төшерәбез. Һәм муенда аны каплап булачак. Тик бу операцияне ясар өчен-беренчедән, күп акча кирәк, икенчедән, пациентның яхшыга ышанычы, ә өченчесе, операция уңышсыз үтәргә мөмкин,- Ришат башын иде- операция бик кыйбат. Ришат югалып калды. Белми иде ул нишләргә икәнен. Хирург чыгып китте, тик бүлмәдә утыручыларның моны берсе дә сизмәде. -Нишләргә дә белмим...Тик берәр юлы табылачак әле, ишетәсеңме, Дилбәр! Табылыр! Сабыр гына итик... Шулчак палатага Назыйм керде. -Ягез әле, иптәшләр. Минем дә унбиш ел элек охшаш тарих булды, сеңлем авариягә эләкте. Әммма пыяла бөтен битен бозган иде. Без бу хәлгә зур игътибар бирмәдек. Аның исән сау булуына шатландык. Тик бер матур көнне минем сеңлем тугызынчы каттан ташланды. Ул үлде, ә соңгы хатында:” Ямьсез килеш яшисем килми”,-диеп язып калдырды. Мин сезгә булышачакмын. Операцияга дигән сумманы сез авария ясаган кешедән сорый аласыз. -Без аннан акча сорамыйбыз!- дие Ришат киреләнеп. -Энем, аңла, эш монда горурлыктан тормый! Синең дә минем кебек тарих кабатлануын телисеңме? Закон буенча ул төрмәдә утырырга тиеш, ә син аннан бары тик акча гына сорыйсың. Табып сөйләш, акча булуга ук хәбәр итерсез,- диеп хирург чыгып китте. Палатада тынлык урнашты. Бу минутта егетнең йөрәгендә әллә нинди тавыш: -Ришат, бар инде! Дилбәр өчен бит...-диеп ялына иде. Ришат башын күтәреп Дилбәргә карады. Аның күзләрендә өмет ялкыны күренә, әз генә булса да, бар бит ул! Юк, сүндермәячәк ул сөйгәненең өмет ялкынын! Хаксыз ул аны сүндерергә! Барачак, табачак ул егетне. Табачак... сөйгәне өчен! Менә Дилбәрне бәрдергән Русланның өе ишеге. Ришат звонокка басуга, ишекне яшь кенә кыз ачты. Хуҗалары өйдә икән, түргә узуны үтенде. Кыз кереп китте. Ришат бүлмәне күзе белән йөртеп чыкты. Барысы да кыйбатлы: зиннәтле вазалар, картиналар, бөтен дөньяда пыяла һәм көзге. Пыяла... -Сезгә нәрсә кирәк? Без танышмы?- диде кергән Руслан, Ришатны игътибар белән карап. -Юк таныш түгел. Минем исемем Ришат. Сез ике ай элек бер кызны бәрдердегез. Мин аның дусты. Өй хуҗасының дулкынланганы сизелде. –Кыз аңына килде... -Мин аның өчен шат! Сез шуны гына әйтергә килдегезме?- Руслан тупас күзләре белән, аптыраган йөз ясап, Ришатка карады. Ә Ришатның исә, әкренләп ачуы чыга башлады. - Дилбәргә яңа операция ясарга кирәк. Бик кыйбатлы операция. Һәм аны ясар өчен безгә акча кирәк.. -Әллә инде ул акчаны миннән сорамакчы буласыз? Мин сезгә бер тиен дә бирмәячәкмен! Йөрмәгез монда! Килмәгез! Ычкыныгыз!- диеп ачыргаланып кычкырды егет. Ришат чыгып китте, ул түбәнсенергә теләмәде. Берникадәр ара үткәч, аның артыннан урта яшьләрдәге апа куып җитте. -Кызга нәрсә булды? Аның хәле бик авырма? Аптырамагыз, мин...Русланның әнисе Фәния булам. Үпкәләмәгез минем улыма. Аны акча бозды. Минем ул җибәргән ялгышны төзәтәсем килә... -Андый ялгышларны төзәтеп булмый! Кайрыда да кадактан соң тишек эзе кала! -Беләм, тик минем ул кызга булышасым килә. Күпме акча кирәк?- Ришат ничек бар, барысын сөйләп бирде. Ханым егетнең сүзләрен ишеткәч, тизрәк банкка ашыкты. Егет шундук Назыймга акча табуын хәбәр итте. Шул ук көнне операцияга тотындылар. Операция алты сәгать дәвам итте. Шул вакыт эчендә Ришат үзенә урын таба алмады. Егетнең йөрәгендә ике ут яна иде. Берсе икенчесен барысы да яхшы узачагына ышандырды, ә икенчесе куркудан шашып дөрелдәде. Назыйм чыгып бар да әйбәт узуын, ике атнадан нәтиҗәсе билгеле булачагын әйтте. Бу вакытта да Ришат Дилбәрне ташламады. Гел кыз кырыенда булырга тырышты. Русланның әнисе-Фәния апа да килгән иде. Ул Дилбәрдән гафу үтенеп елады. Дилбәрнең хәлен белергә рөхсәт сорады. Дилбәр гафу итте, рөхсәт бирде, ярдәм иткәне өчен дә рәхмәт әйтте. -Нинди гүзәл кеше син, Дилбәр!- диде Ришат соклануын яшерә алмыйча. Зарыгып көткән, куркулы да, шатлыклы да көн җитте. Табип керде, шәфкать туташлары. Алар әкренләп яралар төзәлсен өчен дип куелган бинтларны сүттеләр. Ришат та, Назыйм да елмайды, тик Дилбәр генә утырган урыныннан селкенмәде, көзгегә дә бармады. -Көзгегә бармыйсыңмыни?- диде Ришат. Дилбәр "юк” диеп башын селкеде. Кәгазь битенә "куркам” дип язды. Шулчак Ришат үзе аны кулыннан тотып көзгегә таба алып барды. Дилбәр андагы сүрәтне күргәч, күзләре зур ачылды. Анда-коңгырт күзле, кызыл иренле, чип-чиста алсу битле кыз тора иде. Нәкъ элеккеге Дилбәр! Шундый... шундый матур! -Биттә әзрәк эзләр бар, тик алар бер никадәр вакыттан бетәчәк,- диде Назыйм. Дилбәр елмайды. Аның күзенә яшьләр килде. Ул Ришатны кочаклап алды, аннары ишек кырыенда торучы Назыйм абыйны да. Дилбәр Назыймның күзенә озак карап торды. Иреннәрен селкетеп берәр сүз булса да әйтергә тырышты. Ул башын иде. Яңадан күтәрелеп иреннәрен селкетеп карады һәм эчтән әллә нинди тонык, нечкә ярым ишетелә торган тавыш "Р-рәх-мәәтт!” диде. Шушы вакытта Ришат шатлыгыннан сөйгәненең иреннән үбеп алды. -Р-р-и-шатт!- диде кыз. -Дилбәр! Җаным! Син сөйләшәсең! Раббым, рәхмәт сиңа!- диде Ришат күккә карап.- Назыйм абый, бик зур рәхмәт сезгә! Без сезгә мәңгелек бурычлыбыз,- диде Ришат, хирургны кочаклап.- Миңа табип әгәр Дилбәрдә уңай шок булса, ул сөйләшәчәк, булмаса беркайчан да сөйләшмәячәк диде. Ә сез, сез тылсым ясадыгыз! Сез тылсымчы! -Мин-тылсымчы түгел. Мин – табип-хирург кына, үз эшемне эшләдем. Сезгә булыша алуыма мин бик шатмын. Ә хәзер сезне үзегезне генә калдырабыз. Сөйләшәсе сүзләрегез күп җыелгандыр... Дилбәрне ай ахырында гына больницадан чыгардылар. Больницадан чыккан көнне үк ул Ришат белән Казан елгасына киттеләр. -Беләсеңме, Ришат, бу авария миңа Ходайдан җәза булгандыр дип уйлыйм. Моңа кадәр мин үземне дөньядагы иң ямьсез, иң булмаган кыз дип атый идем, булганы белән канәгатьләнмәдем. Бер заман Ходай миннән аларны тартып алды. "Я, аларсыз яшәп кара”-диде ахрысы ул. Һәм шул вакытта мин үземнең яраланып, кискәләнеп, туралып беткән йөземне күргәч, үләрдәй булган идем. Ә менә операциядан соң, бинтларны салгач, палатада көзге каршында, мин үземне дөньядагы иң чибәр кызларның берсе икәнен аңладым. -Һәм моны аңлар өчен сиңа шуның кадәр сынаудан үтәргә туры килде,- авыр сулап әйтте Ришат.- Бүтән мондый хаталарны җибәрмәссең дип ышанасы килә. Дилбәр, мин сине шундый яратам! Һәм үземнән бүтән беркая да җибәрмәячәкмен!- диде Ришат сөйгәнен кочаклап. -Бергә гомергә!

Меню сайта

Календарь

«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0