I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Понедельник, 17.12.2018, 14:44

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Скворцова Юлия | Регистрация | Вход

Тукай минем күңелдә
 
Тукай әкиятләре белән
Ачылган минем телем,
Бәләкәйдән җырлап үстем
 Шагыйрьнең "Туган тел”ен.
Ырым буйларына төшеп
Су анасын күзләдем.
Су өстендәге басмадан
Алтын тарак эзләдем.
Җен-пәриләр,шүрәлеләр
 Куркытсалар да кайчак,
Юклыгын бу явызларның
Аңладым шигырен ятлап.
Ятимлектән бөеклеккә
Булса да ара ерак.
 Һичкайчан мескенләнмәгән,
Булмаган Тукай елак.
Юл күрсәткән адашканга,
 Динле иткән динсезне
Рухландырган үлеп барган
"Мескен” милләтебезне.

Меню сайта

Календарь

«  Декабрь 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0