I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Пятница, 26.04.2024, 03:01

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА КОЯШ ОБРАЗЫ” | Регистрация | Вход

 

Саба муниципаль районы , Шәмәрдән лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Алсу Илфат кызы.

Укытучы : Хаева Диләрә Илгиз кызы

Тезис
Татар халык шагыйре Габдулла Ту­кай — әдәбиятыбыз күгендәге иң якты, иң кадерле, иң газиз шәхесләрнең берсе. Аның әдәби мирасы — безнең горурлыгыбыз, исеме һәм язмышы культурабыз тарихы белән аерылгысыз . Аңардан башка татар культурасы һәм сәнгатенең XX йөздәге үсешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Г. Тукай гомеренең соңгы көннәренә кадәр революция кабызган азатлык идеаллары белән рухланып иҗат итә.Үз идеалларына турылыклы булып кала. Шагыйрь үзенең иҗатында Кояш образын, иң башлап, рус поэзиясенең бөек әдипләрен сурәтләү максатыннан алса, тора-бара Кояш белән татарның талантлы улларын тиңли. «Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса Кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш»,— ди шагыйрь үзенең «Кыйтга» дигән шигырендә, Кояш образына шагыйрь балаларга багышлап язган шигырьләрендә дә еш мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, «Эш» шигырендә ул: Күр, ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра, Көнозын күктә йөзә һәм көн буена яктыра. Син кояштан үрнәк алсаң ,иҗтиһат итсәң һаман, Күп арасында, кояш күк,' ялтырарсың бер заман, «Яңгыр илә Кояш» шигырендә дә Г. Ту­кай Кояш образын сурәтли, аның мактаулы хезмәтенә дан җырлый. Аны Яңгыр белән бәхәстә җиңеп чыгучы итеп бирә. Шул ук вакытта Кояш кирәк урында юл куючы, аңлы эш итүче батыр кыяфәтендә сурәтләнә «Өметсезлек», «Читен хәл» шигырьләрендә ул, Кояшка мөрәҗәгать итеп, Җир йөзендәге ямьсез тормышны күрмәс өчен, кире кереп китәргә, кара тапка әйләнергә куша. Чөнки Кояш яктыртканга карап кына, җирдәге тормышны үзгәртеп булмый, дигән фикерләр әйтә. Ул халыкны азатлыкка өнди һәм ту­ган ил, туган җиргә карата мәхәббәт хисләрен җырлый. Татар халкының һәрбер адым алга китешенә куана. Шул уңайдан шагыйрь «Мәдхия» шигырен яза. Күр, ничек иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина,— дип, татар артисткасының сәхнәгә чыгуын Кояшка тиңли. Г. Тукай өчен табигать күренешләре дә зур илһам чыганагы булган. "Җир йокысы”, «Ай һәм Кояш», «Кояшка бер сүз», «Иртә», «Мәктәптә» һ. б. шигырьләрендә әнә шул нәрсә ачык чагыла. Кояш образын шагыйрь һәрвакыт мәрхәмәтле, ярдәмчел итеп тасвирлый. «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигырендә Кояш, сынау өчен, баланы урамга уйнарга чакырып карый. Баланың мондый кызыктыруларга бирелмичә, нык торуы, ихтыяр көченә ия булуы Кояшка ошый. Ул укучыны тәбрикләп, мактап, сәламләп елмая һәм көлә,— баланы нурлары белән иркәли. Алда әйтеп үткәнемчә,Г. Тукай баштарак рус классикларын Ко­яшка тиңләсә, тора-бара үз милләтебез — татар халкы арасында да Кояшка тиңләрлек кешеләр таба. Шундыйларның берсе — большевик Хөсәен Ямашев. «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» исемле шигырен Г. Тукай аңа багышлый. X. Ямашевның үлүе уңае белән 1912 нче елда язган әлеге шигырендә ул аны Кояш белән чагыштыра: Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнт: Карны, бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп,— ди. Г. Тукайның карашларының киңәюенә рус классик әдәбияты сизелерлек йогынты ясаган. Акылның көченә, анын, Кояш кебек яктылыгына дан җырлаган татар шагыйренен, иҗатында А. С. Пушкинның зур роль уйнавы бәхәссез. «Пушкинә» шигыре үзе генә дә моның шулай икәнлеген раслый. Г. Тукай турыдан-туры Пушкинга мөрәҗәгать итә, аның шигъри дөньясыннан үзенә бетмәс-төкәнмәс рухи көч, якты уй-хисләр таба. Шунысы әһәмиятле, Пушкинның «Да здравствуют музы, да здравствует разум!.. Да здравствует солнце, да скроется тьма!» дигән чакыруы татар шагыйренең күңелендә дә көчле яңгыраш тапты. Шуңа күрә Г. Тукай иҗатындагы акыл, күңел көрлеге, өмет, Кояш һәм Йолдыз образлары беренче булып А. С. Пушкин поэзиясенә мөнәсәбәттә чагылды. Г. Тукай рус классик язучыларына зур хөрмәт һәм ихтирам белән караган, шуны үзенең иҗатында да чагылдырган. Г. Тукай үзе дә кояштай күркәм кеше булган. Шуңа күрә ул халык шагыйре булып, үз Ватаныньң ялкынлы патриоты булып халык күңелендә яши, халык аны үзенең иң якын дусты итеп саный. Шагыйрь образы, күктәге кояш кебек, халык күңелен яктырта, җылыта, аңа рухи көч бирә. Г. Тукай үзенең шигырьләрендәге Кояш образы кебек үлемсез, чөнки аның иҗаты, сөекле образы — халык күңелендә.  Татар халык шагыйре Габдулла Ту­кай — әдәбиятыбыз күгендәге иң якты, иң кадерле, иң газиз шәхесләрнең берсе. Аның әдәби мирасы — безнең горурлыгыбыз, исеме һәм язмышы культурабыз тарихы белән аерылгысыз . Аңардан башка татар культурасы һәм сәнгатенең XX йөздәге үсешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Г. Тукайны әдәбият мәйданына 1905— 1907 нче еллардагы революция дулкыны алып чыга. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул шул революция кабызган азатлык идеаллары белән рухланып иҗат итә, үз идеалларына турылыклы булып кала. Үзе яшәгән җәмгыятьнең яман шешләрен, хезмәт кешеләрен эксплуатацияләүне рәхимсез-рәвештә фаш итә, халык массаларының авыр язмышы өчен чын куңелдән борчыла, кайда һәм нинди милләттән булуларына карамастан, изелүче сыйныф вәкилләренә теләктәшлек күрсәтә. Буржуаз җәмгыять «читлеге»ндә шагыйрь үзе дә интегә. Чынбарлык белән килешә алмавы аның поэзиясендә фаҗигале авазлар булып яңгырый. Аның һәр әсәрендә халыкка, гади кешеләргә Некрасовча тирән мәхаббәт чагыла, хезмәт ияләренең ачлыктан һәм ялангачлыктан, тигезсезлектән һәм гаделсезлектән интегүе күрсәтелә. Чөнки халык арасыннан кутәрелгән, михнәт һәм мәхрүмлекләрне сабый чактан ук үз җилкәсендә татыган шагыйрь гади хезмәт кешесе язмышына битараф кала алмый. Тукай халыкның иҗат көченә һәм рухи куәтенә, батырлыгына, гаделлекнең тантана итәчәгенә нык ышана: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул, әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кеби, гаризый бер хәлдер»,— ди. Тукай өчен халык инсафлык, акыл, матурлык һәм мәхәббәтнең — барысын да гәүдәләндерә. Кояш — кешеләргә, гомумән, бөтен тереклек дөньясына тормыш бирүче табигый көч, нур чәчүче дә.Шуңа күрәдер Тукай үзенең иҗатында Кояш образына еш мөрәҗәгать иткән,чөнки аның халыкны азат, хөр күңелле итеп күрәсе килгән. Г. Тукай үзенең иҗатында Кояш образын, иң башлап, рус поэзиясенең бөек әдипләрен сурәтләү максатыннан алса, тора-бара Кояш белән татарның талантлы улларын тиңли. «Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса Кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш»,— ди шагыйрь үзенең «Кыйтга» дигән шигырендә, Кояш образына шагыйрь балаларга багышлап язган шигырьләрендә дә еш мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, «Эш» шигырендә ул: Күр, ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра, Көнозын күктә йөзә һәм көн буена яктыра. Син кояштан үрнәк алсаң ,иҗтиһат итсәң һаман, Күп арасында, кояш күк,' ялтырарсың бер заман, «Яңгыр илә Кояш» шигырендә дә Г. Ту­кай Кояш образын сурәтли, аның мактаулы хезмәтенә дан җырлый. Аны Яңгыр белән бәхәстә җиңеп чыгучы итеп бирә. Шул ук вакытта Кояш кирәк урында юл куючы, аңлы эш итүче батыр кыяфәтендә сурәтләнә. Мәсәлән: Кояш әйтте: «һаман мин яктырырмын Вә бер дә батмамын, янып торырмын». Кояш әйтте: «Кызам үз нәүбәтемдә». Ә син яу рәхмәтең илә нәүбәтендә». Бу шигырьдә Кояш Яңгырга һәрвакыт килешеп эшләргә кирәклеген искәртә. Таң атып, чәчсә кояш нурлар, шулай ук кузгала, Яктыра, шаулый ерак җирдән күренгән зур кала,— ди шагыйрь «Газаптан соң» исемле шигырендә.  Г. Тукай бөтен гомере буена үз халкының азатлыгы, бәхете өчен көрәшә. Әмма үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрә алмаганлыктан, күңел төшенкелегенә бирелгән вакытлары да була аның «Өметсезлек», «Читен хәл» шигырьләрендә әнә шуны күрәбез. Әлеге шигырьләрендә ул, Кояшка мөрәҗәгать итеп, Җир йөзендәге ямьсез тормышны күрмәс өчен, кире кереп китәргә, кара тапка әйләнергә куша. Чөнки Кояш яктыртканга карап кына, җирдәге тормышны үзгәртеп булмый, дигән фикерләр әйтә. Билгеле, бу чорда Тукай иҗатында чагылган мондый мотивлар тормыш кыенлыклары алдында куркып калу да, песси­мизм да түгел. Намуслы әдипнең рус чынбарлыгы шартларында кешенең хакыйкатькә һәм гаделлеккә булган омтылышларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге булмавын аңлаудан туган сызлану гына ул. Ләкин Тукайның халыкка булган ышанычы бервакытта да сүнми. Ул үзенә илһам көчен, иҗат материалын һәрвакыт хезмәт халкы арасыннан эзләде. Тукай шигъриятендә халыкның уй-хисләре, шатлыклары, зары һәм моңы, болыт каплаган диңгез өстендә ярсып күтәрелергә торган дулкыннар кебек, дәрья ярларын тутырып акты. Г. Тукай үзенең бө­тен иҗат дәверендә капиталистик җәмгыять кануннарына буйсынып яшәүгә каршы була. Ул халыкны азатлыкка өнди һәм ту­ган ил, туган җиргә карата мәхәббәт хисләрен җырлый. Татар халкының һәрбер адым алга китешенә куана. Шул уңайдан шагыйрь «Мәдхия» шигырен яза. Күр, ничек иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина,— дип, татар артисткасының сәхнәгә чыгуын Кояшка тиңли. Г. Тукай өчен табигать күренешләре дә зур илһам чыганагы булган. "Җир йокысы”, «Ай һәм Кояш», «Кояшка бер сүз», «Иртә», «Мәктәптә» һ. б. шигырьләрендә әнә шул нәрсә ачык чагыла. Кояш образын шагыйрь һәрвакыт мәрхәмәтле, ярдәмчел итеп тасвирлый:
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы; 
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
(«Бала белән күбәләк».) «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигырендә Кояш, сынау өчен, баланы урамга уйнарга чакырып карый. Баланың мондый кызыктыруларга бирелмичә, нык торуы, ихтыяр көченә ия булуы Кояшка ошый. Ул укучыны тәбрикләп, мактап, сәламләп елмая һәм көлә,— баланы нурлары белэн иркәли. Г. Тукай баштарак рус классикларын Ко­яшка тиңләсә, тора-бара үз милләтебез — татар халкы арасында да Кояшка тиңләрлек кешеләр таба. Шундыйларның берсе — большевик Хөсәен Ямашев. «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» исемле шигырен Г. Тукай аңа багышлый. X. Ямашевның үлүе уңае белән 1912 нче елда язган әлеге шигырендә ул аны Кояш белән чагыштыра: Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнт: Карны, бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп,— ди. Революция алдыннан татар мәдрәсәләрендә башланган хәрәкәтне дә Г. Тукай "Кара көч”кә нәфрәтләнүнең бер мисалы итеп бирә. Россия күләмендә көннән-көн көчәя барган азатлык хәрәкәтенең тәэсире татар мәдрәсәләренең дә иске стеналарын селкетә. Әмма хәрәкәттән әле, Тукай әйтмешли, кайберәүләр йөз чөерәләр. Чаршау кордык, Кояш безгә Нурын чәчеп Җибәрсә дә: Карты тордык, Кудык, безгә Яктылыктан Ни килсә дә,— ди шагыйрь, «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигырендә. Биредә ул ре­волюция идеяләрен кояш нуры дип атый. Г. Тукайның карашларының киңәюенә рус классик әдәбияты сизелерлек йогынты ясаган. Акылның көченә, анын, Кояш кебек яктылыгына дан җырлаган татар шагыйренен, иҗ-атында А. С. Пушкиннын, зур роль уйнавы бәхәссез. «Пушкинә» шигыре үзе генә дә моның шулай икәнлеген раслый. Г. Тукай турыдан-туры Пушкинга мөрәҗәгать итә, аның шигъри дөньясыннан үзенә бетмәс-төкәнмәс рухи көч, якты уй-хисләр таба. Шунысы әһәмиятле, Пушкинның «Да здравствуют музы, да здравствует разум!.. Да здравствует солнце, да скроется тьма!» дигән чакыруы татар шагыйренең күңелендә дә көчле яңгыраш тапты. Менә ни өчен Г. Тукай иҗатындагы акыл, күңел көрлеге, өмет, Кояш һәм Йолдыз образлары беренче булып А. С. Пушкин поэзиясенә мөнәсәбәттә чагылды. Бөек рус шагыйренең шул фикере, Г. Тукайнын, ру­хи юлдашына әверелеп, тормышының һәм иҗатының иң авыр минутларында да киңәшчесе һәм илһамчысы булды. Монда, әлбәттә, беренче урында Кояш образы тора. Мәсәлән:Чыкчы, и фикерем кояшы! Китсен өстеңнән болыт, Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт! И минем яктыртучым! Тик син миңа hәp җирдә шәм, Нәрсә ул дөнья кояшы, син миңа нур бирмәсәң! Юк, кояшым, мин беләм, син батмагансың мәңгегә; Син дә, вөҗдан, бер торырсың, ятмагансың мәңгегә. («Өмет».) Гади кешенен, бүгенге һәм киләчәк язмышы өчен кайгыру, борчылу шагыйрьнең йөрәгендә тирән газаплану уята. Реакциянең иң караңгы көннәрендә Г. Тукай кояшка мөрәҗәгать итә: Әй кояш, мәңгегә чыкма, бул кара тап, ят кире. («Өметсезлек».) Г. Тукай рус классик язучыларына зур хөрмәт һәм ихтирам белән караган, шуны үзенең иҗатында да чагылдырган. Л. Н. Толстойның үлеме уңае белән ул «Мөбарәк тәсбих өзелде» дигән мәкалә-нәсер язып чыга. Ул анда Толстойны «бөтен жаннарның җаны вә бөтен инсаннар вөҗданы», «дөнья халкы күңеленә коддусият нуры чәчүче бөек фикер иясе һәм хакыйкатькә чын, дөрес юл күрсәткән Пәйгамбәр» дип атый. Мәңгелек яшәү символы булган Кояш та аның турында кайгырта: «Кояш, Толстой терелсә, дөньяга Кыш буласы айларда да көлеп, Шатланып кына карармын, салкыннар ясамам»,— ди. Бөек әдипнең үлеме Г. Тукайга авыр тәэсир итә. Моны без шагыйрьнең: «Куркынычлы, үзәк өзгеч хәбәр фаш булды. Толстой вафат! Кояш йөзен чытты, агланды, инде көлми... Агар сулар дөфгатән бозландылар...»,— дигән сүзләреннән ачык күрәбез. Шагыйрь бөтен күңеле белән азатлыкка омтылган, аның тантана итәчәген алдан күргән, үз халкының бәхетле киләчәгенә ышанган һәм менә шуларны үзенең әсәрләрендә гаҗәеп зур осталык белән чагылдырган. Тукайның шигырь һәм поэмалары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, бүген дә халык йөрәгенең "иң нечкә кылларын”тирбәтәләр. Интернационалист рухлы шагыйрь татар җырчысы гына булып калмады. Тугандаш халыклар өчен дә ул үз, халык шагыйренә әверелде. Башкортлар һәм үзбәкләр, казахлар һәм кыргызлар, төркмәннәр һәм уйгурлар да аны үзләренең шагыйре итеп таныйлар. Г. Тукай үзе дә кояштай күркәм кеше булган. Шуңа күрә ул халык шагыйре булып, гражданин булып, үз Ва-таныньң ялкынлы патриоты булып халык күңелендә яши, халык аны үзенең иң якын дусты итеп саный. Татар яшәгәндә, аның теле һәм милли җаны исән булганда, милли шигърияте, милли моңнары яңгыраганда Г.Тукай яшәячәк. Тукай мирасы — иҗаты һәм образы алга, тагын да матуррак, яктырак киләчәккә ба­ра. Шагыйрь-гражданин образы, күктәге кояш кебек, халык күңелен яктырта, җылыта, аңа рухи көч бирә. Г. Тукай үзенең ши-гырьләрендәге Кояш образы кебек үлемсез, чөнки аның иҗаты, сөекле образы — халык күңелендә.

Меню сайта

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0