Тугъры Тукай
Нәкъ гасыр башында яшәгән Тукай ага,
Ул иҗат иткән җырлардан ургылып татлы моң ага.
Аларны укып, әткәм, әнкәм хозурланган,
Һәр татар улын, кызын моңы белән рухландырган.
Каләмендә ярылып ята милләтебезнең хәле,
Кулга-кул тотынышып көрәшергә өндәде.
Ул күрсәткән бердәнбер дөрес юл – иттифакъ,
Габдулла Тукайның әйткән һәр сүзе дә хак!