Туган телем – Тукай теле
«И туган тел, и матур тел
Әткәм - әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.»
Бу юлларны олугъ Тукай,
Юкка гына язмаган!!!
Туган телнең матурлыгын,
Гомерлеккә данлаган.
Мәшһүр Тукай салган бит ул,
Туган телнең нигезен.
Ата-бабалар саклаган,
Татар теле нигезен.
И Тукаем! Син теләгән буын,
Йөрәк салды синең өндәүгә.
Васыятеңнең аңлап олылыгын,
Тапшырырга диеп яшьләргә. |
|