I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Суббота, 20.04.2024, 13:58

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Гарәфетдинов Алмаз | Регистрация | Вход

МОУ "СОШ №7 ЗМР РТ”

Укытучысы: Хамидова З.З.

 
 Әй ,Тукаем!
 
Әй,Тукаем! Белмим,
Ничек итеп сиңа эндәшергә
 Яшең белән миңа бабайсың,
Бер –бер артлы еллар үткән саен
Олыгая гына барасың.
Тормыш юлың ,мирас иҗатыңны
 Өйрәнәмен җиде яшемнән.
Кем уйлаган шагыйрь чыгар диеп,
 Гап- гади бер үксез ятимнән.
Шигырьләрең,әкиятләрең белән
Ураласың бик еш уема.
Киң җилкәнле гүзәл шигыриятьтә
Синең эзләр тирән уелган.
Халкың сине зурлап искә ала
Ямьле язда, туган көнеңдә.
Нурлар бөркеп торган кояш кебек
 Мәңге балкы безнең күңелдә.
 
 
Туган ягым.
 
Туган ягым минем - Татарстан
Туган җирем –"Яшел Үзән”ем.
Туган якның чиксез гүзәллеген
Сабый чактан күзли күзләрем.
 Мин яратам күркәм Чал Иделне,
 Ярларында үскән талларны.
Сандугачлар моңы белән тулып
Сызылып аткан җәйге таңнарны.
Ямьле табигатьле туган ягым
Күңелемә якын,кадерле.
Олы җанлы газиз ана кебек,
Кочагына ала һәркемне.
Туган ягым минем –Татарстан,
Туган җирем- "Яшел Үзән”ем,
Туган яктан язмыш аерып китеп,
 Өзелмәсә иде үзәгем.
 
 
Малай-шалай.
 
 Мин әле яшүсмер генә,
Малай-шалай дияләр.
 Малай-шалай булсам да бит,
Кызлар мине сөяләр.
Буең озын, ыспай диләр,
Астан өскә карыйсы.
Борын,авыз да чамалы,
 Күзләрең дә чамалы.
Акылың да шәптән генә,
Шаярта да беләсең.
Контроль эш эшләгәндә
Күчерергә бирәсең.
Тәүге мәхәббәт ялкыны
Дөрли имеш йөрәктә.
Гашыйк булу бик газаплы,
Кызлар өчен бигрәк тә.
Берсе чакыра катокка,
Берсе чаңгы шуарга.
Нәрсә әйтергә дә белмим
Җавап итеп шуларга.
Иртәрәктер, Мәхәббәтнең
 Ни икәнен аңламыйм
Нәни мыек та төртмәгән
Әле малай-шалай мин.
 

Меню сайта

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0