I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Пятница, 29.03.2024, 00:01

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | “ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ОБРАЗЫ СӘНГАТЬТӘ” | Регистрация | Вход

Саба муниципаль районы ,Шәмәрдән лицее 9 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Ландыш Хәлит кызы.

Исемнәре һәм иҗатлары үз халкының тарихыннан аерылгысыз кешеләр бар. Алар иҗат иткән җәүһәрләр балачактан ук кешенең күңеленә керә һәм бөтен гомере буена аның юлдашы була. Аларның мирасы бер милләт байлыгы булып кына калмый, бик күп халыкларнын, уртак хәзинәсенә әверелә. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай—әнә шундый классикларның берсе. Ул халкыбызның иҗат даһилыгын мәңгеләштереп калдырды, үз заманының иң зур һәм җитди мәсьәләләренә җавап бирде. Шагыйрь — кешеләр күңелендәге изге хисләрне уята торган нечкә күңелле лирик та, үзе яшәгән заманның иҗтимагый строен, андагы гаделсезлекләрне фаш итүче ачы телле сатирик та, мөһим политик һәм социаль күренешләргә карата әһәмиятле фикерләр әйтүче ялкынлы публицист та була. Ул әдәбиятка азатлык өчен көрәш җырчысы һәм халыкның бәхетле киләчәккә өметен чагылдыручы буларак керә, гомеренең соңгы минутына кадәр үз идеалларына турылыклы булып кала. "Уянгач беренче эшем”дигән мәкаләсендә, «Килер шундый заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле, дигән иде. — Әйе, шагыйрьнең бу фикерләре тормышка ашты. Тукай иҗатын өйрәнү-тикшерү хәзерге вакытта яңа баскычка күтәрелде. Бу өлкәдә әдәбият галимнәре, язучы һәм тәнкыйтьчеләр үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Мондый хезмәтләр киләчәктә дә язылыр, аның даһилыгы тирәнрәк ачыла барыр. Татар әдәбияты тарихында гаять зур урын тоткан бөек Тукай, заманнар узу бе­лән, үзе дә әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә килеп керде. Аның күркәм образы халык авыз иҗатында да чагылыш тапты. Тукай күп еллардан бирле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен яңа әсәрләр иҗат итүгә рухландыручы илһам чыганагы булып килә. Әдипләребез һәм шагыйрьләребез, художникларыбыз, композиторларыбызның бөек Тукайның күркәм образын чагылдырган берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләре дөнья күрде. Тукай образы язучыларны драма әсәрләре иҗат итүгә дә рухландырган. Бу юнәлештә эшләүчеләрдән беренче буларак, Ә. Фәйзи 1938 нче елда Тукайны дра­ма жанрында чагылдырды. Бу эштә дра­матург зур уңыш казана. Шул ук елда әлеге әсәр сәхнәдә дә уйнала. Аның театрларда куелуы халык өчен зур бәйрәм төсен ала. Сәхнәдә Тукай ролен башкаручыларның берсе — СССРның халык артисты Габдулла Шамуков булды. Ул, яшьтән үк Тукай образы белән хыялланып йөргәнгә күрә, чын образ тудыруга иреште.Шулай ук РСФСРның халык артисты Камал III һәм ТССРның атказанган артисты И. Гафуров та Тукай ролен гаять оста башкарды. Яшь буын вәкилләреннән ТССРның атказанган артисты, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Наил Дунаев һәм артист Илдус Әхмәтҗанов бу тради­цияне уңышлы дәвам иттерделәр. Драматургия өлкәсенә караган әсәрләрнең исемлеген тагында дәвам итеп булыр иде әле Р.Ишморатның”И мокатдәс моңлы сазым”, Т.Миңнуллинның "Без китәбез, сез каласыз”, И.Юзеевнең "Очты дөнья читлегеннән”, Ә.Гаффарның "Соңгы сәгать”, И.Нуруллин "Тукай Петербургта”драмалары һәм трагедияләрендә шагыйрь образын яңача сурәтләргә омтылыш көчле.Болар арасында Р.Батулланың "Сират күперендә”Тукайның соңгы айлары һәм көннәре сурәтләнә.Ул инде бу вакытка шәхес буларак та,шагыйрь буларак та формалашып җиткән, киң танылган. Талантлы һәм горур, туры сүзле, хәтта бәгырьсез дәрәҗәдә туры сүзле, үзенең җирдәге урынын яхшы аңлаган, дусларын яраткан, хатын-кызга кырысрак һәм беркадәр кыюсыз мөнәсәбәтле, киң карашлы, тирән белемле- әсәрдә Тукай шундый шәхес булып күз алдына баса. Сөекле шагыйребез әсәрләренә композиторларыбыз да еш мөрәҗәгать итә. Музыкада бу теманы үзенең «Тукай мар­шы» белән композитор Заһидулла Ярул­лин башлап җибәрде. Г. Тукай «Болгар» гостиницасында яшәгән чагында еш кына шундагы ресторанда оркестр уйнавын тыңлаган. Ә оркестрга Яруллин җитәкчелек иткән. Аның репертуарында Тукай бик яраткан «Тәфтиләү», «Әллүки» кебек көйләр дә булган. Шушы очрашуларда алар якыннан та­нышып, дуслашып калганнар. Ләкин озак та үтми шагыйрь вафат була Тукайның иҗатына зур хөрмәт йөзеннән 1914 нче елда 3. Яруллин «Тукай хатирәсе» дигән әсәр яза һәм аны, озак та үтмәстән, оркестр уйный башлый. Бераздан атаклы гармунчы Ф. Туишев та бу әсәрне үзенең репертуарына кертә һәм аны үзенең концертларында башкара. Ул әсәр халык күңеленә «Тукай маршы» булып кереп кала. Татарстанның халык артисты, композитор Н. Җиһанов «Кырлай», ә ТССРның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар­станның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор М. Мозаффаров «Тукай» дигән симфоник әсәрләр иҗат иттеләр. Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор Алмаз Монасыйпов «Тукай моңнары» циклын иҗат итте. Шагыйрьнең үз иҗатын музыкага салуда да композиторларыбыз зур уңыш казанды, Тукайның дистәләгән шигырьләренә көй язылды. Рәсем сәнгатендә Г. Тукай образын иҗат итүгә художниклар, скульпторлар да зур өлеш керттеләр. Тормышчан итеп сурәтләү өчен, художниклар, скульпторлар шагыйрь­нең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнәләр, әсәрләрен кат-кат укыйлар. Шул нигездә шагыйрь образын иҗат итәләр. Тукай образын гәүдәләндерүгә күп көч куйган өлкән буын рәссамнары белән бергә, яшьләр дә бу өлкәдә актив эшлиләр. Мәңге яшь Тукай hәp кешенең күңеленә якын. Аның самими җырлары еллар аша ишетелә. Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Тукай» картинасында чиста, матур өй тасвирланган. Чынаяклар куелган поднос, ашъяулыкка төрелгән ипи, катык савыты, түшәк-ястыклар, бәрәңгедән ясалган уенчыклар. Габдулла утырган сәке — болар барысы да ул яшәгән чор күренешләре. Картинада предметлар күп булса да, төп игътибарны бала фигурасы үзенә тарта. Художник моңа яктылыкны дөрес бирү аркылы ирешә. Габдулла тәрәзә янына утырган. Өстәвенә ул актан киенгән. Ә күзләре моңсу, еракка төбәлгән. Аларда моң да, сагыш та, сабырлык та чагыла. Кечкенә Габдулла, бәрәңгесе бераз суынуга, аны ашап алыр да, каршыбызга сикереп төшәр кебек. Ә менә авторның "Тукай Печән базарында” исемле картинасы сюжетындагы иллюстрациялелек, персонажларны сурәтләүдәге схемалылык композицион чишелешнең әдәби нигезгә корылган булуы белән үзенчәлекле. Бер заман бардым Печән базарына Шунда мин таптым азык язарыма. "Печән базары, яхут яңа Кисекбаш” поэмасы геройларын Г.Тукай турыдан-туры тормышта очраткан кебек, рәссам да, шагыйрь принцибына ияреп, үзенең картинасын шундый ук сюжетка кора һәм шушы ук әдәби әсәр геройларын җанландыра. Ишаннар, фанатик муллалар, йөрәкләрен май баскан сәүдәгәрләр, надан шәкертләр, һәрвакыт иснәнеп йөрүче җантимерләр...Әлеге типлар картинада шагыйрь билгеләгән мохитта сурәтләнә.Уртада- үз юлыннан тайпылмыйча атлаучы,бернинди эзәрлекләүләргә дә бирешмәүче туры Тукай.Кулына шагыйрь китабын тоткан яшь җилкенчәк Тукай идеяләрен киләчәккә илтүче символик герой буларак кабул ителә.Шул рәвешле рәссам темага эчке философик мәгънә бирүгә ирешкән. И.Әхмәдиевнең "Тәфтиләү”исемле картинасы да образлы чишелеш ягыннан шактый кызыклы. Биредә шул исемдәге әдәби әсәр уяткан эмоциональ уй-фикерләр шәрыкка хас нечкә декоративлык рәвешендә чагылыш тапкан. Шагыйрь образын сурәтләүдә автор контрастлыктан оста файдаланган. А.Абзгильдинның "Тукай һәм Шүрәле” дип исемләнгән әсәре дә безне үзенең гадәти булмаган колориты белән җәлеп итә.Биредә шагыйрь һәм "табигать иркәсе” серлелек белән тулы төнге пейзаж фонында сурәтләнә.Картинадагы җете зәңгәр төстә әллә нинди әкияти тирәнлек чалымлана. Атаклы Эль Греко персонажлары хәтергә килә. Геройның көчле кичерешләре йөзенә чыккан...Гомумән, гәүдәләнештәге киеренкелек образны философик һәм драматик яктан тагын да тирәнәйтә. Татарстанның халык художнигы Харис Якупов та 1946 нчы елда Тукай портретын ясый. Художник халык шагыйренең мәһабәт образын иҗат иткән. Тукайның күпне күрә торган күзләре ерак­ка төбәлгән. Шулай ук ул шагыйрьнең 100 еллыгына "Габдулла Тукайга истәлек”дип аталган рәсемен иҗат итә. Рәсем Мәскәүдә Россия, Бөтенсоюз һәм Сәнгать Академиясе күргәзмәләрендә күрсәтелә.Мондагы персонажлар көчле,таза рухлы итеп тасвирланган. Рәссамнар Р.Имашевның "Көзге җилләр”, Ш.Шәйдуллинның "Шагыйрь” дип исемләнгән композицияләрендә фон гына түгел, ә әдипнең буй-сыны көчле динамизм белән өртелгән. Киеренкелек белән тулы полотнаның һәрбер җебе "сулый” шикелле.Портретның икенчесендә образ төсләр балкышы, декоратив чишелеш аша бирелгән. "Көзге җилләр” исемле портретның киеренке композицион чишелеше,аерым алганда, көзге җилдә торган шагыйрьнең гәүдә тотышы, сурәтләнеше якынлашып килүче яңа үзгәрешләр давылын күрсәтүгә хезмәт иттерелә.  Көзге төн,ямьсез,караңгы...Өй түрендә җил җылый; Җил хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый. Бу портретлар галереясында Ф.Әминевның "докуметлаштырылган” портретлар традициясендә иҗат ителгән әсәре үзенчәлекле урын алып тора.Беренче карашка фотосурәтне хәтерләтүче әлеге портретта без шагыйрьнең тормыштагыча табигый торышын күрәбез.Җиңелчә якты бизәкле фон, әйтерсең, шагыйрьнең саф күңеленнән нурланган.Өстәлдәге ашъяулыкның җете төстәге бизәкләренә дә образны ачарга ярдәм итүче мәгънә -төсмерләр салынган. И.Хәлиулловның "Крестьяннар авыру Тукай янында” , В.Куделькинның "Тукай Кырлайда”исемле әсәрләрендә шагыйрь яшәгән заманның тулы бер панорамасы сурәтләнгән. Ә РСФСРның атказанган художнигы, Та­тарстанның Тукай исемендәге Дәү­ләт премиясе лауреаты скульптор Бакый Урманче тарафыннан эшләнгән мәрмәр бюстта шагыйрь шәхесендәге лирик башлангычны, "мөкадәс моң”ны бирергә омтылу күренә.Әсәр безне шул ягы белән җәлеп итә. Шагыйрьнең бераз гына иелгән башы аның халык гаме, үз милләтенең киләчәге турында туктаусыз уйланулар белән белән яшәвенә ишарәли. Гомумкешелек һәм милли сыйфатларны үзара органик рәвештә куша белү осталыгы әлеге әсәрне идея-эстетик кыйммәте ягыннан күренекле скульпура үрнәкләре рәтенә куя. "Тукай-халык шагыйре”...Үзенең бер композициясен В.Маликов әнә шулай атаган. Биредә автор туры Тукайны, аның карагруһчыларга, милли буржуазиягә каршы аяусыз көрәшүен ныграк басым ясап күрсәтергә тырышкан. Алтынсу агачтан эшләнгән бюстта исә (Н.Адылов) шагыйрь халык күңелендәге уй-гамьнәрне,моң-зарларны бик нечкәләп тоя алучы лирик буларак сынландыра Тукайга багышланган башка төр әсәрләр— агачка кисеп эшләнгән гравюра (Ф. С. Бы­ков эше), Г. В. Житковның «Тәрбияләргә кем ала?»  картинасын һәм шагыйрьнең ху­дожник Б. Альменов эшләгән портреты да зур уңыш казанды. Тукай халык өчен яшәде, аның бәхете, азатлыгы өчен көрәште, аның максаты туган илне хөр, азат, бәйсез итеп күрү иде. Ләкин шагыйрь андый көннәрнең килүен күрә алмады. Азатлык, бәхет килде. Ха­лык үзенең җырчысына мәңге онытылмаслык истәлек итеп һәйкәлләр куйды. Сөекле ша­гыйрьгә Казанда' гына түгел, аның туган авылы Кушлавычта,Тукай - Кырлайда, Әлмәттә дә һәйкәлләр куелган. Аларны Новоселов, Бакый Урманче, Садрый Ахун, Лев Кер­бель, Лев Писаревский кебек мәшһүр скульпторлар эшләгән. Садрый Ахун тарафыннан иҗат ителеп,1958 нче елда Казанда Тукай мәйданына куелган һәйкәлен күз алдына китерегез әле.Шагыйрнең киеренке йөз чалымнары безгә күп нәрсә турында сөйли. Кара материалдан эшләнгән постамент композициягә катгыйлык һәм шул ук вакытта бөеклек биреп тора.Һәйкәлнең классик стильдәге торышына тирәлек, аерым алганда, Тукай иҗатында бик еш телгә алынган Кабан күле дә җанлылык өсти. Бу һәйкәл янында ел саен сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне билгеләп үтелә.Мәдәнияне үстерүгә зур өлеш керткән язучыларыбызга,сәнгать әһелләренә иң зур бүләк Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге премиясе бирелә Якташыбыз сынчы Кадим Җәмитов та бу эштән читтә калмады.Ул Г.Тукайның иҗатын өйрәнеп, шагыйрьнең 120 еллык юбилеена мәктәбебезгә аның бюстын бүләк итте һәм Тукай почмагы булдырылды. Без монда төрле бәйрәмнәр, кичәләр оештырабыз, туган телебездә шигырьләр сөйлибез. Шагыйрь уйчан гына карап үз телегезне онытмагыз, милләтнең киләчәген саклагыз дип әйтә кебек. 1907 нче елда «Шүрәле» поэмасына бирелгән искәрмәсендә шагыйрь: «өмет юк тү­гел әле, ихтимал үз арабыздан оста рәссамнар чыгып, Шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир ителгән урманнарны — һәммәсен рәсемгә төшереп чыгарырлар»,— дигән иде. Аның әнә шул хыяллары тормышка ашты. Шагыйрьнең бик күп әсәрләренә художникларыбыз иллюстрацияләр ясадылар. Бу өлкәдә бигрәк тә ТССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, художник Б. Альменов, X. Казаков, Б. Урманче, Ф. Әминев h. б. зур эш башкардылар. Гомумән,шагыйрь мирасын үзләштерү рәссамнарыбызны чын мәгънәсендә халыкчан сәнгать белән өзлексез бәйләнештә яшәтә.Күп тармаклы татар сынлы сәнгате Тукай иҗаты аша халкыбызның рухи потенциалы , гасырлар буе туплана килгән эстетик һәм этик байлыгы тирәнлекләренә төшүен дәвам иттерә.  Һәр чор бөек язучыларны яңадан ача,аларның иҗатында яңадан-яңа бизәкләр таба.Бүгенге гүзәл эшләребез, казанышларыбыз яктылыгында караганда,Тукай безнең күз алдыбызга тагын да бөегрәк, тагын да мәһабәтрәк булып килеп баса. Шагыйрь бөтен күңеле белән азатлыкка омтылган, аның тантана итәчәген алдан күргән, үз халкының бәхетле киләчәгенә ышанган һәм менә шуларны үзенең әсәрләрендә гаҗәеп зур осталык белән чагылдырган. Тукайның шигырь һәм поэмалары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, бүген дә халык йөрәгенең "иң нечкә кылларын”тирбәтәләр. Тукай халык күңелендә, аның белән бергә яши, көрәшә, җиңә, алга бара. Г. Тукай дөньяда нибары 27 ел гына яши. Шул кыска гына гомерендә дә ул кайберәүләр 100 елда үтәп чыга алмаслык эш башкарырга өлгерә. Күрәсез, кеше аз гына вакыт эчендә дә гаять зур эш эшләргә, шул хезмәтләре белән халык күңеленә кереп калырга мөмкин. Тукай — әнә шундыйларның берсе. Шагыйрь бер дә шикләнмичә: «Халкым өчен яшәдем, аның белән бергә кайгырдым, яндым, аның бәхете өчен көрәштем»,— дияргә хаклы иде. Шуның өчен бөек Тукай безгә якын, сөекле, кадерле һәм һәрчак безнең күңел түребездә яши. Аның мөкатдәс образы сәнгатьнең төрле өлкәләрендә гәүдәләнеш тапты һәм халык мәхәббәтен яулады.

Меню сайта

Календарь

«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0