I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Пятница, 26.04.2024, 01:30

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | ТУКАЙ ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ ГЕОГРАФИК АТАМАЛАР | Регистрация | Вход

Түбән Кама муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы гомуми урта белеем бирү мәктәбе» Кыяметдинова Диләрә

Гыйльметдинова Гүзәлия Мисбах кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX йөз дә "узган гасыр” булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, "безнең гасырда” калалар. Тукайга, аның әсәрләрен тикшерүгә багышланган әдәбият бик бай. Бу өлкәдә И. Нуруллин, Ф. Ибраһимова, Ә. Әлиева, Р. Гайнанов, Л. Гайнанова, Р. Башкуров, Р. Нәфыйгов һәм башка бик күп язучылар, тәнкыйтьчеләр эшләделәр һәм эшлиләр. Тукайның шигырьләрен укыган саен бер яңалык ачасың, әсәрләрендә халык өчен актуаль мәсьәләләр күтәрелүенә игътибар итәсең. Шагыйрьнең инде 1905 нче елда ук унлап әсәре дөнья күрә. Аларны укып чыккач, яшь авторны җәмгыятьтә бара торган хәл-әхвәлләр кызыксындыруын күрәсең. Бу яшьтәге егет сөю, мәхәббәт, чибәр кызлар турында язса да урынлы булыр иде. Ләкин Тукай каләмен башка нәрсәләр хәрәкәткә китерә. Шигырьләрен укыган саен аның талантына, һәр сүзне урынлы куллануына гаҗәпләнәсең һәм яңа Тукайны ачасың. Мин Тукай шигырьләрендә кулланылган урын, җир атамаларына, ягъни географик атамаларга игътибар иттем һәм аларны язучының ни өчен куллануын тикшерергә булдым. Шагыйрьнең 40 шигырендә географик атамалар таптым. Тукай бер генә атаманы да урынсыз кулланмаган. Сәламәтлеккә туймау, матди яктан шактый кысынкылыкта яшәү күңеле белән әллә кайларга ашкынган Габдуллага сәяхәт кылырга да ирек бирмәгән. Ләкин шуңа да карамастан шагыйрь географияне, шул урыннарда булган тарихи вакыйгаларны яхшы белгән һәм шигырьләрендә күрсәтә алган.
Мин бу шигырьләрне тагын менә мондый өч төркемгә бүлдем:
 1) Казан, татар дөньясы белән бәйле атамалар.
2) Русия белән бәйле атамалар.
 3) Чит илләр белән бәйле атамалар.
Билгеле, бу атамаларның һәркайсы татар милләте язмышы белән бәйләнгән. "Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре” (1907) исемле шигырь халыкның муллага мөнәсәбәтен ачык чагылдыра. Муллалар, иң элек, гыйлем ияләре. Ә Бохарада укып кайтканнары бигрәк тә гыйлемле булган. Әлли-бәлли итәр бу, Бохарага китәр бу, Бохарадан кайткачтын, Мулла булып җитәр бу, - дип язган Тукай да. 1907 нче елда язылган "Пар ат” шигыре Габдулла Тукайның Казанга килү хыялларын чагылдыра. Шигырь "Лермонтовның "Тройка” шигырен уку тәэсиреннән”, - дигән искәрмә белән басылган. Моны шигырьнең беренче юлыннан ук күрәбез: Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Тукай Казанга зур өметләр баглый һәм хыялындагы хисләрен шигырь юлларына сала. Менә бервакыт кучерның: "Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!” – дигән тавышы яңгырап китә. Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна: "Әйдә чап, күчер, Казанга! Атларың ку: на! на! на!” Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан: И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! Шигырь Тукайның Җаектан Казанга чыгып китәреннән 5 ай элек язылган. Тик аның гомеренең соңгы көннәрендә язган шигырендә бөтенләй капма-каршы Казанны күрәбез. Ут, төтен, фабрика – завод берлә кайный Казан; Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан. ("Казан”, 1913) Тукай бар нәрсәдән хәбәрдәр кеше булган һәм Казанга, туган җиргә багышланган шигырьләрдә урын, җир атамаларын урынлы кулланганын без ачык күрәбез. "Туган җиремә” шигырендәге бу юлларга шагыйрьнең туган ягына булган ярату хисләре сыеп беткән бит. Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин, И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин. "Казан вә Казан арты” шигырендәге географик атамаларга игътибар итик әле. Шигырь Казанга мәдхия җырлау белән башланып китә һәм аның бөтен як өчен үрнәк булып торучы булуына ишарә итә: Нур ала синнән бөтен як: Чистополь, Спас, Тәтеш, Һәм Чабаксарга, Мамадышларга Чар, Малмыж катыш. Ләкин үз туган җиренең ярлылыгына, караңгылыгына йөрәге әрнегән шагыйрь менә бу юлларга нинди олы мәгънә сала: Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара: Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара. Тукайның күңеленә Казан арты бик якын һәм ул атаманы "Шүрәле” әкиятендә дә куллана: Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр; "Кырлай Тукайны үстергән. Тукай шуңа рәхмәт рәвешендә, шагыйрь булгач, Кырлайны үзенең әсәрләрендә мәңгеләштергән,” - дип яза Сибгат Хәким. Казан шәһәре искә алынган шигырьләрендә шагыйрь Кабан күле атамасын да еш атый. Тукай Казанда "Болгар” номерының Кабан күленә таба карап торган 40 нчы бүлмәсендә бик озак яши һәм шагыйрь бу атаманы кулланмый кала алмый, билгеле. Кай заманда, кайсы телдә булса да мәшһүр Казан, Искә керми калмый һич тә шундагы бер күл – Кабан. ("Казан вә Кабан арты”, 1912) Бер очын учлап, Кабанга чумды ул, Туп-туры шуннан коега тотты юл. ("Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш”, 1908) "Суык” (1913) шигырендә шагыйрь январь суыгы турында, Казанның төрле кәсеп кешеләренең суыкка мөнәсәбәтләре турында язса да, аларның шул суыкта үзләрен ничек тотуларына бәйле картиналар иҗтимагый тормышны күз алдына китерәләр. Һәм моңа инде географик атамалар да ярдәм итә. Байлар кигән тиен толып, төлке толып, Үз фикеренчә, Печән базар күрке булып; Суык инде; Кабан күле чынлап катты; Юргаларга башлар инде байлар аты; "Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш”, "Милли моңнар”, "Мәҗрух указ”, "Ник?Нигә?”, "Шигъриять һәм нәсер” шигырьләрендә дә без татар дөньясы белән бәйле урын, җир атамалары белән очрашабыз. "Милли моңнар” шигырендә Болгар һәм Агыйдел буйларына таралган милли хисләр турында сүз барса, "Мәҗрух указ” ("Җәрәхәтләнгән указ”) шигырендә "Дәваларга Өфе якка юнәлдем” дигән юллар указын саклап калу өчен Уфага Духовное собраниегә баручыга ишарә булып тора. Тукай туган милләтенә зур өметләр баглый. "Дусларга бер сүз” шигырендә дә, милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, "егъла-тора” алга таба атлыйк дип өнди. Моның өчен безнең мәнфәгатьләрне кайгыртучы депутатлар сайлап Петербургка җибәрү, башкалада "кирәкләрне сорау” кирәк ди. Һәр милләтләр максудларын хасил итә, Депутатлар ясап, Петербургка китә; ("Дусларга бер сүз”, 1907) Тукай курыкмыйча өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны тәнкыйтьли һәм чагыштыру өчен урын, җир атамаларын куллана. Боларның һәрбере Каф яки Кавказ таулары микъдар; Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай бабай! ("Сорыкортларга”, 1906) Тукай 1907нче елның май аенда "Китмибез” исемле шигырен яза. Дәүләт думасының 1907 ел май аенда булган унбишенче мәҗлесендә Уфа губернасыннан сайланып килгән депутат мөгаллим Кәлимулла Хәсәнов мөселман мәктәпләренең хәле начарлыгыннан, хөкүмәтнең моңа бер чара да күрмәвеннән зарланып сөйли. Суллар кул чабалар, ә уңнар урыннарыннан сикереп торып, йодрыкларын төйнәп, ораторга ташланалар һәм: "Төркиягә китегез” – дип кычкыралар. "Китмибез” шигыре шул уңай белән иҗат ителгән. Революцион-демократик позициягә юл тотучы Тукай патша Россиясендәге иҗтимагый строй белән килешеп яшәү яклы түгел: Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт – хөр Русия! Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ! ("Китмибез”, 1907) Һәркем үз туган җирендә бәхетле тормыш төзергә тиеш. "Безнең бөек максатыбыз – ирекле мәмләкәт(дәүләт) булдыру”, - ди шагыйрь. "Безне урынсыз яманлыйлар” шигырен Тукай башта "Бездә истигъдад бар” исеме белән язган. Бу шигырьдә татар милләтенең бик күп урыннарда белем алганы, күп илләр белән аралашып яшәве географик атамалар аша күрсәтелгән. "Мигъраҗ” дини сюжетка корылган шигырь, шуңа күрә Мәккә атамасы- изге, нурлы жир атамасы кулланылган. "Ник? Нигә?” шигырендә Ник, "Болакыл- хак”, сиңа юктыр мәхәббәт һәм мәрак? Шул сәбәптер ки: Болак гөлдән вә рәйханнан ерак, - дигән юлларда редакциясе Болак буена урнашкан "Бәянел-хал” (1906-1914) газетасының исемен шул пычранып беткән Болакка бәйли. "Зур бәшарәт!”(сөенеч, шатлык) шигырендәге Петербург, Нью-Йорк, Берлин, Лондон атамалары Петербург мулласы язган "Алланың рәхмәте барлык кешегә дә” дигән китабы тудырган шау-шудан көлеп, бу шау-шуның зурлыгын күрсәтү өчен кулланылганнар. Бәшарәт сезгә,и әһле Петербург! Шулай ук сезгә дә, әһле Нью-Йорк! Бәшарәт сезгә, и Берлин әһле! Шулай ук сезгә шатлык, Лондон әһле! ("Зур бәшарәт!” 1910) "Японияне мөселман идарә итәчәкме?”(1906) шигыре язылган елларда Япониядә мөселманлык тарала, япон патшасы (Микадо) ислам динен кабул итә. Шуның хөрмәтенә ул ислам галимнәрен Япониягә чакыра икән, дигән хәбәр тарала. Шигырь шул уңай белән языла. Габдулла Тукай белемлелекнең Европаны күкләргә күтәрүен мактый, ә татар милләтенең җиде кат җир астына төшкән хәлдә яшәвенә бик борчыла. Күрде милләт Арзан безне Агачтан яки Таштан да; Яурупада Газиз бит без Күз өстендәге Каштан да. дип яза ул "Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?” шигырендә. "Бәрәңге вә гыйлем” шигырендә дә шушы ук фикер әйтелә. И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан; Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак Яуропадан. "Авылда авырып яту” һәм "Бәрәңге вә гыйлем” шигырьләрендә Тукай һәр яңалыктан курыккан авыл халкының бәрәңгене ашамауларын аларның белемсез булуларыннан икәнен күрсәтә. Күп җәфа күрдең бу җиргә син килеп Амрикадан, Нишлисең, тәкъдир шулайдыр, халкыбыз шул бик надан. ("Авылда авырып яту”, 1912) Нәтиҗә Тукай шигырьләрендә халык өчен актуаль булган мәсьәләләр күтәрелү белән бергә сурәтләү чараларын һәм географик атамаларн күп кулланган. Мин Тукай тормышына, иҗатына багышланган бик күп эшләрне укыдым. Тик ул эшләрдә географик атамаларның булуына, кулланылуына караган фикерләр тапмадым. Мине Тукайның Казанда, Россиядә, Европада булган, бара торган вакыйгаларны яхшы белүе һәм шуларга бәйле рәвештә географик атамаларны урынлы куллануы гаҗәпләндерде.
 Тикшерүләрдән чыгып, мин шундый нәтиҗә ясадым:
1. Тукай географик атамаларны туган җиренә, туган ягына булган ярату хисләрен атап күрсәтү өчен кулланган.
2. Татар тормышын Россия, Европа тормышы белән чагыштыру өчен кулланган.
3. Вакыйгаларның төгәл географик урынын күрсәтү өчен кулланган.
4. Изүче сыйныфларны чагыштырулар аша тәнкыйтьләү өчен кулланган.
 5. Татар халкының тарихына, язмышына кагылышлы урын, җир атамалары аша милләтнең нинди булырга тиешлеген күрсәтү өчен кулланган. Бөек шагыйребез халкыбыз рухында яши. Без аның шигырьләрен, әкиятләрен укыйбыз, өйрәнәбез. XXI гасырга да ул олуг шагыйрь, зур җәмәгать эшлеклесе, бөек фикер иясе буларак килеп керде.
 

Меню сайта

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0