I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Четверг, 25.04.2024, 15:48

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Габдулла Тукайның публицистик иҗаты | Регистрация | Вход

Балтач районы Салавыч урта гомуми белем бирү мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Фазлыева Гөлинә Рәсим кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирҗанова Гүзәлия Мәүлит кызы

Менә ямьле яз айлары җитте. Апрель аның нәкъ уртасы. Тукаебызны китергән мәрхәмәтле ай. Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Тукаебыз халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Тукай иҗатының магнит кебек халыкны үзенә тартып тору көче нидән гыйбарәт соң? Минемчә, аны тудырган һәм сөйгән бөек халкында, туган төбәгендә, җирлегендә, нигезендә. Көмеш кыңгырау кебек яңгыраулы, саф чишмә суларын хәтерләтеп челтерәп ага торган, иң мөкатдәс, иң газиз, иң матур аһәңле, шигъриятле туган телендә. Аның яшәеше, көнкүреше, кайгысы, шатлыгы сөйгән халкы белән бер җепкә бәйләнгән. Бу тылсымлы бергәлек, мәңге-мәңге өзеләчәк түгел.Тукай үз җирлегендә дан казанган, гомеренең соңгы сулышына чаклы халкына хезмәт иткән даһи кеше. Йөрәкләргә үтеп керә торган әсәрләре белән Тукай үзенә үлемсезлек яулап алды. Милли әдәбиятыбыз дөньясына халык җәүһәрләренең бөтен матурлыгын, кабатланмас сихри моңнарын үзенчә, Тукайча алып килгән бу шәхес – үзе бер батырлык үрнәге булып тора. Кече яшьтән үк ятим калып, кагылып, сугылып, шул ук вакытта халык авыз иҗатын бөтен нечкәлекләре белән йөрәгенә сеңдереп үскән моңлы Апуш, кыска гына гомер эчендә гасырлар буенча халык күңелендә мәңге яшь килеш саклана торган бөек Тукай булып яши. Аның публицистик иҗаты һәр җәһәттән игътибарга лаеклы: идея-тематик яктан да, кулланылган формалары белән дә, теле-стиле белән дә. Аның публицистик иҗатында без иң элек ул чорның елъязмасын күрәбез. Халык массаларын, аның алдынгы вәкилләрен дулкынландырган бер генә кискен проблема да, бер генә вакыйга – факт та публицист игътибарыннан читтә калмый. Аның иҗатын һич икеләнүсез гасыр башындагы милли тормышның энциклопедиясе дип атарга мөмкин.Ләкин шагыйрьне бер татар дөньясы алдында торган мәсьәләләр генә борчымый, ул бөтен Россиядә, хәтта бөтен дөнья күләмендә барган вакыйгаларны иңләргә омтыла. Г.Тукай публицистикасында һәм гомумән иҗатында халыкның тормышы, уй-хисләре, теләк- омтылышлары, аны дулкынландырган мәсьәлә-проблемалар үзәк урынны тота. Бу- аның публицистикасының халыкчанлыгын көчәйтеп-куәтләп тора. Халыкның, аны тәшкил итүче сыйныф һәм катлауларның авыр хәле, фаҗигале язмышы, аларны фәкыйрьлеккә, томаналыкка , наданлыкка дучар иткән шартларның кешелексезлеге калку гәүдәләнеш таба. Г.Тукай иҗатындагы бу төп юнәлеш шул чорның иҗтимагый тәртипләрен анализлауга, халыкка аның яшәү шартларын төшендерүгә хезмәт итә. Бу исә халыкның үз яшәеше белән ризасызлыгын китереп чыгара. Г.Тукайның публицистик теле тәнкыйть сүзе белән ачыла. Аның беренче әсәрләре үк татар журналистикасында сатира ташкынының юл ярып агып китүенә сәбәп булды. Халыктан чыккан, халыкны яраткан, аңа хезмәт итүне төп максат итеп куйган әдип-публицист халык массаларының аңы уяна башлаган вакытта сатираны корал итә. "Кыямәт көне” исемле фельетонына, ул дини мифологияне нигез итеп ала. Мифология буенча, дөнья беткән көнне барлык кешеләр кубарылып, исән чакта кылган гамәлләре өчен җавап бирергә тиешләр. Г.Тукайның дини мифологиягә мөрәҗәгать итүе тикмәгә генә түгелдер. Без дини мифология сюжетларын һәм геройларын аның байтак әсәрләрендә очратабыз. Күрәсең, аң-белем, хәбәрдарлык дәрәҗәсен нинди әсәр-кыйссалар укып үсәргә кирәклекне истә тоткандыр. Шулай ук дини риваятьләр кысасында да җиткерүне дә күз уңында тота. Г.Тукай бу "кысалар ” белән бик иркен эш итә; еш кына очракта дингә, аның мифологиясенә карата ”әхлаксызлык” күрсәтә. Дини риваять һәм кыйссаларны дөнья хәлләрен һәм аның идарәчеләрен мыскыллау өчен файдалану шуны раслый. Мәсәлән, "Хаҗи” исемле памфлетында үзенең герое ИсмәгыйльГабидин дигән хаҗины төшендә кеше кыяфәтендәге алла белән очраштырып сөйләштерә. Дин кануннарыннан чыгып бәя биргәндә, моннан да гөнаһлырак һәм көферрәк эш юк. Автор дөньяда явызлык кылып йөргән бәндәләргә кыямәт көне оештыра. Кемнәр соң ул явызлар? "...Ялганчылар, гамәл сатып ашаучылар, шәкертләр хакын ашаучы муллалар, үзләре аңлап җитмәгән нәрсәне балаларга укытып, ислам балаларының гомерен ашаган хәлфәләр, милләтне ялкауландырып зәһәрләнгән ишаннар-тәрәкъкыйгә дошманнар, барлык гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән байлар, халыкны һәртөрле чирмеш, керәшен сүзләренә Коръәннән артык иман китерткән карчыклар, өшкерүче-төкерүчеләр...”.Аларның гаепләре нәрсәдә? Г.Тукайча, алар динне хурлаганнар, мөселманлыктан көлгәннәр, галимнәрне танымаганнар, туры сөйләгәнне кысканнар, изгәннәр, шәкертләрне иң түбән теләнчедән дә яман күргәннәр. Әйе, Тукай дөньядагы реаль хәлләрне яхшы аңлый: анда тигезсезлек, гаделсезлек яши. Моңа явызлар гаепле. Шул явызлар аркасында милләт алга бармый,йоклап ята.Әнә шул явызларны акылга утыртасы, кыямәт көне белән куркытасы бар: акылга килсеннәр, алай гына да түгел, фани дөньяда да җавапка тартырга чакыра.Ә чакыру тоны ифрат катгый һәм зәһәр.”...Милләтнең хушы китеп., гакылсыз ятканда, милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарын куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кылган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, хич дөньяга килмәгән кебек итсен; каргаларны муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын: шулай бит! Андин без Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрне чапан җиңеннән өстерәп көзге каршысына китерик: көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та, милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә дә алданмасын”. Күренә ки, Г.Тукай халыкны алдап, изеп яшәүчеләрне фаш итү өчен әллә никадәр публицистик алымнар кулллана. Иң элек йокы образын. Мәгълум тарихи сәбәпләр аркасында социаль үсештән артта калган бөтен бер милләтнең хәлен йокы хәле итеп күз алдына китереп бастыра ул.Һәм бу образ татар публицистикасында торгынлык, артталык символы булып Тукай чорында да, аннан соң да, безнең көннәрдә дә шактый еш файдаланыла. Милләтне йоклатучы һәм йоклаганда аны кимереп ятучы динчеләрне ничек сынландыра Тукай ! Бер очракта ул аларны ак башлы (ягъни чалмалы) карга белән чагыштыра, икенче очракта кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле козгын итеп күз алдына китереп бастыра, өченче очракта кортлар дип хурлый, дүртенчесендә чапан эченә төренгән хәйләкәр төлкегә тиңли. Г.Тукай кулланган публицистик һәм әдәби чаралар гаять күп төрле, берсеннән берсе тапкыр,берсеннән берсе очлырак уклы. Әсәрләрендә кызыклы алымнар куллана. Журналистикада киң урын алган хәбәр жанрын сатира эшенә җигә. Газета барлыкка килүнең беренче көннәреннән үк киң кулланыла торган кыска хәбәр жанры мәгънәсе белән түгел, ә тышкы формасы белән генә үз вазифасында китерелә. Һәм бу форма карагруһчыларны дөмбәсләү өчен файдаланыла. Мәсәлән, Казаннан бер хәбәрдә кадимчеләр җыела торган Печән базары тирес белән чагыштырылып, анда ак башлы гөмбәләр, ягъни чалмалы руханиларның үсеп китүен һәм аларның яңа фикерле газеталардан куркуын белдерә. Башка шәһәрләрдән "килгән” хәбәрләрдә дә конкрет кешеләр һәм күренешләр утка тотыла. Г.Тукай игълан формасын пародия итеп куллана. Газета-журналлар дөньяга килгәннән бирле һаман күбрәк урын даулый бу төр материал. "Алырга ашыгыгыз” исемле әсәре-моңа дәлилле мисал. Исеме үк: "Игълан бит мин”, -дип кычкырып тора. Язылыш манерасы белән дә ул игъланны нык хәтерләтә. Әсәр Звериноголовскида аптека ачылуын хәбәр итә. Имеш анда "сукырайта торган, баш авырттыра торган, эч киптерә торган, сару кайната торган вә башка төрле дарулар сатыладыр”. Шунда ук сөйдергеч имнәре, боздыргыч тылсымнары да бар. Аптечкалары да тузга язмаган әкәмәтләр-"хаҗи исеме таккан бер юлчы, фатир дәвалаучы, татар микробы, өй корткасы”. Сатып алучыларга шарт бар: алар сакаллы сабый һәм надан булсыннар, сатучылар сүзенә ихлас күңелдән ышансыннар. Г.Тукай кире герой монологын шигъри әсәрләрендә дә, публицистикасында да бик яратып куллана. "Бюрократлар нәсихәте” дигән бәләкәй фельетонда власть ияләре-түрәләр исеменнән сүз йөртелә. Ә сүз изелгән халык өчен иң кирәкле нәрсәләр хакында бара. Сатирик парчаның беренче юлы ук, мәгънәләре белән бөтенләй пар килмәстәй ике сыйфатны янәшә куеп, бюрократларның халыкка нинди мөнәсәбәттә торуларын күрсәтә, никадәр тәкәббер, никадәр түбәнсетеп карау сыйфатларын калкытып куя. Алар төрле сәбәпләр табалар, әмма халыкка файдалы эш эшләмиләр. Мондый нәтиҗәне автор халыкның үз мәкале белән беркетеп куя. "Бюрократларның бу сүзе әбиләрнең : "Май ашама, сукыр булырсың”, - дигән сүзләренә бик охшый икән”. Г.Тукай җәмгыятьнең иң кимсетелгән катлавы- хатын-кызларның хәлен игътибар үзәгендә тота.Ул публицистик чыгышларында, шулай ук шигъри әсәрләрнедә дә җыелма образлар белән дә, конкрет язмышлар аша да хатын-кызларның мескен хәлен, аларны шул мескенлеккә төшергән шартларны һәм затларны тәнкыйть утына тота. Аның беренче публицистик әсәре үк нәкъ менә татар хатын-кызларының хокуксызлыгын сурәтли. Бу әсәр "Дөреслекне сөйләүче” имзасы белән "Әлгасрел-җәдит”исемле кулъязма журналның 1904 нче ел, октябрь санында чыга. Әсәр Оренбургтагы духовный собрание казыйларына ачык хат рәвешендә язылган. Хатта конкрет язмыш хакында сүз бара. Уральск шәһәренең Мортаза Гаделшин атлы сәүдәгәр хатыны Мәфтуха, иренең өч-дүрт тәүлек фәхешханәләрдә ятып, эчеп-исереп кайтуы,үзен кыйнап-рәнҗетеп яшәве сәбәпле, аннан аеруны үтенеп, ахун Мотыйгулла әфәндегә мөрәҗәгать итә. Ахун аерырга карар кыла. Ләкин Оренбург казыйлары телеграф аша бу карарны кире кагалар. Тукай шушы конкрет факт җирлегендә хатын-кызларның тигезсезлеге хакындагы зур иҗтимагый мәсьәләне күтәрә. Шәригать кануннары буенча аеру-аерылу мәсьәләсен ирләр генә куя ала. Моның өчен аларның "талак” дип өч тапкыр әйтүе җитә. Хатын-кызның исә аерылу мәсьәләсен кузгатырга хокукы юк. Г.Тукай дин урнаштырган һәм җәмгыятьнең идарәче даирәләре яклаган шушы кыргый законга каршы чыга. Ул ачык хатында хатын-кызның хокуксызлыгын фаш итү белән генә чикләнми, ә Оренбург казыйларының сатлыкҗан икәнлекләренә дә ишарә ясый. "Уральск имамнарына ачык хат”та ул шул ук шәһәр бае Хәйрулла Гаделшинның Бибифатимага кешелексез мөнәсәбәтен ачып сала. Ул бай егерме биш ел бергә тереклек иткән хатынын аерып җибәрә дә аңа балалары белән күрешергә дә рөхсәт итми. Г.Тукайны җәмгыятьтәге закон "саклаучыларның” хатын-кызларга мөнәсәбәте аеруча кызыксындыра. "Алай-болай” фельетонында ул "Бәянел-хак” газетасында басылып чыккан "тәртипсез мәкалә” һәм "майламаган көпчәк арасыннан чыккан шигырьләрнең” авторлары- Садыйк, Сабир, Гариф муллалар, бер мәзин, бер карга имзалары белән чыккан бәндәләрнең хатын-кызларга карашы айгырлардан, үгезләрдән, ата чебеннәрдән бер дә узмаганлыгын яза. Г.Тукай хатын- кызга мөнәсәбәтне, аның хәлен адрессыз әсәрләрдә яки җыелма образ һәм картиналарда да чагылдыра. 1906 нчы елда "Уклар” журналында урнаштырылган "Татар хатыннарына” исемле публицистик шигырендә хатын-кызның драматик язмышын тоемлы итеп сурәтли. Ул татар җәмгыятендә сукыр, чукрак, сатлык товар. "Фөрьяд” шигырендә геройның тормышы тыгыз биләү белән чагыштырыла. Аның күңеле сынган, хокуксызлык җәфасыннан изелә, кояш күрми,сахра күрми, китап битенә күз салмый.Чөнки болар барысы да тыела. Ул-зур корсаклы бер исерек ирнең дүртенче хатыны. Бу ир баш июне, табынуны ярата, сүгенә, кычкырына, һәр хатынының котын ала. Кыскасы, хатын аның "алдында бер утын”. Хатын-кызны кимсетә, хурлый торган гореф-гадәтләргә, хорафатларга шагыйрь-публицист каршы чыга. Ул заманда матбугатта шаулаган кайнар бәхәсләрнең бер төене хатын-кызның качуы мәсьәләсе була. Бу кыргый гадәткә Тукай көчле аваз сала.("Хакны инкарь итү”, "Янә Тәрҗеман”га). Хатын-кызның кол кебек гомер итүен хәтта "Гыйшык уты” парчасында да күрсәтеп китә. Мулла-мунтагайлар яки байларның хатыннарына хайваннарча мөнәсәбәтен гәүдәләндерә. "Кыска аяк”, "чүпрәк баш”, "ярты акыл” дип эндәшүләренә ачуы чыга. Шагыйрь – публицист хатын-кызларны тоташ бер масса итеп кенә карамый. Аныңча, алар арасында төрлесе бар. Бай хатыннары, өшкерүче- төкерүче, мещанкалар, фәхишәләр. Бар җиң сызганып милләткә хезмәт итәргә керешкән туташлар һәм ханымнар.Беренче төркемгә керүчеләрне искелек калдыклары, ә икенче төремгә керүчеләрне халыкка хезмәт итүчеләр, ди. Беренче татар артисткасы С.Гыйззәтуллина-Волжскаяның гражданлык һәм сәнгать батырлыгын күтәреп ала ул. Аңа үзенең атаклы шигырен багышлый, аны сәхнәдә кояш белән тиңли. Карагрухчылар тарафыннан артисткага һөҗүм ясалгач, Г.Тукай аны юатучы була, аңа атап шигырь чыгара :”Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дәньясын”,-дип илһамландыра. Г.Тукайның беренче публицистика әсәрләрендә милләтнең мөгалимәләргә дә мохтаҗ булуын язып чыга. Ә соңгы чыгышларында бу проблеманың кимүен күрсәтә. Киләчәккә өмете тагын да зуррак. Г.Тукайның алдан күргәннәре чынга ашты. Бөтен катлау кешеләре тигез хокуклы кешеләр булып өлгерде.Бу казанышка авыр көрәшләр нәтиҗәсендә ирешелде һәм анда шагыйрь-публицистның да өлеше бар. Күз ачып йомган арада яшәп калган кыска гомерендә дә даһи Тукай үз халкына күңел байлыгын берничә гасырга җитәрлек итеп язып калдырган. Аның егерменче гасыр башында язган әсәрләре бүген дә бик бик актуаль, гүя шагыйрь үлмәгән, тормышыбызның бүгенге күңелсезлекләрен күреп, шуларга йөрәге әрнеп иҗат итә кебек. Тукайдан соң күп сулар акты, еллар үтте. Илебездә төрле үзгәрешләр булды. Әмма Тукайга булган мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә.Аның иҗаты һаман да дулкынландыра, уйландыра, дәрт бирә, яшәүгә ямь, күңелгә рухи азык өсти.

Меню сайта

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0