I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Пятница, 19.04.2024, 12:31

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Гыйләҗев Илнур | Регистрация | Вход

А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейның 5нче сыйныф укучысы  Гыйләҗев Илнур

Биккинина Динә Абдулла кызы

Кыш.
Салкын матур кыш көнендә
 Чыгабыз без урамга.
Чыктык әле бүген дә,
 Исебез китми буранга.
Барабыз ерак урманга
Биек таудан шуарга.
Сокланып карап торабыз
Матур төз агачларга.
Урман тулы бала-чага.
Кайсы кая ашыга.
Тукран да тукылдатып,
Баш очында утыра.
Чаңгы шуып, арып беткәч,
Чыгабыз кайтыр юлга.
Күңелләр шат, йөзләр көләч,
Атлыйбыз өйгә таба.
 
Бүләк.
Яңа ел төнендә Кыш бабай килде,
Энем белән миңа бүләк алып килде.
Энемә - самолет, үзе оча торган,
Миңа – зур китап, белем өсти торган.
 Энем самолетыннан аерылмый һич тә,
 Кулымнан китап төшми кышкы озын кичтә
 
Миңа әти туп алды.
Миңа әти алды туп – Дуслар җыелды бик күп.
Киттек шуннан урамга – Бергәләп туп уйнарга.
Уйнадык без бик кызып, Тузаннар торды тузып.
Хәлдән тайдык сикереп, Туп артыннан йөгереп.
Сикерә-сикерә тубыбыз Чыкты машина юлына.
Чак кына эләкми калдык Юл полициясе кулына.
 
Бал кортлары.
Язгы кояш җылыта
Безнең алма бакчасын.
Уяна бал кортлары
Ямьләндереп барчасын.
Дәү әтинең кортлары 
Безз-безз килеп очалар.
 Чәчәктән-чәчәккә кунып,
Татлы баллар җыялар.
Кайвакыт бал корлары
Мине чагып та алалар.
Эшсез йөрмә монда дип
Ачуланып та куялар.
Кышкы салкын кичләрдә
Чәй эчәрбез бал белән.
Искә алырбыз кортларны
Рәхмәт сүзләре белән.

Меню сайта

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0