I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Вторник, 23.04.2024, 10:31

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында пейзаж | Регистрация | Вход

Зеленодол муниципаль районы С.К.Гиматдинов исемендәге Осиново гимназиясе 8нче сыйныф укучысы Мухтарова Эльвира

Җитәкче: югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Заһитова Тәнзилә Заһретдин кызы

Фәнни хезмәтемне язучы Әхәт Гаффарның "Олуг Мөхәммәт”язмасыннан өзек белән башлыйсым килә.” Очсыз-кырыйсыз тарихыбыз гавамында халкыбызның иман Кәгъбәседәй ике олугыбыз булган инде: Мөхәммәт Пәйгамбәребез белән Олуг Мөхәммәт. Әлбәттә ,алар белән Мөхәммәт Мәһдиев арасы бик ерак. Шулай да ,шулай да...без үз заманыбызда бөтен халкыбызны мөкиббән иткән әлеге язучыбызны бүген дә, буласы көннәрдә дә кабат-кабат яд итәрбез әле. Ни өченме? Чөнки ул, чәчмә әсәрләрен яза башламас ук, әллә ниткән мәкаләләрендә үк без болгар-татарларның,безнең мәгърифәт әһелләребезнең кемнәр икәнен, халкыбызның гаять укымышлы икәнлеген тора-тора яза иде. Әгәр дә ул бер генә әдәби әсәр – хикәядер, повестьтыр, романдыр, пьесадыр иҗат итмичә,фәкать сискәндереп-сискәндереп җибәрә торган мәкаләләрен генә язып калдырган булса да, үзен татар халкына мәңгелек хәтер рәвешендә белдергән җәүһәр затларның берсе рәвешендә таныткан булыр идедер!”-дип яза ул "Мәгърифәт”газетасының 15нче февраль санында.1996нчы ел. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыганда шуңа игътибар итәсең : ул тормыш авырлыкларын бик күп кичерсә дә, күңел матурлыгын, юмор хисен югалтмаган. Бу дөньяның гаделсезлеге аны сындыра алмаган. Әдип гаять тирән дәрәҗәдә кеше күңеленең нечкәлекләрен аңлый, күрә һәм шуны укучыга җиткерә белә. Аның әсәрләрен укыганда минем кешеләргә карата чиксез ярату, үз итү, һәр кешенең үзенә генә хас кызыклы сыйфатларын күрә белүгә күзем ачылды. Үзен рәнҗетүләргә, кимсетүләргә карамыйча, беркемгә дә үчле булмыйча, ачу сакламыйча һәр нәрсәдә матурлык күреп, шуны укучының күңеленә сала белгәнгәдер, аның һәр әсәре йөрәккә рәхәтлек бирә. Укыган саен укыйсы, укыйсы килә.Аннан аерылсаң дөньяның яме бетәр кебек. Табигать күренешләрен аның кебек кыска һәм оста тасвирлаучы бик сирәктер ул. Татарстан халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев бу фани дөньядан бөтенләйгә китсә дә, күп санлы роман, повестьлары, хикәя- мәкаләләре, 35фәнни хезмәтнең авторы буларак хәтерләребездә гомер буе сакланыр. Ул әдәбиятның бөтен нечкәлекләрен белеп эш итүче, сизгер, кыю тәнкыйтьче һәм шушы өлкәгә кергән хезмәтләр авторы. Төп өлеш. Мөхәммәт Мәһдиев искиткеч үзенчәлекле әдип, мин аның иҗатын аеруча бер хөрмәт, чын ярату белән өйрәнәм. Бу хезмәтемдә яраткан язучым әсәрләрендә пейзаж -табигать һәм кеше күңеленең бердәмлеге хакында язарга уйладым. Язучы табигатьне үз күңеле аша үткәреп, үзе ничек кабул ит, шулай сурәтли. Ә әдәби геройлар шул табигать тасвиры нәтиҗәсендә ачыла. Әдәби әсәрләрдә тасвирлау формалары бик күп. Пейзаж шуның бер төре булып тора, һәм әсәрдә ул тирән мәгънә эчтәлегенә ия. Әсәрләрендә Мөхәммәт Мәһдиев туган авылы, андагы кадерле авылдашлары хакында шул кадәр җан җылысы белән, өзелеп сагыну хисләрен табигать күренешләре аша бәйләп бирә.Әйтерсең табигать үзе дә сагына бу авылдашларны. Безнең йөрәккә әнә шуңа бик көчле тәэсир итә ул сагыну хисе. Язучы гаҗәеп зур осталык белән шуны укучыга җиткерә белгәне өчен дә аеруча яратып укыйбыз без аның иҗатын. Менә М.Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә” повесте. "Безнең халыкның бөтен рухи дөньясы урман белән бәйле." Чыннан да, язучының әсәрләрен укыганда мин үземне бөтен яктан урман белән чорналгандай тойдым. Билгеле, урман белән чорнап алынуның уңай яклары бик күп, ләкин куркынычлар да һәр адымда сагалап тора биредә яшәүче кешеләрне. "Безнең урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге яңгыр яуганда керегез. Керегез...Вак кына аланнарда икешәр, өчәр булып моңаеп утырган печән кибәннәре. Аларны киртә белән әйләндереп алганнар, ул киртәләрнең кайрысын пошилар килеп каезлаган. Карт юкәләр вак яңгыр тамчыларын өсләренә җыеп акрын гына шыбырдашып утыралар, әле яфрак бар- әмма инде соңгы атналар. Каен инде саргаеп яфрак коя, яфрагын койган каен чыбыклары күксел шәмәхә слива төсенә керә бара, бу вакытта авыл халкы аларны җыеп ындыр табагы, урам себерер өчен себерке ясый. Юеш киртәле печән кибәннәре җиләк исе, шипр исе бәреп торган коры ылыс түшәлгән чыршы төпләре- барысы да калыгып, көзне көтеп уйга калган. Шулар янында көз килгәнне тыңлап тору рәхәт тә агышлы да... Киләсе елда да шулай күрешә алырбызмы? Без исән булырбызмы? "Ничек оста итеп көз килгәнне тыңлый Мөхәммәт ага, урман өчен борчыла. Утынга кисеп юкка чыгармаслармы икән сезне дип эндәшә ул агачларга. Урмандагы пошилар,төлкеләр өчен дә бик кайгырта ул, сак булсыннар,аучы килгәнне сизми калмасыннар! –дип кисәтә. Бу юлларны укып, Мөхәммәт Мәһдиевнең никадәр нечкә күңелле, кайгыртучан, дөньядагы барлык җан иясенә карата изгелек кенә теләвен күрәбез. "Вак яңгыр сибәли дә сибәли, ә йөрәккә рәхәт –кан саф, күңел саф. Кычкырып бер җырлыйсы, шушы гүзәл саф мәһабәтлеккә гимн җырлыйсы килә: Кара урманнарның уртасында Төлке уйный торган орлар бар... Әмма моңа Рәшит Ваһапов моңы кирәк. Рәшит Ваһапов исә, безнең урмандагы бик күп агачлар һәм киек кошлар кебек , бу дөньядан инде китеп барды...” Әнә шулай үзәкне өзеп ала торган итеп яза талант иясе. Күргәнебезчә, кешеләр һәм табигать язмышы охшаш, алар бергә үрелеп бара. Бер-берсеннән аерып карап та булмый. М.Мәһдиев әсәрләрен укыганда тагын шуңа аеруча игътибар иттем, авыл кешесе өчен кайсы эшне кайчан, ничек эшләргә кирәген өйрәткән энциклопедия шикелле тоелды алар миңа. Мөхәммәд аганың, аның гаиләсендәгеләрнең күңел матурлыгын менә бу өзектән еруча ачык күрәсең: "Укучы! Әгәр син июнь аенда безнең авылдан узсаң – безнең бакчага кереп чык. Анда син сап- сары кыңгырауларга төренгән карт акацияләрне, томалып-томалып чәчәк аткан канәфер агачларын күреп рухыңа рәхәт алырсың. Әгәр июль башында узсаң –барыбер безнең бакчага кер: чәчәк диңгезен күрерсең. Анда алабай чәчәге, алма үләне, сандугач тәпие , баллы куәт гөрләп утыра. Бакча өстендә баллы һава катламы. Рәшәткә кырыйларында гөләп агачлары” Менә без матурмы?”дигән сыман, роза чәчәкләренә бизәнеп, хуш ис бөркеп утыралар. Ә август башында бакчаның бер куены кып-кызыл була: монысы кура җиләге. Бу агачларның барысы да уналтынчы елда утыртылган. Инде җәй килә, җәйнең теләсә кайсы көнендә безнең бакчаны күреп чык: анда мәһабәт тавыш белән дүрт тополь шаулый. Аларның шавы тузган, арыган ми күзәнәкләренә ял бирә, кан юлларын иркенәйтә...” Нигә инде әти аларны тугыз –ун төп утыртмады икән? - дип йөрәкне чеметеп ала язучы, чыннан да сискәнеп киттем мин, шушы чәчәк диңгезенә гашыйк булган күңелне уйланырды да, моңландырды да бу сорау. Ә бит һәр нәрсәнең чамасы бар, ун елга алдан кайгыртып агач утырткан, йөз елга алдан кайгыртып кеше тәрбияләгән. Әти әнә шул хакыйкатьне белгәндер шул, белгәндер. Язучы, иҗат кешесе бигрәк нечкә күңелле инде, бу китапны язып бетергән көннәрдә ул авылына кайта, ничек матур итеп күрә ул авылны: "Җәй иде,тук арыш башагы, бәрәңге чәчәге, урманнан алып кайтып капка төпләренә кибәргә тараткан кырлык үләне исе килеп торган җәй иде. Кайттым, күңел нечкәрде,”-ди ул. Табигатьнең һәр фасылын гүзәл итеп сурәтләсә дә көзгә аеруча гашыйк Мөхәммәд Мәһдиев:.”Август ахырына басулар саргайды, зәп-зәңгәр күк гөмбәзе астындагы кырлар,ындырлар алтын сары көлтә, салам чүмәләсе, эскертләр, кибәннәр белән тулды. Менә бер Шагыйрьләр язгы иртәләр, җәйге зәңгәр кичләр турында язарга яраталар. Һәркемнең үз вакыты,үз мәхәббәте була. Миңа нигәдер көз кадерлерәк. Мин көз көне үләрмен кебек...-дип яза әдип "Торналар төшкән җирдә”повестенда. "Көзен аяз кичләрдә ай моңсу була. Сентябрь ахырындамы икән- ай кып-кызыл табак булып кичен күтәрелә, күтәрелгән саен яктыра, яшькелтләнә бара. Агачлар яфрак койганда кичләрен җил чыгып дулап, каралты саен бәйләнеп йөри, агачлы хуҗалыкларда озаккарак туктап кала. Көз –сагышлы да, моңлы да...”Авыл көзен ул һәрвакыт нәрсәдәндер, кемнәндер аерылу, мәңгегә аерылуны тукып торгандай хәтерли.Тик шулай да минем өчен җилле көзге кич, иңрәгән агачлар,газап белән күтәрелгән кызыл ай кадерлерәк, якынрак. Чөнки көзге кич ул алдамый,- ди Мөхәммәт ага. "Менә беркөнне көз үзе килеп җитте. Таңда авыр гына кырау төште. Бераздан ялт итеп кояш чыкты да үзе югында җирдә ниләр булганын күреп туктап калды. Бәрәңгене генә харап иткән бит бу кырау! Тизрәк, тизрәк җылытырга, эретергә кирәк аны! Һәм кояш нурларын көчәйтте. Ләкин ул соңга калган иде инде. Кешеләр йокыдан торганда бәрәңге сабаклары инде язмышка риза булып башларын игәннәр, кичәге яшеллекнең инде заты да калмаган, карачкыл-чия төс кергән иде. Кырау көйдергән бәрәңге сабагы исе дөньяны баскан, ул ис көзендә бер генә иртәдә була. Шәһәр кешесенең борынына ул ис кагылмый, әмма авылда туып, авылда үскән кеше өчен көз хәбәрчесе ул. Шул көнне урман төрле төскә кереп чуарлана башлый, каен сап-сары,миләш кып-кызыл, усак-кап-кара була, шул көнне һавада пәрәвез оча башлый, шул көнне көньякка таба торналар кузгала. Зәңгәр күкнең гөмбәзендә-бик биектә аларның тылсымлы әкияттәге кошлардай сихри тавышлары авыл өстенә ишетелә.Кырау көйдергән бәрәңге басуларын, юантык кибәннәрне, майлы таба исе катыш төтенләп утырган морҗаларны, киртә буена арканланган ялкау, йокымсыраган бозауларны, су буендагы кара мунчаларны, коточкыч биеклектән карап торналар китә. Кая баралар? Кемнәр кулына? ... Торыл-л-лыйк! Торыл-л-лыйк! Шул тавышка кушылып аваз бирәсе, кызгылт-чуар урман буена барып карт миләш төбенә гөрселдәп егыласы һәм озак итеп үксеп –үксеп елыйсы килә”. Минем бу юлларны укыганда, чыннан да, елыйсым килде. Урыны белән һич хәтердән китмәслек итеп җылы юмор белән, урыны белән үзәкләрне өзеп ала торган лирик чигенешләре, гади кешенең башына да килмәстәй фикер йомгаклары кулланып иҗат итүче Мөхәммәт Мәһдиевнең бүген безнең арада булмавына әрнеп, сабыр гына елыйсым килде. Тик Аллаһ Тәгаләязганнан узып булмый, килешергә туры килә. Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев -1990 нчы елда Габдулла Тукай исемендәге премиягә "Кеше китә-җыры кала”,”Торналар төшкән җирдә”,”Бәхилләшү” повестьлары өчен лаек булды. "Ярый әле бу дөньяда шундый март күге бар, ярый әле шундый иксез- чиксез кар диңгезе бар, ярый әле һәр елны шаулап килә торган яз бар...” -ди язучы. Мин дә алдагы көннәргә өмет белән карап, ярый әле Мөхәммәт Мәһдиев кебек талант иясе һәм аның безгә калдырган иҗат мирасы бар дим. Мөхәммәт Мәһдиев беркемгә дә охшамаган һәм охшарга тырышып язмый торган язучы. Ул бу турыда "Ачы тәҗрибә” әсәрендә яза: "Минем язучы булып китүемә бер генә өлкән иптәш тә практик ярдәм итмәде. Минем шагыйрьләр кебек, итәгенә ябышып йөри торган кумирым юк иде. Ул яктан ятим булдым. Кыскасы, мин бернинди сакчысыз, ялангач аркалы, шыксыз үрдәк баласы, яки ак карга булып йөрдем. Бу хәл минем гомерем буена китте һәм мин моңа ияләнеп куйдым. Хәзер олыгайгач, инде бу халәтне яратам да. Миңа бүтән төрле әдәби язмыш кирәк түгел.” Чыннан да, олы зат үз көченә ышанып, бөтен кыенлыкларны, утны-суны кичкән шәхес әнә шундый була ул. Ул Тукай кебек туры сүзе, йөрәкләргә үтеп кереп бәгырьләрне айкап ала торган әсәрләре белән күңел түрләрендә безгә маяк булып яшәр. Шушы хезмәтемдә мин Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатында пейзаж хакында гына язарга тиеш булсам да, аны артык яратудан, хөрмәт итүдән булса кирәк, язучыга карата хисләремне дә белдерергә теләдем. Мөхәммәт ага үзенең көз айларын бик яратуын, тик көз ае аңа нәрсәдәндер аерылуны сиздерүен язса да, бу дөньядан нәкъ җәй уртасында июнь аенда китеп бара. Бөтен җир шау чәчәктә чакта, матур, бик матур чакта.Үзе дә гомеренең көзенә дә кермәгән килеш, матур чагында үзәкләрне өзеп китеп барды. Әдәби әсәрләрендә үзәкләрне өзеп алган кебек... Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: М.Мәһдиев иҗатын өйрәнгәндә мин үзем өчен искиткеч матур дөнья ачкандай булдым, яшәү мәгънәсе кешелекле, әхлаклы булып кала белүдә икәнлегенә төшендем. Кеше белән табигатьнең үзара бик тыгыз бәйләнгәнлеген тойдым.

Меню сайта

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0