I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Суббота, 20.04.2024, 04:43

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Бәхет өчен күп кирәкми... | Регистрация | Вход

Бәхет өчен күп кирәкми...
(эссе)

Тәрәзәдән шатлыклы кояш нурлары бәреп керде. Күзләр чагылып китте. Кемнеңдер назлы куллары чәчтән сыйпады,маңгайдан үбеп алды... Әни… "Тор әйдә, акыллым! Таң атты, яңа көн туды!”- диде ул. Урында әле дә иркәләнеп ятасы килә, әмма әнкәйнең:”Тор, балам!” дигән сүзләре үзенең тылсымлы эшләрен башкара; син киенәсең дә, йөгереп әнкәй янына чыгасың. "Кызым, син йокыдан уянуга коймаклар кыздырдым, утыр, чәй эч, матурым!”-диде ул. Ә үзенең күзеннән якты нурлар сибелә. Нәкъ тәрәзәдән кергән кояш нурлары кебек... Юк, юк!!! Алардан да яктырак, алардан да җылырак назлы нурлар сибелә аның күзләреннән. Инде чәчләренә дә ак чал кунган, һәр хәрәкәтеннән ниндидер ягымлылык, бәхет мизгелләре сирпелә әнинең... Әйткән сүзләре йөрәккә җылы наз булып ята. Әнкәй... Алда нинди генә авырлыкларга очрасаң да, ни генә күрсәң дә колакка иң беренче әнинең:”Тор,балам!” дигән сүзләре ишетелә. Син торасың, син атлыйсың... Чын күңелдән әни әйткән "яңа таңны, яңа көнне” көтәсең... Бу сүзләр гомер буе синең йөрәгеңдә саклана, сине алга әйдәп бара. Әнкәйне күргән саен "Рәхмәт Сиңа, Раббым!”- дип кабатлыйм. Рәхмәт барысы өчен дә! Һәрберебез Алла барын авырлыклар килгәч кенә искә төшерәбез, шулчак ярдәм сорый башлыйбыз. Ә шатлыклы минутларда күп нәрсәне күрмибез, күп нәрсәгә колак салмыйбыз. Ә бүген, Раббым, Сиңа барысы өчен дә рәхмәт әйтәсем килә. Шатлыкларың өчен- алар безне сөеп бирелгән, кайгыларың - безне сынар өчен . Кайгылар аша шатлыклар күренә. Рәхмәт, авырлыклар килгәндә көч бирүең, югалтулар булганда, ярдәм итүең өчен. "Бүгенге бәхетем гомерлек булсын иде”,-дим. Бәхетне бит һәркем үзенчә аңлый. Һәр туган таңга сөенеп, җылы, рәхәт, тыныч гаиләдә уяну бәхет түгелмени? Әти-әниең, якыннарыңның җылы сүзен ишетү, ягымлы карашын, игътибарын, яратуын тоюдан да зур бәхет бармы?! Кемнәрдер "әти”, "әни” сүзен әйтергә тилмереп, наз күрмичә яши. Ятимлек ачысын татымыйм икән, мин бит, димәк бик бәхетле.Сау-сәламәт булу, җиргә нык басып йөрү- минем өчен зур бәхет ул Бәхет, бәхет...Күкләребез аяз, илләребез имин, гаиләләр тату булу- зур бәхет бит ул. Бәхетне байлыкта, алтын-көмештә, рәхәт тормышта гына күрү дөрес түгел. "Сәламәтлек- зур байлык” ,- диләр.Таза-сау булмасаң, берни дә күзгә күренми. Бәхет һәркемнең үз кулында. Аны һәркем үзе таба.Тик, минемчә,үзең эшләп тапкан бәхет кадерлерәктер.Бәхетне кеше гомере буе эзли, ә аяк астындагы, янәшәсендәге бәхетне күрми.” Кеше беркайчан да үзе теләгәнчә бәхетле һәм үзе уйлаганча бәхетсез түгел”,- дигән сүз бар.Мин килешәм. Һәркем үзен бәхетле тоярга тиеш. Яши барган саен тормышны күбрәк аңлый барасың. Тагын да яхшырак буласы, күбрәк игелекле гамәлләр кыласы килә. И Раббым, көч һәм куәт бир безгә!!!
Бер атна элек...
Ул аяк очына гына басып булмәгә керде. Өстәлдә берничә өем дәфтәр ята. Ул бүген дә төнен йокламыйча аларны тикшереп чыгачак. Кулына иң кырыйда яткан дәфтәрләрне ала. 10 класс укучылары дәфтәрләре. Данияр Муратов. Классларында иң акыллы, тырыш, сүз тыңлаучан егетләрнең берсе. Отличник. Язулары да энҗе-мәрҗән кебек. Бер атна элек кенә бу укучы Тамара Осиповнаның иң яраткан укучысы иде. Ә менә Ильяс Хакимов – киресенчә, укуга игътибарсыз, тәртипсез, бокс, футбол, баскетбол түгәрәкләренә йөрүче, укытучыга каршы эндәшергә дә күп сорамый торган укучы. Һәр кеше дә баланың мондый тәртибен ата-анасыз, абыйсы тәрбиясендә генә үскәненә сылтады. Әле бер атна элек кенә Тамара Осиповна бу укучыны өнәп бетерми иде. Бер атна элек... Инде утыз ел стажы булган укытучының дөньяга карашын бер авыр вакыйга үзгәртте. Бер атна элек... Кич иде. Соңга калынды. Тамара Осиповна укучылары белән дәрестән соң калып, аларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләде. Ул мәктәптән чыгып, паркка таба юнәлде. Өенә җитәрәк, каршына әллә каян гына бер егет йөгереп чыгып, кинәт кенә китереп сукты. Янында тагын бер егет пәйда булды. Алар икәүләшеп илле яшьлек укытучыны кыйный башладылар. Шул вакыт парк аша узып баручы Данияр белән Ильяс укытучыларының ярдәм сораган тавышын ишеттеләр. Егетләрнең берсе ашыгып йөгерә-йөгерә өенә кайтып китте. Ә шул вакытта Ильяс егетләргә ташланып, аларны укытучыдан аерып алды. Әмма егетләрнең берсенең кулында пычак ялтырады һәм ул Ильясның эченә кадалып өлгерде. Ильяс кисәк бөгелеп төште, тик яңадан бар көчен җыеп, шул егетнең кулыннан пычакны бәреп төшерде. Егетләр укытучының сумкасын алып, парк караңгылыгына югалдылар. Ильяс шуыша-шуыша укытучысы янына килеп: -Тамара Осиповна, ишетәсезме? Мин ашыгыч ярдәм чакырдым, аз гына сабыр итегез,хәзер килеп җитәрләр... Тамара Осиповна башын күтәрергә тырышты, тик килеп чыкмады. Бар тәне сызлый,авырта иде. Илле яшьлек укытучының күзеннән яшьләр атылып төште. Авырта иде... Юк, тәне түгел! Йөрәге... Юк, үзе өчен түгел, ә уналты яшьлек канга батып ятучы Ильяс өчен авыртты... -Үзең ничек соң, Ильяс?.. -Була... Там...ара...Ос...сип..ов...на...- диде өзек-өзек тавыш белән Ильяс һәм тынып калды... Ашыгыч ярдәм икесен дә шифаханәгә алып китте. Тамара Осиповна үзен начар хис итсә дә, малай артыннан калмады. Ильясны реанимациягә салдылар. Берничә сәгать ялыктыргыч билгесезлектән соң ,операция бүлмәсеннән табип күренде. Тамара Осиповнаның үзенә юнәлгән карашын күрүгә: - Операция уңышлы үтте, инде көтәргә генә кала,- диде тантаналы тавыш белән. Шатлыгыннан Тамара Осиповна хәлсезләнә башлады, буыннары калтырады, күз аллары караңгыланып китте һәм кисәк тынлыкка чумды... Шәфкать туташларының кычкырышкан, табибларның йөгереп килгәне генә ишетелде. Тамара Осиповнаны шифаханәдән кичә генә чыгардылар. Ә бүген ул инде дәрес бирә. Данияр , инде савыгып килгән укытучыны күрүгә үк, күзен яшерде. "Ярый, намусың бар икән әле,”- дип уйлады Тамара Осиповна. Ул күзләре белән Ильясны эзләде. Ильяс әле шифаханәдән чыкмаган иде.. Мәктәптән кайтышлый Тамара Осиповна , кибеттән алмалар белән әфлисуннар алып, Ильяс янына китте.Ул кергәндә, Ильяс ятып тора иде. Укытучысын күрүгә, торып маташты, әмма килеп чыкмады. Тамара Осиповна озак кына егеткә карап торды. Янына килеп күкрәгеннән кысып кочаклап алды. Ильяс хәтта оялып куйды. Укытучы егетнең күзләренә карап алды. Нинди самими, нинди гөнаһсыз, нинди беркатлы иде бит алар... Дөньяны белә генә башлаганнар. Бу егет аңа хәзер үз улыдай кадерле иде. Шушы бала үз гомере бәрабәренә укытучысының гомерен саклап калды. Тамара Осиповна үзенең тормыш юлын башыннан кичерде.Димәк, утыз ел гомер заяга узмаган. Ул чәчкән орлыклар игелекле булып шытып чыкканнар. Уналты яшьлек егет үзе турында уйламыйча, ярдәмгә ташланды, ә шулай да... Даниярның ярдәмгә килмичә, ашыгып китеп баруы аның йөрәгендә авыр эз калдырды... Укытучы ,уйларыннан арынырга теләп , кабат дәфтәрләргә иелде. Һәр дәфтәрне алган саен, укучысының йөзен искә төшерде.Өч дистә елга якын эшләсә дә, бала күңелен аңлап бетерә алмаганын аңлады. "Бала күңеле- тирән сер”,-дип юкка әйтмиләр икән бит.Тик алар арасында Ильяс шикеллеләре дә булуын уйлап, укытучы елмаеп куйды һәм яраткан хезмәтенә кереште.

Меню сайта

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0