I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Четверг, 28.03.2024, 19:15

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Габдулла Тукай иҗатына рус, шәрекъ әдәбиятының тәэсире | Регистрация | Вход

Кайбыч муниципаль районы М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Яковлева Еленаның иҗади эше

Фәнни җитәкче: Васильева Р.Н., югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшәү көче бөркеп, туң катлауларны эретеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигърияте тар, гади кысаларга сыймый, халкыбызның авыр үткәне белән саубуллашып, киләчәк өчен көрәшергә өйрәтә, шуңа чакыра. Әдәбият күгендә нибары 7-8 ел ялтырап, үз йолдызлыгын, шигъри мәктәбен булдырган остазның мирасы бай һәм күп тармаклы. Аның нечкә кыллы лирикасы, камчылы сатирасы, кинаяле юморы, тәнкыйди эшчәнлеге, үткен публицистикасы - һәммәсе игътибарга лаек. ХХ йөз башында балалар әдәбияты үсешен әдәби бәйләнешләрдән башка күз алдына китерү кыен. Әдәби бәйләнешләр балалар язучыларының милли тарлыктан чыгуына ярдәм итә. Башка халыкларның алдынгы әдәбиятында Г.Тукай да үзенең гуманистик идеалына якынлык таба. Ул кешелеклелек, гаделлек хисләрен чагылдыруда фольклор образларыннан, сюжетларыннан һәм Көнчыгышның гуманистик әдәбиятыннан аз өйрәнмәгән. 1912 елда гарәп әкияте "Кырык карак” буяулы рәсемнәр белән татарча басыла. "Серле лампа һәм Гали”, "Гарәп һәм елан” кебек гарәп әкиятләре тәрҗемә ителә. Төрек, кыргыз, казакъ халкы арасында йөри торган күп кенә гуманистик эчтәлекле сюжетлар татар әдәбияты хәзинәсенә керә. Шулай да ХХ йөз башында инде күбрәк Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятына йөз тотыла, әдәби юнәлешләр шул юнәлештә көчәя. Язучылар традицион әкиятләрне балалар өчен эшкәртү үрнәгендә рус әдәбиятыннан алалар. "Шүрәле” поэмасының беренче басмасына язган искәрмәсендә Габдулла Тукай мондый фикер әйтә: "Мин бу "Шүрәле” хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән яздым... Авыл җирендәге хыялый хикәяләрнең һәммәсен язып чыгу файдадан башка бернәрсә дә булмас зан идәрем”. Габдулла Тукай "Алтын әтәч”ен ─ Пушкиннан, "Япон хикәясе”н ─ В.П.Бурениннан, "Өч хакыйкать”ен ─ Майковтан, "Эш беткәч уйнарга ярый”ны К.Д.Ушинскийдан файдаланып иҗат иткән. Көнчыгыш әдәбияты тәэсире Тукайның башлангыч чор прозасында һәм публицистикасында да көчле. Теге яки бу фикерне раслау өчен, ул ислам мифологиясенә, Коръәнгә, пәйгамбәрләр тарихына мөрәҗәгать итә, гыйбрәтле хикәя-новелла рәвешендә язылган мисаллар китерә. Урта гасыр дидактик прозасының шартлы стиль һәм сюжет элементларын шактый күп куллана. Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы — нәзыйрә язуның классик үрнәге. Бу әсәрдә Тукай үзен татар әдәбиятында моңарчы тиңе булмаган сатира, юмор, ирония остасы итеп күрсәтте. Кисекбаш образын типиклаштыруда әкият һәм реалистик фантастика элементларыннан, Шәрык әдәбиятларындагыча, геройларның үз-үзләрен мактап фаш итүче монолог һәм диалоглардан, стильләштерү, пародия һәм нәзыйрә алымыннан оста файдаланды. Тукай - кыска гына вакыт эчендә шигъри осталык югарылыгына, сүз сәнгате серләрен ачуга ирешкән шагыйрьләрнең берсе. Аның поэзиясендә өч зур эстетик традиция, поэтик стихия бергә очрашты һәм кереште. Болар бик борынгыдан килә торган төрки поэзия, халык авыз иҗаты, рус һәм Көнбатыш поэзиясе традицияләреннән гыйбарәт булып, татар шагыйре иҗатында тирән, бай синтез тудырдылар һәм аның новаторлыгы, милли үзенчәлеге җитлегү өчен уңдырышлы җирлек тәшкил иттеләр. Көнчыгышның зур сәнгать һәм фикер традицияләренә нык бәйләнгән хәлдә, Тукай татар поэзиясен алдынгы дөнья эстетик хәрәкәтенә кушу юлын ачып җибәрә. Бу юлга чыкканда, барыннан да элек, рус классиклары тудырган мирас терәк булуын ул тирән итеп аңлый. Алардагы халыкчанлык, тормышчанлык, миллилек аның иҗатына юнәлеш биргән. Шуның белән бергә Тукай татар поэзиясенең халыкчан милли җирлеге халык әдәби иҗаты белән багланышы аша гына нык итеп салынырга мөмкин икәнлеген исбатлый алган. Тукай эшчәнлеге һәм традицияләре күп кенә төрки язучыларга чын халыкчан сәнгать тудыру үрнәге булып әверелә.

Меню сайта

Календарь

«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0