I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Суббота, 20.04.2024, 18:11

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Бакый Урманче | Регистрация | Вход

Азнакайның 5 нче урта мәктәбе , 11 класс укучысы Каримова Алина Радик кызы

Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Шиһапова Гөчирә Рәҗәп кызы

Ана телебезгә , мәгьрифәткә, мәдәнияткә, сәнгатькә, гомумән, татарның милләт буларак калыплашуына һәм үсеп китүенә һәрьяклап этәргеч биргән, күтәрелергә көч-күәт өстәгән Габдулла Тукай кебек тагын берар зат бар микән?!
Милли сынлы сәнгатьне генә алыйк. Аның чишмә башы да нәкъ менә Тукайдан, аның бәрәкәтле әдәби мирасыннан ташып чыга сыман.
Шулай да, милли сәнгать турында уйлаганда күңелгә шагыйрь белән янәшә тагын бер олы шәхесебез, халкыбызның горурлыгы, рәссам һәм сынчы, РФ халык рәссамы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүлеге иясе Бакый Идрис улы Урманче (1897 - 1990) килә.
Тукайлар яшәгән чорда, татарлар арасында рәссамнар юк, булса да бик аз була. Шагыйрь моңа бик борчыла "килер вакыт, халкыбыз арасыннан Шүрәлене тасвирлый алырдай талантлы рәссамнар чыгар але" дигән өмет белдерә.
Әитерсең бу мөрәҗәгатьне шагыйрь белән янәшә торган Бакый Урманче кабул итә.
Мәдәният күгендә халыкның рухи дөньясына нур сибүче, юл күрсәтеп балкучы йолдызлар бар. Шул якты йолдызлар балкышында мин татар сынлы сәнгатенең аксакалы Бакый ага Урманчене дә күрәм. Тарих түреннән килгән сәнгатебезгә яңа яңгыраш биргән, аны яңа баскычка күтәргән илһамлы оста һәм остазыбыз ул. Сыннар ясау да булсын, рәсем сәнгатендә булсын - профессиональ башлангыч аннан. Ул - әсәрләрендә үз аһәңен, үз мелодиясен, оптимизм белән сугарылган үз моңын тапкан рәссам. Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. 1919-20 нче елларада Казандагы художество училищесында укый. 1920 елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926 нчы елда тәмамлый. 1926-1929 елларда Казанның cәнгать мәктәбен җитәкли.
... 1929 ел - "халык дошманнары"ның саны котырынып арткан вакытлар. Бакый Урманчены да шул исемлеккә кертәләр һәм тикшереп мәшәкатьләнмичә генә (хәер, кемне тикшергәннәр?) Ак диңгез буендагы "данлыкы концлагерь" -га - Соловкига җибәрәләр. Сәбәбе соңыннан гына ачыклана: Бакый Солтангалиевләр белән бергә гарәп шрифтын бетерттермәү өчен көрәшә һәм татар балаларын сәнгать мәктәбенә ала. Үз халкына тугрылыклы хезмәт иткәне өчен аңа дүрт ел газап чигәргә, гомер буе шуның ачысын татырга туры килә. Кая гына барса да, кырын күз белән карыйлар, ә "Минус 39" законы чыккач, илебезнең 39 зур шәһәрендә яшәү бөтенләй тыела. Урманче Балхаш, Владимир, Сәмәрканд кебек 39 исәбенә кермәгән шәһәрләрдә яши. Соңыннан да аның һәр сүзе, һәр адымы, аралашкан кешеләре астыртын күзәтүчеләрнең очлы күзеннән читтә калмый.
Рәссам ни генә кичерми дә, кайда гына яшәми. Соловкага репрессияләнә, Казахстанга сөргенгә җибәрелә, Үзбәкстанда да яшәп ала. Ләкин авырлыкларга карамастан, иҗатын ташламый, архитектура белән кызыксынуын дәвам итә. Аның иҗатының үсеш чоры 1958 елда, Казанга күченеп килгәч башлана. Монда ул тарихи геройларның, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең гаҗәеп портретларын тудыра. Табигать үз серләрен кемгә дә булса ачса, шул кеше үзендә сәнгатькә котылгысыз тартылу көче тоя һәм табигатьне аңлаучыга әверелә" - ди алман шагыйре Гёте.
Бики Идрисович та алдан күрүче, сизгер кеше булып әверелә.
Яшел таулар яши табигатькә ярышып
Зәңгәрсу елгалар яши табигатькә ярышып
 Елгалар да, таулар да яши табигатькә ярышып
 Алар арасында мин дә яшим табигатькә ярышып
Мин таулар арасында, елгалар арасында
 Яшәгән кеше табигатькә ярышып
Әкрен генә картаямын - табигатькә ярышып - ди ул.
Дөньяның рухи байлыгын үзенеке итеп, ә үзен табигатьнең бер кисәге итеп тоя.
 Бүгенге көндә аның әсәрләре күргәзмәләрдә күрсәтелә, картиналары һәм сыннары илебезнең күп музейларына куелган, үз куллары белән ясалган һәйкәлләре шәһәр һәм авыл мәйданнарын, урамнарын бизи.
 Аның сыннарын гына күзәтсәң дә, кешенең эчке дөньясын күргәндәй буласың, аерым бер чорга эләгәсең. Бакый ага татар зыялыларыннан Урта гасыр шагыйре Кол Гали, мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, шагыйрь Дәрдмәнд һ.б. портретын иҗат иткән. Ә Арча районының Яңа Кырлай авылында сынчының үз куллары белән ясалган Г.Тукайның архитектур-мемориаль комплексына тиңнәр юк! Ул безгә Тукайның данлыклы, мәңгелек әсәрләренең геройларын бүләк итте. Тукай Бакый Урманче иҗатында төп урыннарның берсен алып тора. Ул сәнгатькә беренче адымнарыннан башлап, гомеренең сонгы көненә кадәр аның иҗатына турылыклы булып кала. Бу темага ул иҗади тормында әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта.
 Сөргендә чакта ук, Ташкентта яшәгән вакытта мәрмәрдән Тукай бюстен эшли башлый. Аны Казанга алып кайта. Тукайны исән чакта белгән Шакир Мөхәммәдьяров - Тукайны Санкт - Петербургка озата барган кеше: "Тукайның чат үзе бит бу! Каяле, кочыйм үзен!" - дип, ихластан бюстны күкрәгенә кыса. Башка замандашларның да портретларын эшли. Кемнәр соң алар? Элбәттә, иң элек "Шүрәле" балетын иҗат иткән композитор Фәрит Яруллин. Нәҗип Җиһановның бюстын ул "Кырлай" симфониясен язганда эшли. Гомумән, Бакый аганың иҗаты Тукайга һәм аның әсәрләрендә тасфирланган вакыйгаларны, персонажларны колачлый."Кисекбаш", "Шүрәле", "Печән базарлары" образлары аның иҗатының үзәгендә тора. Бакый Урманченың өч бүлмәле фатирында ( остаханәсендә) бар да кулдан эшләнә. Анда нәрсәләр генә дөньяга килмәгән. Тукай, Җәлил, Дәрдмәнднең күзләренә яңадан шушында ачыклаган, Сак белән Сок, Кисекбаш, Борынлач һәм Иренләч Шүрәлеләр әкияттән чынбарлыкка әйләнгәннәр. Рәссамнең сангәть әсәрләре әнә шулай дөньяга килә. Бүген аның остаханәсендә, музейларда һәм күргәзмәләрдә майлы буяу белән язылган 300 дән артык картинасы, агач, гипс, мәрмәр, бронзадан ясалган 150 гә якын скульптура әйберләре, карандаш, күмер, акварель белән кәгазьгә төшерелгән 3000 нән артык график әсәрләре бар. Аның проекты буенча эшләнгән Кырлайдагы музей- йорт бүрәнәлә ре дә, эскәмиядә утыручы Тукай үзе дә Урманчены көтә, аны сагына. Көтәрлек тә, сагынырлык та кеше булган шул Бакый ага Урманче. Бөек рәссам үзенең сәнгать әсәрләрендә шәхси язмышы аша татар халкы язмышын, аның болганчык, катлаулы тормышын күрсәтергә теләгән. Бернинди механизмнарсыз, һәрнәрсәгә үзенең йорәк җылысын, күңел байлыгын, хәләл күкрәк көчен катгаштырып эшләнгәнгә, аның әсәрләре дә җанлы, матур һәм нәкь тормыштагыча.
Сынлы сәнгатьтә иҗат итүче, рәссам өчен Тукай шигърияте колач җитмәслек мөмкиннекләр ача. Бакый ага үзе дә үзенчелекле, шәхес. Ул Шәрык, Европаның берничә телен белә. Шигырьләр яза, скрипкада уйный, моңлы җырларны оста башкара.
Аның иҗатына сокланып шагыйрь Сибгат Хәким "Бакый ага күргәзмәсе" шигырен язды.
Бүген монда Бакый күргәзмәсе
Бүген монда хуҗа Урманче
Йөрдем олы сәнгать доньясында
Йөрдем тәмам күңелем булганчы.
Бу күргәзмә үзе зур бер тарих
Кайнар сәлам миннән рәссамга
 Моң дөньясын ачып бирә алмам
Мин бичара күпме язсам да.
Калын тарих урамнары аша
Атлап бара кебек Урманче
 Шунда туган бөек сагышларым
Шигьри җаным саклар үлгәнче.
2012 нче елда Мәскәүдә Третьяков галереясендә Бакый Урманче күргәзмәсе оештырылачак. Урманче иҗате мәнгелек!
 Бакый гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә мәңгелек дигәнне аңлата. Аның исеме дә җисеменә туры килә. Аның иҗаты белән кызыксыналар, яраталар. Башкалабыз Казанда да бу шәхес мәңгелләштерелгән. 1997 елда Зур Кызыл урамында Бакый аганың һәйкәле ачылды, шул ук елның мартында Мөхаммәдъяр урамының 29 йортына 1958 елдан алып 1990 елга кадәр татар сынлы сәнгатенә нигез салучы яшәгән Бакый Урманчыга мемориаль такта куелды. 1999 елдан башкаланың Щапов урамында Бакый Урманче музее эшли.
Бакый – мәңгелек! Әдәбияттә - Тукай, музыкада - Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә Урманчебез йолдыз!

Меню сайта

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0