I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Суббота, 20.04.2024, 00:18

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Арча районы Апаз урта мәктәбенең Галиева Энҗенең иҗат эшләре | Регистрация | Вход

Төш һәм өн
Ул бүген тагын төн уртасында уянып китте һәм озак кына йоклый алмый ятты. Шул ук төш. Инде ничә айлар аның тынычлыгын алган, уйларга салган, йокысын качырган төш. Акрын гына , гел бертөсле барган тормышына әллә үзгәреш кертергә телиме? Йоклый алмыйча, төшен кабат исенә төшереп ятты ул. Ни өчен бу апа аның төшләренә еш керә? Ягымлы, чибәр, тик ни өчендер моңсу. Уйчан күзләре аңа төбәләләр дә, нидер әйтергә телиләр. Ни өчен аларда кайчак яшь бөртекләре ялтырый? Тик алар бит аңа үз итеп карыйлар. Ягымлы карашның нинди икәнен белә ул. Тәрбияче Таня апа аның иңнәреннән кочып ала да : " Синең бәхетең алда әле , балам”,-дип юата. "Балам” дигән сүз ничек тансык аңа. "Кызым” сүзен ишетергә теләп, ана назы турында хыялланып балачагы үтеп бара бит инде. Ятимнәр йортында начар түгел аңа. Дуслары да күп, яраталар да. Тик һәр баланың үз гаиләсе, әти-әнисе булырга тиеш бит. Үсә барган саен бу уйлар күбрәк борчый аны. "Әнием” дип дәшәр кешең булу- зур бәхеттер ул. Әниләренә сыенып, бәхетле елмайган балаларны күреп йөрәге әрни шул. Ә бүген капкага сөялеп торган хатынга аеруча аеруча игътибар итте ул. Бу араларда ешайды ул монда. Читтән генә балаларны күзәтә, кемнедер эзли, тик беркемне дә чакырмый, сөйләшми. Тукта! Аның төшләренә кергән апа бит бу. Күз карашыннан таныды ул аны. Моңсу күзләреннән. Төш һәм өн. Ә ни өчен ул аның төшләренә керә? Нигә дәшми? Бик якын кешесе кебек тә. Күпме сорау... Юкка түгел шул. Әнисе бит ул аның, тик ул белми генә. Ә апа көн дә килеп читтән генә аны күзәтә, кочагына алып "кызым” дип әйтү турында хыяллана, яшьлек хаталары өчен үкенә, тик кыюлыгы җитми. Тизрәк дәшсен иде. Күпме көтә бит ул әниле булуны. Күпме көтте.
Матурлык бит һәр адымда
Хыялый диләр мине. Чыннан да, үзем дә килешәм. Хыял диңгезләрендә йөзәргә, уйланырга яратам. Юк кына әйберләргә дә игътибар итеп, матурлыгын күреп сокланам. Шигырьләр укырга яратам. Бигрәк тә мәхәббәт турындагыларын. Менә бүген дә шигъри юлларга тукталдым.
Кичен күзен йомып, иртән керфекләрен
Ача торган , серле чәчәгем.
Кабат-кабат бу юлларны укыйм. Кинәт берничә ел элек булган бер вакыйга искә төште. Арча районының иң төньягында урнашкан бик кечкенә генә авылында яшим мин. 4-5 чакрым безнең тирәдә авыллар юк. Тирә-якта болын, агачлар...Өй артына чыксаң , урман. Тәпи баскан көннән башлап, мин табигать кочагында, урманда үстем дисәм дә ялгыш булмас (Ә бит минем классташларымның күбесенең , авылда яшәп тә , урманны күргәннәре юк) Җәйге гүзәллек , яшеллек, чәчәкләр... сөйләп бетергесез. Г. Тукай шигырьләрендәгечә:
 Авылымны һич онытмам, һәр ягы урман иде,
 Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдәй юрган иде...
Авылыбыз кечкенә булганлыктан, җәй көннәрендә атналар буе көтү көтәргә туры килә бездә(терлекне күп асрыйбыз) . Иртән көтүгә чыккач, болындагы искиткеч матур чәчәкләргә игьтибар иттем. Алар бик күп, гүя аларны чәчеп үстергәннәр. Ә кичен кайткан чакта, кабат ул урыннан үткәндә шаккаттым: чәчәкләрнең берсе дә юк. Я ходам, хайваннар барысын да ашап бетерде микәнни? Мин бик аптырадым, ник берсе булсын. Иртән тагын көтүгә чыктык. Ни гаҗәп: болын кабат шул чәчәкләр белән тулган, шундый ук гүзәллек.
Кичен чәчәкләр кабат юкка чыкканнар.Ничек аңламаганмын : чәчәкләрем бит кичен йомылалар икән. Шигырь юлларын кабат-кабат укыйм. Менә шагыйрь кайдан алган икән бит бу юлларны.Ул бит шуны күргән һәм ничек оста сурәтләгән.
Кичен күзен йомып, иртән керфекләрен
Ача торган , серле чәчәгем.
Матурлык һәр адымда. Аны бары күңел күзе белән генә күрергә кирәктер. Тик бүген күпләребезгә ул җитми. Кызганыч...
 Беренче кар
Ай-яй , озак көттерде быел беренче кар! Көннәр суытса да яварга ашыкмады.Беренче сүзе үк ничек яңгырый бит!Беренче класс, беренче укытучы, беренче хисләр һәм шулай ук беренче кар. Һәм , ниһаять, бүген яуды ул.Ап-ак кар бөртекләре аз гына вакыт эчендә бөтен дөньны аклыкка күмде.Көздән соң бушап калган басу-кырларга, урамнарга шатлык-җылылык алып килде .Күңелемнән генә шигъри юлларны кабатлыйм: Ак чәчәкләр ява, дөнья матур, Шундый матур булып тоела. Күге зәңгәр,гүя йолдызлары Ак кар булып җиргә коела. Искиткеч юллар! Менә кайчан туа икән шигырь. Ә кар ява да ява.Аклык,сафлык.Учларыма кар бөртекләрен җыйныйм.Тик алар бик тиз эреп юкка чыгалар. Беренче кар яуган көн аеруча кечкенә балалар өчен кызык.Әнә, күрше малайлары үзләренең зур чаналарын өстерәп урамга чыгып киләләр.Тик кар күз алдында эреп юкка чыгып бара.Ләкин алар күңелсезләнмиләр: шул пычрак кар суында булса да батып, күңел ачып кайталар.Ә мин читтән генә алардан бераз көнләшеп тә куйдым. Кинәт ява башлаган кар кинәт туктады да.Ләкин бу кыш якынлашуын искәртә иде.Димәк, тиздән ап-ак кар өстеннән атлап йөриячәкбез.Озак көтәсе калмады...

Меню сайта

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0