I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Суббота, 20.04.2024, 10:24

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Образ Тукая в творчестве С.Хакима | Регистрация | Вход

Тимергалиева Ильсия ученица 11 класса

Фардеева Халида Газизовна, учитель высшей квалификационной категории г.Казани

Тукай – һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителәчәк шагыйрь. Ул сине туган көнеңнән алып ахырына чаклы озата килә. Сибгат Хәким. I Сибгат Хәким – халык шагыйре Тау халыклары арасында " көмеш кашык кабып туган” дигән бер мәкаль бар. Табигать тарафыннан әкият, җыр – шигырь чыгару сәләте бирелгән, телгә оста кешеләр турында сөйләгәндә, алар " бу кеше авызына көмеш кашык кабып туган " . диләр. Шикләнмичә әйтергә була, күренекле татар шагыйре, Габдулл Туай исемен Дәүләт премиясе лауреаты Сибгат Хәким- шундый бәхетле кешеләрнең берсе. Аның "көмеш кашыгы” – үзенә бабаларыбызның мең еллык тәҗрибә һәм акыл көчен сеңдергән , шигъри бизәкләргә бай, сыгылмалы халык теле. Булачак шагыйрь Казан артында туа. Казан арты исә элек-электән җырлы як булуы, үзенең зур шагыйрьләре , укымышлы уллары – гыйлем ияләре белән дан тоткан. Биредә татар әдәбиятының классигы , халык шагыйре Габдулла Тукай туган. Үткәннең курку белмәс шагыйре һәм акыл иясе Курсави татар драматургиясенең атасы Галиасгар Камал Казан артыннан чыгалар. Гомәр Бәширов, Фатих Хөсни, Рафаил Төхфәтуллин , Гариф Ахунов кебек танылган әдипләр шунда туып, шунда үсәләр. Булачак шагыйрьнең балачагы әнә шул җырлы-моңлы якта, төгәлрәк итеп әйткәндә, Арча районының Күлле-Киме авылында уза. Сибгатнең ата-бабалары урман әрчеп, арыш, карабодай иккәнәр. Көлсу туфраклары , уңдырышсыз бу җир генә туендырып тора алмагач,чит авылларга китеп, балта остасы булып йөргәннәр. Балта остасы буларак , әтисенең даны бөтен тирә-якка таралган, ә үзенә ул юньле – башлы бер өй да сала алмаган. Хәерчелек акча артыннан куарга мәҗбүр иткән. 1921 елгы ачлык вакытында әтисе белән абыйсы Рәхим, эш эзләп, ерак Украина далаларына чыгып китә. Һәм шул китүдән берсе дә кире әйләнеп кайтмый: кайдадыр юлда тиф белән авырып, егылып калалар. 10 яшьлек Сибгатнең күз алдында , ачлыктан шешенеп , бабасы белән сеңелесе Разия үлә. Ул үзе дә көч-хәл белән генә аяктан егылмый кала. Кыен чакта бәрәңге белән булса да марилар аңа ярдәм итә.Шагыйрьнең балачагы авыр хезмәт белән үтә. Сибгат Хәким хәтерендә балачак еллары үзләренең бары тик авыр , кыен яклары, ачлык-хәерчелеге белән генә сакланып калмаган. Кыен яклар белән беррәттән ,матур истәлекле , якты хатирәләр дә күп булган. Биредә ул беренче мәртәбә Тукай әкиятләрен тыңлаган, Тукай шигырьләрен ишеткән. Тагын халыкның гүзәл җыр әкиятләре булган бит әле. Шулар аны шигъриятның олы юлына алып чыккан. Халык җырларын , Тукай моңнарын тыңлап-ишетеп үскән Сибгат кечкенәдән кулына каләм ала, күңелендә ташыган уй-хисләрен "рифмалашкан юлларга” салырга тырышып карый. Күрәсең, аның шул өйрәнчек шигырьләрендә үк нәрсәдер булган инде. Юкса, укытучысы Фәрит Гасыймов күңел күтәрерлек мактау сүзләре әйтер идемени... Бишенче класстан алып Сибгат әдәби-иҗат түгәрегенә йөри, стена газетасында һәм үз мәктәпләрендә чыга торган кулъязма журналда шигырьләрен бастыра башлый. Шулай бервакыт Күлле-Киме авылына Гадел Кутуйның сеңелесе Һава Кутуева килә. Кичәдә Сибгатнең шигырьләрен тыңлагач , ул аны үз янына чакырып ала да: - Сездә шигырь язарга талант бар, яшь егет.Укуыгызны дәвам итәргә кирәк,- ди. Сибгаткә ул Казанга килергә киңәш итә, адресын калдыра, укырга керергә дә булышырмын ,ди.1930 елның җәендә 18 яшьлек крестьян егете, гомерендә беренче мәртәбә туган җиреннән аерылып, таныш булмаган чит-ят шәһәргә килә. Бирегә килгәч, Һава Кутуеваның ярдәме белән , башта татар рабфагына укырга керә, соңыннан педагогия институтына күчә. Казанда аның иҗаты да чәчәк ата. Язасы да язасы тик... Сугыш башлана. Беренче көннәрдән үк С. Хәким алгы линиядә, иң куркыныч участокларда илне дошманнан саклау өчен көрәшә. Взвод командиры Сибгат Хәким башта Ржев янындагы, соңрак Курск дугасындыгы канлы, авыр сугышларда катнаша. Мондагы гаять каты бәрелеш уртасында сугыша. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Соңыннан сугыш темасы шагыйрь иҗатында киң урын ала. Сугыштан соң да халык язмышын кайгыртып яши, тормышның үзәгендә булырга тырыша. Мондый кешегә, күргән – белгәнәрен, кичергәннәрен язу өчен, бер гомер генә җитмидер. С. Хәким дә бик күпләр шикелле иҗатын төгәлли алмагандыр, әмма язылган кадәре дә аны күренекле шагыйрь итеп таныта. Ул Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек була. Шагыйрь татар халкын Тукайда таный Минем кулыма Сибгат Хәкимнең " Халык язмышы - шагыйрь язмышы” дигән китабы килеп эләкте. Әмма монда шигырьләр түгел, шагыйрьнең әдәби – публицистик мәкаләләре тупланган. Китап битен ачу белән мине шул нәрсә җәлеп итте: шагыйрь эпиграф итеп, Тукайның шигъри юлларын алган.Мине бу бик кызыксындырды һәм китапны йотлыгып укый башладым. Монда күп урыннар Тукай турында, аның бөеклеге, үлемсезлеге хакында. Сибгат Хәким " Тукай дәфтәре” исемле дәфтәр ачкан. Берәр фикер яки берәр шигырь искә төшсә, шунда теркәп куя торган булган. Мәсәлән: Кирәк түгел төрле афишалар, Кирәк түгел төрле игъланнар, Бәйрәм икән, юбилее икән Тукай үзе йөри иң алдан. .Тукай иҗаты турында С. Хәким болай дип яза:” Туган тел –Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. Менә Тукай теле нинди киң мәгънәдә кулланыла бездә.Тукай иҗаты туган телнең чагылышы булып калды.Тел тормышның бөтен фәлсәфәсен шигъри могҗизага әйләндерә кебек. Тел турында уйлануларым да " Тукай дәфтәрендә” Утырам тирә - юнемдә, Янымда күп сабыйлар; Миңа бу олы тәхетне Калдырган Курсавилар. Мәрҗани анда утырган, Тукайлар булган шаһы; Алар саклаган күк сакла – Бер генә аның шарты. Минем " Тукай дәфтәрендә” Нәкый Исәнбәт, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Әхмәт Фәйзи һәм башка бик күпләрнең таланты тагын да яктырак янсын өчен Тукай кирәк булган, Тукайсыз алар тоныграк күренерләр иде дип язып куелган. Нигә? Әдәбият зур нигездә күтәрелсә нык. Тукай бу яктан татар әдәбиятының рухи омтылышы, аның өзлексез җирсетеп торган рухы. Тукай телгә алынгач, тагын бер нәрсәне әйтеп үтәсе килә. Тукай миндә идеаль образ булып калды. Аңа табынган кебек мин бер шагыйрьгә табынмадым. Башка шагыйрьләрне мин таланты өчен, әйбәт язганы өчен яраттым. Тукай мине халык рухына алып керде, үз җиремә, үз телемә бик нык бәйләде, аның бәйләп тота торган ниндидер көче бар... Тукайлар минем өчен бары тема гына түгел.. Тукай – халык, традиция, тел, культура, аның рухы. Икенче төрле әйткәндә, шагыйрьлек профессия түгел. Шагыйрь – язмыш. Рус халкын мин Пушкин аша, Некрасов аша таныйм. Татар халкын Тукайда таныйм...” Рефератка куелган максатлар һәм бурычлар: 1 .С. Хәким иҗатында Тукайга багышланган әсәрләрне барлау; 1. Шагыйрь иҗатында Тукай образының чагылышын ачыклау; 2. Әсәрләрдәге мотивларны билгеләү. II Сибгат Хәким иҗатында Тукай образы " Пар ат " поэмасы Сибгат Хәким талантының иң күркәм сыйфатларыннан берсе, ул – мәшһүр шагыйрьләргә һәм язучыларга шигырь багышлау, аларның иҗаты, хезмәте турында уйлану. Ул әсәрләренә Пушкин, Толстой, Чехов, Горький, Блок, Маяковский, Фадеев яисә Г.Тукай, М.Гафури, Ф.Кәрим, М.Җәлил һәм башка язучылар, шагыйрьләрнең исемнәрен шигырьне бизәкләү өчен генә кертми, билгеле, ә бәлки олы сәнгать, чын поэзия символы буларак куллана; бөек классикларның тәҗрибәсен үзенә үрнәк итеп ала, аларча язарга омтыла. Мин эшләргә телим шигырьләрем Алар кебек җиренә җиткереп; Яшәсеннәр миннән соң да әле Үзем кебек матур иттереп. 1939 елда язылган "Теләк” шигыреннән алынган бу юллар шагыйрьнең иҗади программасы булып яңгырый. Шулай да С.Хәким поэзиясендә иң күп очрый торган һәм аның өчен иң кадерле булган бер исем бар. Ул – Габдулла Тукай исеме. С.Хәкимнең Тукай образына мөрәҗәгать итүенең сәбәбе, ул шагыйрьнең Тукай туып - үскән Казан артына, Кырлай якларына мәхәббәте. С.Хәким "аерата матур, аерата сихерле” Казан артында , яшьтән үк " халык шагыйре Габдулла Тукайның эзләнүләрен күреп, аның " Шүрәле” " Су анасы "әкиятләрен күреп үсә.Һәм шагыйрьнең Казан артына, Кырлай якларына, Тукайга карата мәхәббәте хисләре беренче мәртәбә " Пар ат” ( 1938 –39) поэмасында гәүдәләнә. Әсәр нинди дә булса тоташ бер сюжетка корылмаган, ә төрле мотивларны , хис һәм кичерешләрне үз эченә алган лирик монолог рәвешендә язылган. Автор ( лирик герой ) "пар атларда утырып”, " җылы, якты хисләр эчендә” үзенең туган якларына кайтып килә. Кырлай яклары белән очрашу геройның күңелендә Тукайны искә төшерә, бу очрашудан туган тойгылар ташкыны Тукайга төбәлә, аны сагыну хисләре булып агыла башлый: Язлар килгәч, Кырлай урманында Көязләнеп үсә яшь каен Яшел ботакларын түбән иеп, Ул сагына җырчы Тукаен. Бөтен Кырлай ягы, бөтен табигать үзенең кочагында туып-үскән , уйнап көлеп йөргән "кыю дустын , яшьлек иптәшен” сагына. Алдагы юлларда да автор Тукайны олылау, мактау сүзләрен дәвам итә. ”Яшь каендай матур тулыланып , шаулап үсеп килгән чагында,- ди ул,- янып торган якты йолдыз сүнде унөченче елның язында. Аннан соң Сибгат Хәким хисләрнең агышында кинәт борылыш ясый , туган якны , аның кешеләрен , табигатен – "чәчәк аткан алма бакчаларын , үрмәләп үскән гөлләрен ,әвен, кибәннәрен, болыннарын, иркен кырларын” мактауга күчә. Поэманың бу юллары Тукайның " Туган җиремә” шигыре стилендә язылган, аның традицияләрен яңа шартларда дәвам иттерү булып яңгырый. Алдагы өч бүлектә сүз турыдан-туры Тукай турында бармый . әмма бу очракта да геройның хис-кичерешләре теге яки бу рәвештә Тукайга әйләнеп кайта , куелган теманы сурәтләү яисә поэтик фикерләвен характеры белән Тукайны искә төшерә. Соңгы, бишенче, бүлектә Тукайга күбрәк урын бирелә. Монда автор үзенең әнисе белн очрашу, сөйләшү эпизодын бирә һәм бу диалог тулысы белән Тукайга багышланган. Сөйлә, әнкәй берәр хатирәне. Үткән көннәр алга килсеннәр, Утызга да җитми шагыйрь Тукай Газапланып үлгән , дисеннәр. Авторның әнисе унберенче елның җәендә Тукайның авылга кунакка кайту көннәрен искә төшерә. Аның сөйләвеннән безнең күз алдыбызга " моңсу карашлы” , ютәлдән интегүче авыру шагыйрь образы килеп баса. Күз алдыннан һич тә китәсе юк, Ямаулы иде аның өс-башы, Чәч алдырган, мунча кереп йөри, Аз сөйләшә моңсу, карашы... Бу сүзләр укучыда Тукайга карата кызгану хисе уяту максаты белән әйтелә. Дөрес, Тукай тормышының, шәхси язмышының күңелсез яклары күбрәк басым ясау, төсләрне артык куерту мәсьәләне берьяклырак чишү булыр иде. Ләкин, икенче яктан, шуны да истә тотарга кирәк. Өстә китерелгән юллар авторның әнисе - гади татар хатыны авызыннан әйтелә һәм бу очракта шуның белән аклана да. Шунысы характерлы, гади авыл хатыны өчен дә Тукай " җыр китаплары язучы зур кеше” булып кала. Поэманың эчтәлеге без күрсәтеп үткән темалар яисә мотивлар белән генә чикләнми, әлбәттә. Аның зур генә өлешен, мәсәлән, авылдагы тормыш күренешләрен сурәтләү алып тора. Туган якларына сәяхәт итүче герой тирә-як авылларны, андагы үзгәрешләрне, кайнап торган тормышны күзәтеп кайта. Әмма поэманың барлык бүлекләрендә дә сүз турыдан-туры Тукай турында бармаса да, әсәр үзенең исеменнән алып соңгы юлларына кадәр " бөек Тукай рухы” белән сугарылган. Автор үзен Тукай белән бер рәткә куя, үз язмышын аныкы белән чагыштыра, үзенең шагыйрьлек миссиясен аныкы белән бер итеп карый. Болар барысы да Тукай образын, аның рухи омтылышларын теге яки бу күләмдә кузалларга мөмкинлек бирә. Шагыйрьнең теле гади, рәхәтләнеп укыйсың,Тукайның үзе һәм аның иҗаты тагын бер кат күз алдыннан үтә. " Шагыйрьнең балачагы " поэмасы
Шушы рефератны язу барышында мин Сибгат Хәкимнең тагын бер зур поэмасы белән таныштым. Бу әсәрдә Г. Тукайның " шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә, кызык кына үткән” балалык елларын үз эченә ала. Без аның шул чордагы тормышы белән "Исемдә калганнар” дигән әсәре аша да таныш, әмма Сибгат Хәким поэмасында Габдулланың психологик портреты, сабыйның хис – кичерешләре бөтен табигыйлеге белән сурәтләнгән. " Тукай биографиясе – дөнья әдәбияты тормышындагы иң драматик биографияләрнең берсе”, - дип яза Сибгат Хәким "Тукай” исемле мәкаләсендә. " Болай караганда Тукай узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч – Кырлай- Өчиле –Казан – Уральск. Яңадан Казан...Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига! Габдулланың фаҗигале бу тормышы поэманың беренче бүлекләрендә үк күренә башлый . Менә " берни белмичә уенчыклар белән” уйнап утырганда, Габдуллалар өенә” ят бер карчык” килеп керә. Бу вакыйганың бөтен драматизмы шунда , өч яшьлек сабый карчыкның үзен алып китәргә килүен аңламый, юмалар өчен биргән шикәр кисәген тотып, өстенә киенә башлый. Кунак булып тиздән кайтырмын дип, Җыенып ята карчык өенә. Гомерлеккә иде бу аерылу. Ул күзләрен тутырып карады, Гүя менә шушы усал карчык Бутап йөри ике араны... Яисә менә барыбызга да билгеле булган бер вакыйга: йокы алдыннан ишекне бикләү өчен Габдулла өйалдына чыга , ләкин ишекне ачалмый, "күлмәкчән килеш, яланаяк басып тора берүзе”. Җил уйнады кереп ярыклардан, Тынды кинәт ишек кагучы. Ишетелде эчтән:” Кер , килмешәк!”- Дип тиргәнгән карчык тавышы... Тормышның һәр көнендә Габдулланы нинди дә булса күңелсез вакыйга, фаҗигале хәлләр сагалап тора. Әлбәттә, Сибгат Хәким Габдулла тормышының бу якларын сурәтләү белән генә чикләнми" ... Үзенең поэмасында ул Габдулланың характерын формалашу, җитлегү, тормыш тәҗрибәсен туплавын сурәтләп бирә. Габдулла акрынлап халыктан, туган җирдән үзенә рухи көч ала бара. Шуны да әйтергә кирәк, Сибгат Хәким поэмада шул чор татар авылын, крестьян халкының тормышын да сурәтли. Монда, кичләрен бергә җыелышып, үзләренең кайгыларын уртаклашучы хатын-кызларны да, "төлке тунга төренеп” базарга чабучы сәүдәгәрләрне дә, урманга утынга баргач катып үлгән ярлыны да күререгә мөмкин. Бу чынбарлык күренешләр башка "йортсыз-җирсез калган ятимнәрнең-сабыйларның” хәле кебек үк, Габдулла язмышының типиклыгын күрсәтүдә ярдәм итәләр. Сибгат Хәкимнең "Шагыйрнең балачагы” поэмасы композицион яктан төгәл һәм җыйнак эшләнгән . Моңа автор отышлы бер алым куллану, ягъни вакыйгаларны Габдулланың апасы Саҗидә исеменнән сөйләтү нәтиҗәсендә ирешә. Габдулланың балачак тормышы турындагы хикәяне Саҗидә исеменнән алып бару әсәрдә төрле яктан аклана. Чөнки Саҗидә Габдулланың сабый чакларын яхшы белә, булачак шагыйрь тормышында ул иң якты нур, "ак фәрештә кебек” кеше, аның ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә : Мин булмасам кем юатыр иде Якты чырай белән энемне, Яшерен генә аңа бирә идем Үземә дип кискән телемне. Поэманың төп өлешен Саҗидә исеменнән сөйләтү, үз чиратында, әсәрнең кайбер үзенчәлекләрен дә билгели. Мәсәлән, Саҗидәнең монолог-хикәясе урыны-урыны белән кайгылы һәм сагышлы хисләргә төрелеп бирелә, монда Габдулланың кыенлыклар белән үткән сабый чагын искә төшерү дә, үз энесен сагыну яисә үзенең кайгы-моңнарын белдерү дә бар: Шаян көннәр сузылып артта калды , Тик йөрәктән китми эссесе, Күп авырлык килде, барын җиңдем, Бу соңгысы - иң-иң көчлесе,- ди Саҗидә үз хикәясенең беренче юлларында ук. Шул ук вакытта үзенең энесе белән горурлану, үзенчә бәя бирү дә бар бу монологта: Гомер юлын сөйләп бетерергә Җитәр микән тик бер кич кенә. Һәр шигырендә аның, һәр юлында Яшәү тавышы чыңлап ишетелә. Әлбәттә, төп хикәяне Саҗидәдән сөйләтү, хәлләрне дә аныңча аңлату, аныңча бәяләү дигән сүз түгел. Хикәяләү барышында автор үз фикерләрен белдерүгә күчә.Саҗидәнең кичерешләре авторныкы белән аралашып баралар, кушылып китәләр һәм аныкы булып яңгырый башлыйлар. Гомумән поэмада лирик башлангыч зур урын алып тора. "Шагыйрьнең балачагы " поэмасына керештә автор болай ди: Мин геолог түгел, тик шулай да Катлаулы һәм нечкә эшем бар, Йөрәкләрдә яткан энҗеләрне Эзләп таба торган көчем бар. Сибгат Хәкимнең лирик буларак көче аның беренче шигырьләрендә , поэмаларында, шул исәптән "Шагыйрьнең балачагы” әсәрендә дә, бик яхшы сизелә. Поэманың эчтәлеге, хикәяләү - барысы да тирән лиризм белән сугарылган. Шушы поэманы укыдым да уйга калдым: шулкадәр авыр тормыш юллары кичереп. ничек шулай шагыйрь була алды икән ул? Сибгат Хәкимнең бу әсәрен тәэсирләнмичә, уйланмыйча уку һич мөмкин түгел. Сине тетрәндерә дә, сокландыра да ул. . Әсәрдәге лирик чигенүләр эчтәлеге һәм функцияләре белән бик төрлеләр. Алар поэманың барлык бүлекләрендә дә кулланылган, я автор, я геройның әнисе һәм апасы исеменнән әйтеләләр. Шулай автор халык җырлары , такмаклар яисә Тукайның истәлекләреннән, хатларыннан һәм шигырьләреннән алынган өзекләрне кертеп җибәрә. Болар барысы да Габдулла яшәгән чорны һәм геройның образын тагын да ачыграк күзалларга ярдәм итә. Шулай итеп, Сибгат Хәкимнең "Шагыйрьнең балачагы” поэмасы әдәбиятта Тукай образын тудыру юлында уңышлы тәҗрибә булып тора. Тукай темасы алдагы елларда да Сибгат Хәким өчен иң изге темаларның берсе булып кала килә. Дөрес, Сибгат Хәкимнең сугыш чоры яисә сугыштан соң иҗатында Тукай тормышын турыдан-туры сурәтләгән әсәрләре юк, әмма аның шигырьләрендә бөек Тукайны , аның шигырьләрен теге яисә бу формада һәм максатларда искә алулар бик еш очрый. " Шагыйрьнең балачагы " поэмасы
Сибгат Хәким: " мин, шагыйрь буларак, поэзиядә беренче чиратта кеше эзләдем. Халык алдында намуслы, хакыйкатькә турылыклы булган кеше эзләдем... " – ди. Һәм Тукай турында 1971 нче елда тагын бер поэма "Кырыгынчы бүлмә” әсәре туа. Автор Тукай образы турында яңадан уйлана, халык һәм шагыйрь проблемасын фәлсәфи тирәнлектә аңларга, бөек шагыйрьдәге мәңге сүрелмәс шигъри утның мәгънәсен киңрәк ачарга омтыла. Бу поэмада шагыйрь символик рәвештә үзе яшәгән көннәрне Тукай чоры, 20 гасыр башы белән бәйли: Тукай керде өйгә, түргә узды, Күңелләргә әфсүн өрде; Малайлыкның алтын тәхетендә Таҗын киеп Тукай утырды. Тугры Тукай сүзе, аның намусы Сибгат Хәким өчен тормышта иң беренчеләрнең берсе булып тора. Өем тыныч. Аккош күле тыныч, Тыныч түгел нигә бу җаным? Чорны чорга куеп карыйм, Вөҗданына аның - вөҗданым. Өч гомерен аның яшәп җирдә. Чагыштырыр эшем бармы соң? Поэмада " Болгар” номерларындагы Тукай бүлмәсе – кырыгынчы бүлмә күрсәтелә. Бүлмә кысан, салкын, тик аның йозагы да, ачкычы да юк.Ул дуслар белән тулы, ул Тукай күңеленең киңлеге белән олы. Тар, кечкенә... Монда Казан, Җаек, Монда Уфа, дуслар еш кергән, Бу бердәнбер бәйсез дәүләт, шуңа Үзенеке иткән Пушкиннар. Автор шул тар, кечкенә Тукай бүлмәсе аша бөтен дөньяны күзаллый һәм тормышны төрле яктан бәяләргә тырыша: Киләм, торам. Төн берүзем калам, Почмагына җилләр кар өйсен; Күмә алмас, текә борылыш ясый Шушы чатта минем тарихым... "Болгар чаты” – халык өчен .поэзиябез өчен иң изге, тарихи чат, ди шагыйрь.чөнки ул: Бертуктаусыз килеп сугылган чат, Халык монда җанын бушатты; Кырлай юлы, ерак Җаек юлы. Шагыйрь юлы урый бу чатны. С. Хәким үзенең олыгая баруын да сиздерә,аның күңеле тыныч түгел, ул һаман яңа шигърият үрләренә омтыла, әле җырланмаган җырларны тагын да көчлерәк җырлыйсы килү хисләре эчендә яши һәм бу юлда бөек Пушкин, Тукайларга кат – кат мөрәҗәгать итә. Әсәрнең мөһимлеге шунда: С. Хәким Тукайның авыр язмышын үзалдына түгел, бәлки мәгьлүм тарихи чорның чагылышы итеп сурәтли. Тукай язмыш колына әверелми. Ул бар халәте белән язга ашыга, Петербургка, Пушкин яшәгән җирләргә килә. "Туган теленең” укучы балалар тарафыннан җырлануын тыңлап, үзенең җиргә бушка килмәвенә ышана. Тукай үлемен сурәтләгән юлларда шагыйрьнең фикерләве аеруча тәэсирле. Тукайны югалту халык йөрәгенә авыр яра булып ята, Фатих Әмирханның "моннан соң болай булмасын” диюе бөтен татар халкының үз – үзенә биргән анты булып яңгырый. "Кырыгынчы бүлмә - үзенчәлекле, яңача яңгырашлы җитди әсәрләрнең берсе. Поэманың соңгы юлларында бик хаклы әйтелгән фикерләр, теләкләр киләчәктә дә телебезне, халкыбызны аның үткән тарихын, Тукайларны кадерләргә, онытмаска өнди. Бөек эшләр илдә кылганда Күтәрелә ул да, аның бүген Казан мәйданында, Кырлайда Һәйкәлләре әйләнгәнен күрдем ( Яңа буын, көн дә кил монда), Тукай васыять иткән " Туган телнең” Әйләнгәнен күрдем гимнга, Шул гимнда мәңгелеген күрдем, - Мәңгелеген раслап, йомгакла. "Кырыгынчы бүлмә” поэмасы шагыйрьнең анда Тукай язмышы, аның татар халкы тарихындагы урыны турындагы уйланулары белән укучы күңелен дулкынландыру, олы кичерешләр тудыру көченә ия. Шигырьләрдә Тукай образы Тукай образы, ялкынлы лирикасы С. Хәкимгә илһам бирә. Аның " Шүрәле” һәм "Тукай һәйкәле алдында” шигырьләре бигрәк тә характерлы. Монда да башка шигырьләрдә билгеләнгән мотивлар, фикерләр дәвам иттерелә, тагын да киңәйтелә.Без Тукай исеменә лаеклымы, аның васыятьләрен үтибезме. Шагыйрьнең традицияләрен ничек дәвам итәбез һ. б – менә нинди уйлар борчый лирик геройның күңелен. Үз иҗатыңны бөек Тукай әсәрләре югарылыгыннан чыгып бәяләү, мәсәлән, " Шүрәле” шигыренең төп фикере булып тора: "Шүрәлегә” тиңләшәсең килсә, Бел сәнгатьтә нинди үр барын; Үт Кырлайдан Канадага чаклы, Канаданың яктырт урманын. Һәм бу хисләргә бәйле рәвештә исә "шигърияте тирән, рухы тирән” " Шүрәлене” мактау әсәрдә Тукайны олылау булып яңгырый: Йөрәгендә халык моңы аның, Мәңге үлми торган саф моңнар; Ул саф моңнар еллар һәм чорларның Кайнар җаны аша саркылган. Күләм ягыннан кечкенә булган лирик шигырьләрдә дә С. Хәким күп төрле хис – кичерешләрне ачып бирә алган. III Йомгаклау Мин бөек шагыйрь С.Хәкимнең Тукай турындагы әсәрләрен укып, өйрәнеп чыккач гаҗәпкә калдым: булса да булыр икән кешедә шулкадәр талант! Үзем өчен мондый әсәрләр миңа нәрсә бирде соң? Беренчедән, шигъри юллар белән язылган әсәрләр Тукайны тагын да олыларга өндәде. Икенчедән, Сибгат Хәкимнең үзенең дә бөек шагыйрь булуын төшендерде. Өченчедән, телебезнең шулкадәр саф, бай икәнлегенә инандым, чөнки С.Хәким шундый матур, шундый гади тел белән язган. Ул мине шигърият дөньясына, әдәбиятка якынайтты. Мине генә түгел, бик күпләрне шуңа этәргән икән ул. Бу турыда танылган шагыйребез Шәүкәт Галиев болай ди: " Безне шигьрияткә Тукай китергән, Тукай кавыштырган, Җан берлегебез дә Тукайда. С. Хәкимне дә мин Тукай аша хәтерлим. Тукайга багышланган поэмаларын ярты гасыр элек китапханәдән алып укуым күз алдымда. Тәэсирләрем дә истә. Тукайга якын – күңелгә якын! Аны олылау, халык рухы белән бер итеп күрү Сибгат Хәкимнең иҗатында гомере буе яңара торды. Тукай, дип кабатласа да, шигъриятендә кабатланмады. Татар күңелендә Тукаена мәхәббәтне яңартып торган иң тугрылыклы шагыйрь ул. Бу аның рухи халәте, яшәү мәгънәсе, илһамы –януы, иманы иде.” С. Хәкимнең Тукай турындагы әсәрләре күп шәхесләрне тәэсирләндерә, аның шулай икәнлеген дәлиләү өчен Гамил Афзалның " Сибгат Хәким Кырлайда” дигән шигыреннән өзекләр китереп үтәсем килә.
Шагыйрь йөри Кырлай урамында,
Кырлай каннарын сагынып килгән.
Кояш төшкән урман аланында
Котырып үскән чабылмаган үлән.
.....................................................
 Шагыйрь сөйли каеннарга карап,
Йөзе уйчан, ак чәчләре сирәк.
...Казан юлы белән кайта " Пар ат”.
Тукай моңы белән тулы йөрәк. .
.........................................................
Шулай итеп, Сибгат Хәким әсәрләрендәге Тукай образы күпләрне дулкынладыра, татар әдәбиятына чиксез мәхәббәт тәрбияли. Бу турыда яраткан шагыйребез Илдар Юзеевның мондый шигырь юллары бар:
Тәүге җырың да, соңгы җырың да
Халык турында, Тукай турында.
Халкың да синең рухыңны саклар,
Түбән төшерми, биек урында.

Меню сайта

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0