I республикакүләм Тукай укулары фәнни-эзләнү эшләре җыентыгы

Вторник, 16.04.2024, 20:34

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Ринат Таҗетдинов | Регистрация | Вход

ТР, Чүпрәле муниципаль районы, Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 "а” сыйныф укучысы Ибраһимова Алсу

Җитәкче: "Туган як” музее җитәкчесе Ибраһимова Гөлнар М.

Елдан – ел бөек шагыйрьләребезнең туган көннәрен билгеләп үтү мәктәбебезнең күркәм традициясенә әйләнә бара. Үткән елда, мәсәлән, әдәбият белән кызыксынучы һәм иҗади бәйгеләрдә актив катнашучы укучыларыбыз Казан шәһәренә сәфәр кылдык. Максатыбыз Тукай музеенда булу иде. 2011 елның бөек әдипкә багышлануын без бик хупладык. Тукайга багышланган мероприятиеләрдә без һәрчак зур теләк белдереп катнашабыз. Мин, чираттагы эзләнү-тикшеренү эшләрен алып барганда, Ринат Таҗетдиновның нәсел туганым булуын ачыклаган идем. Шушы сәбәп аркасында, әлеге конкурста "Г.Тукай премиясе лауреатлары” номинациясен күреп бәйгедә катнашырга булдым. Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы - артист, Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ч. Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Ильяс роле өчен 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Әлеге эшемдә үземә максат итеп Г.Тукай премиясе лауреаты булган артистның тормыш һәм иҗат биографиясен өйрәнүне, туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәнендәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре тудыруны максат итеп куйдым.Үзебезнең тарихта эзле булуыбызны җәмәгатьчелеккә җиткерәсем килде. Шулай итеп, ерак туганымның, шул исәптән, халкым, илебез тарихын өйрәнә башладым... Кече Чынлы авылында кем генә яшәмәгән дә, аңа нинди генә кешеләр аяк басмаган! Безнең бурыч - әнә шул мөхтәрәм шәхесләрнең исемен нинди рәвештә булса да мәңгеләштерү. Эшемдә авыл аксакаллары белән очрашулар, алар белән хатлар алышу һәм истәлекләрен язып калу, авылның тарихи урыннарына, музейга экскурсияләр оештыру уңай нәтиҗәләр бирде. Үткән ел без – музей түгәрәге әгъзалары, мәчетләр тарихы өстендә эзләнү-тикшеренү эшләре алып бардык. Муллалар турында материаллар җыйнаганда, мин әниемнең әбисе мулла нәселеннән булуын искә төшердем һәм әлеге юнәлештә эзләнү- тикшеренү эшләре башларга теләк белдердем. Күпләр белән  элемтәгә кереп тулырак мәгълүматлар алырга ирештем. Салиховлар нәселе Кече Чынлы авылы тарихында да, Татарстан тарихында да тирән эз калдырган нәсел. Әбием Зәйтүнә еш кына әнисе Зәйнәпбануның "Таҗуклар” белән йөрешүләре турында сөйләгәнен хәтерли. Элеккеге шәҗәрәләрдә кыз туганнар сирәк кертелгән, шуңа да карамастан Таҗетдиннар нәселе белән әбиемнең нәселе бер төптән булуын ачыклау авыр булмады. Бу хакта күпләр хәтерли булып чыкты. Шакирҗан бабайның әтисе Сәлимҗан (1823-1914) Таҗетдин бабай белән бертуган. Таҗетдин бабайның оныгы Гарифҗан - киң җәмәгатьчелеккә танылган шәхесләр - ТР ның һәм РФ ның халык артисты Ринат Таҗетдиновның әтисе... Театр көлдерәдер, уйнатадыр, тагы үткән гомерне уйлатадыр... Театр — яктылыкка, нурга илтә. (Г.Тукай) Иҗат чишмәсенә, зур театр сәнгатенә башланган юл Сәлимҗан бине Салих мәхәлләсендәге мәдрәсә үзенең эшчәнлеген киң җәелдергән. 1918 елда мәдрәсәнең эше туктатыла, мәдрәсә биналарында, аерым йортларда яңа тәртиптә уку –укыту эшләре алып барыла башлаган, дин дәресләре программадан төшеп калган. Яңа имла кулланып, ысулы җәдит буенча укыту алып барылган авылның беренче бүлегендә - Атук очында өч класслы мәдрәсә бинасында укытучылар һәм авыл активы көче белән беренче мәртәбә спектакль уйналган. Октябрьнең ун еллыгына карата 1927 елда авылда яңа клуб бинасы сафка баскан, системалы рәвештә клубта спектакльләр уйнала, кинофильмнар күрсәтелә башлаган; радиоалгычлар аркылы Казаннан радиотапшырулар тыңлау 1928 елда башланган. Кулдан эшләнгән гармун, скрипка тавышлары авылда 20 йөз башында ук ишетелгән, кубыз авыл эшмәкәрләре Фәизев Шәрифҗан, Насыбуллов Хәсәнҗан өендә сатылып торган. 1925 елда авылда гармунчылар ярышы үткәрелгән. Ярышта беренче урынны Төхвәтулла Хәбибуллов яулаган; тумыштан сукыр беренче бүләккә лаек булып, аңа яңа костюм – чалбар тапшырганнар. Гармунчы, күзе күрмәсә дә, Шәйморза һәм Буа мәдрәсәләрендә белем алып, яттан Коръән укырга оста булган, Оренбургта мәшһүр татар артисты Габдулла Кариевның хезмәттәше һәм шәхси музыканты булып, барлык төр музыка коралларында көйләр башкарган. Ринат та спектакль куюның ни икәнен сабый чагыннан ук аңлый һәм күрә: мәктәп укытучылары, авылның яшь җилкенчәге әледән - әле пьеса куялар, шунда аның авылда бер чибәр Гөлшат апасы да катнаша, бала – чага роленә Ринатның үзен дә чакыргалыйлар. Иҗат чишмәсенә, зур театр сәнгатенә юлы шуннан башлана. Ринат – чын авыл малае. Буденный районы Кече Чынлы авылында  ( хәзер Чүпрәле районына керә) 1938 елның 1 январендә туа. Шунда ук җиде класс тәмамлаганнан соң, Иске Шәйморза авылына йөреп урта белем ала. Мәктәп елларында спектакльләрдә, концертларда актив катнашып, сәнгатькә мәхәббәте уяна. Нәкъ шул елларда авылга Илһам Шакиров килүе, аның сихри тавышын ишетү исә киләчәккә хыял – максатларны төгаенли – ул, һичшиксез, сәнгать әһеле булырга тиеш! Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулловларны күреп, Зифа Басыйрованы тыңлап, алар кебек үк зур сәхнәләрдә җырлыйсы килә иде аның... Олы апалары күрше авылга кияүгә чыгып киткәч, аларга, гаиләдәге биш малайга, инештән чиратлашып су ташырга туры килә.( Голдыр кизләве кушымтадан карарга) Су юлы кыска түгел, кайта – кайта зур чиләкләр тагы да авырая төшә. Әмма Ринат бу эшне бик яратып башкара, чөнки юл буе, дөньясын онытып, җырлап кайтырга мөмкинлек бар. Аның шулкадәр бирелеп, тәэсирләнеп җырлаганын ишеткән хатын- кызлар, ир балалар хәтта үзенә төртмәле сүзләр дә әйтә, ә үзләре малайның матур аһәңле, моңлы тавышына сокланып туя алмыйлар... Әнисе Миңнегаян апа, бәләкәй генә гәүдәле хатын, улын җитәкләп, Арифҗан абыйга ашарга илтә. Икәүләп озын юлдан барган чакта нәрсә турында гына сөйләшмәделәр. Нинди генә җырларны җырламады Миңнегаян апа үзенең уртанчы улына. Гүя шушы җырлары белән үзенең ана мәхәббәтен, барлык йөрәк җылысын улына гомерлеккә җитәрлек итеп биреп, тапшырып калдырырга тели иде... 1956 елның җәй азаклары. Әтисе кулына бер газета китереп тоттырды. "Бер игълан бар анда, улым, - диде ул. – Укып кара әле, бәлки, тәвәккәлләрсең?”. Әтисе үзе бик укымышлы булмаса да, улының сәләт – теләкләрен күңел күзе белән күреп – сизеп торган, күрәсең, зур кеше булуын теләгән... Арифҗан абый гомере буе механизатор булып эшли. Сугыш елларында, үзе күпме генә сораса да фронтка җибәрмиләр. Илгә икмәк  кирәк дип, өч класс белеме генә булса да, Арифҗан абыйны биш чакрым ераклыктагы "Буденный” районы МТСы башлыгы итеп куялар. Сиксәнләп ватык трактор һәм гомерендә бер генә тапкыр да кулына руль-рычаг тотып карамаган хатын-кызлар белән фронт өчен икмәк үстерә ул. Сугыш елларында әтисенең нибары бер-ике мәртәбә генә өйгә кайтып кергәнен хәтерли Ринат абый. Ябыккан, йөзләре каралып беткән иде. Ләкин кесәсенә, ялгыш кына булса да, бер бөртек бодай да салып кайтканы булмый. Алты бала өйдә ачка тилмереп утырса да, башкалар авызыннан өзеп, аларга икмәк каптырмый әтиләре. Намусы кушмагандыр инде... "Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бер төркем талантлы яшьләрне җыеп, аларның СССРның Кече театры каршындагы Щепкин исемендәге югары театр уку йортына укырга җибәрәчәк”, - диелгән була әлеге газетада. Анда керә алырмын, дип уйламый да ул. Музыка училищесына имтихан бирүен дәвам иттерә. Шул ук вакытта, театр бинасында барган иҗади конкурсларда катнаша. Югары уку йортына керергә теләүчеләр саны биш йөздән артып китә. Комиссия составында – театрның баш режиссеры Ширияздан Сарымсаков, Хәләл Әбҗәлилов, Хөсәен Уразиков кебек күренекле артистлар. Дулкынланмый да, керү турында уйламый да Ринат абый. Купшы сүзләр белән әйтсәк, бөтен игътибарны алдан өйрәнеп килгән шигырь, мәсәл, проза өзекләренә, анда тудырылган образларга юнәлтә. Булдыра алганча, чын күңелдән бирелеп сөйли... Шулай итеп, өч турдан да җиңел генә уза һәм Мәскәүдәге югары театр уку йортының шәкерте була... 23 авыл баласы, әле юньле-башлы Казанны да белмәгән үсмерләр, Мәскәүдә укый башлый. Башкалада уку, билгеле, яшьләргә гаять зур белем-тәҗрибә бирә. Көн саен спектакльләргә йөриләр, яңа кешеләр, сәнгать әһелләре белән танышып – аралашып, аларның уйнавын тамаша кылалар, "массовка”ларда катнашалар татарстан яшьләре. Атаклы артистлар белән бер сәхнәдә булу, сүзсез генә рольләрдә катнашу да, Ринат абыйның үз сүзләре белән әйтсәк, әле генә авыл җирлегеннән килгән малайлар – кызлар өчен зур, тетрәндергеч вакыйга була. Татар студентлары төркеме атаклы артист, профессор, рус театры тарихында гаятъ зур урын тоткан спектакльләрне сәхнәләштергән режиссер Михаил Гладков җитәкчелегендә тәрбияләнә. Татар теле һәм әдәбиятын Әхмәт Фәйзи укыта. Булачак артистларны тел буенча күнекмәләргә өйрәтер өчен Казаннан режиссер Габдулла Йосыпов та килә. Бикмөхәммәтов фамилияле татар теле белгече гарәп әлифбасын өйрәтә. Ринат абый өчен зур проблемаларның берсе – тел мәсьәләсе. Русча бөтенләй диярлек белмәүне әйткән дә юк, әле аның татарчасы да бит... - Ул бит мишәр малае. Бөтенләй аңлашылмый торган "цыкылдаган” әни теле. "Ничек сөйләшә бу, аңлап булмый бит. Татар артисты чыкмас моннан”, - дип куркыталар башта. Укытучылары әйбәт була. Курсташлары барысы да авылда туып үскәннәр. Саф татар әдәби телендә сөйләшәләр. Баштарак аның сөйләменнән көләләр, "ца-ца-ца” дип үртиләр. Ялгышып әйткән һәрбер сүзен мәзәк итеп сөйлиләр. Ике ел эчендә телне шактый үзгәртергә ирешә. Татарстанга кайтып спектакльләрдә уйный башлагач, аның мишәрлеген телгә алмыйлар инде. Мәскәүдән 1961 елны кайталар һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына кабул ителәләр. Яшь кадрларга кытлык кичергән театр, шул рәвешле, сәләтле, югары белемле артистлар студиясе белән тулылана...  Ринат Таҗетдиновның бөтен барлыгы театр. Ул татар сәхнәсенең нурлы йолдызы Ринат абый үзенең беренче зур роле дип әле студент чагында сәхнәләштерелгән "Мунча” (В. Маяковский әсәре буенча) спектаклендә Победоносиков образын исәпли. Бу әсәрне сәхнәгә татар төркеме җитәкчесе Михаил Гладков куя. Кызганыч, русчадан тәрҗемә диптер инде, "Мунча” театр сәхнәсендә озак яшәми. Ә халык бик әйбәт кабул итә тамашаны. Шушы тамашадагы оста уенын күреп булса кирәк, Ринат абыйга "Көзге ачы җилләрдә” дигән спектакльдә Хәнҗәр ролен тапшыралар. Спектакльне сәхнәгә Габдулла Йосыпов куя. Бу – Ринат абыйның Татарстанга кайтып эшли башлагач алган беренче роле. Ул гына да түгел, иң мөһиме, театр өчен авыр чорда, халык театрдан бизгән, бөтенләй диярлек йөрми башлаган бер заманда бу спектакль татар халкын яңадан театрга кайтарырга ярдәм итә. Бер – бер артлы 40 аншлаг була! Шул рәвешле, "Көзге ачы җилләрдә” театрда җылы җилләр истерде, дисәң дә ялгыш булмастыр. Бәхетләренә, Мәскәүдән, укуын бетереп, Марсель Сәлимҗанов та кайта (1966 елда театрның баш режиссеры булып эшли башлый). Ринат абый 1963 елда аның диплом эше булган "Котырган акчалар”(А. Островский) спектаклендә Хәлил Әбҗалилов, Габдулла Шамуков, Фатыйма Ильская, Шәхсәнәм Әсфәндиярова кебек татар театры йолдызлары белән бергә уйнау бәхетенә ирешә. Глумов ролен башкара ул. Атаклы артистларның репетицияләрен, эшкә мөнәсәбәтен күреп, ул чагында ук шакката Ринат абый. Ринат абый Таҗетдинов – Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлил образында ике тапкыр татар сәхнәсенә чыккан артист. Беренчесе – Нәкый Исәнбәтнең "Муса Җәлил” исемле әсәре буенча куелган спектакльдә, Фоат Халитовтан соң; икенчесе – Туфан Миңнуллинның "Моңлы бер җыр”ында. "Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Ильяс роле өчен 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган "Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Ильяс ролен - төп рольне башкаручы Таҗетдинов үз героеның эчке дөньясын, аның әйләнә – тирәдәге кешеләр белән һәм бигрәк тә Әсәл белән булган мөнәсәбәтен бернинди мелодрама һәм сентиментальлектән башка, тотнаклы, логикалы, психологик төгәллек белән ачып бирә белде. Тормышка җиңел караучы, үзсүзле егеттән кыю һәм тәвәккәл ир-егет үсеп чыга. Казанга кайтып берничә ел эшләгәч, Празат Исәнбәт Муса ролен Ринат абыйга тапшыра. 1968 елны бу образда беренче тапкыр сәхнәгә баскан чакта, аның уенын тамашачы да, спектакльне карарга махсус килгән Әминә ханым да, язучылар Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, Рафаэль Мостафин да җылы кабул итәләр. Төсе-бите, кыяфәте, тавышы, йөрешенә кадәр Мусаныкына бик нык охшаганлыгын билгеләп үтәләр барысы да. Ә инде "Моңлы бер җыр”дагы Муса образы өчен Ринат Таҗетдинов 1986 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Татар тамашачысы аны әле хәзер дә сәхнәдә еш кына Муса Җәлил образында күрә. Каһарман шагыйрьнең шигырьләрен укый, театраль тамашаларда катнаша. Әйе, Муса образы аның иҗатында үзенчәлекле, зур урын алып тора. Ул аның йөрәгенә кереп калган. "Кызганыч, олыгаям, - дип авыр сулап куя Ринат абый. Кабат Җәлил ролендә уйнап булмаячак...” 45 ел эчендә нинди генә рольләрне башкарырга туры килми аңа. Комик та, трагик та була, тискәре образ да, җитди роль дә башкара... Халык яраткан образны тудыра алып, урамнан барганда берәр әби килеп: "Ай, улым, рәхмәт”, - дип аркасыннан сыйпаса, шуннан да зур бәя юк сыман аңа... Артист хезмәте гаять авыр да, рәхмәтсез дә хезмәт. Сине теләсә кем сүгәргә мөмкин, режиссер - роль бирмәскә. Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем  Әсәл” спектаклен искә ала. Бер режиссер әйтә: "Монда бу рольләрне тиешенчә сәхнәләштерерлек артистлар юк”,- ди. Икенче режиссерны чакырттылар. Баш рольләрне Ринатка һәм Наилә Гәрәевага бирәләр. Шушы роль өчен Тукай бүләге ала ул. Юкка гына бирмәгәннәрдер инде. Иң мөһиме, Ринат абый шәхси тормышыннан канәгать. Гаиләсе, балалары бик акыллы аның. Аны аңлыйлар. Әгәр гаиләңдә сине аңлап, ышанып тормасалар, тавыш купса бик кыен булыр иде. Ул яктан аңа Ходай ярдәм итә... Ринат абый үзенең яшь чагы, хәләл җефете Рәйсәгә бер күрүдә үк чын күңелдән гашыйк булуын искә ала. Ул әле Мәскәүдә соңгы курста укыган вакытта башкалага концерт белән Илһам Шакиров килә. Җырчының яшь, чибәр чагы. Ринат, Рабит Батулла, Наил Дунай һәм башка иптәшләре белән, Колонналы залга концерт карарга бара. Һәм шунда ике чибәр Мәскәү кызы белән танышалар. Рәисә исемлесе бер күрүдә әсир итә Ринатны. Кыз үзе дә егетне ошата. Шулай итеп, ике-өч ай очрашканнан соң, Ринат, укуын уңышлы гына тәмамлап, Казанга кайтып китә. Ике арада хатлар йөри башлый. Кавышалар. Бер-бер артлы ике кызлары туа. Олы кызларына Руфимә дигән исем бирәләр. Кечкенәсе туган көнне театрда "Миркәй белән Айсылу” спектакле барганга күрә, балага да Айсылу дип исем кушалар. Шуңа күрә бигрәк тә истәлекле Ринат абый өчен бу спектакль. Хәзер инде аларның ике оныгы – Алинә белән Лия үсеп килә... Мактауга лаек факт: күп кенә режиссерлар, артистлар, спектакльләрдән бушаган мизгелләрен яшь кадрлар әзерләү эшенә багышлый – театр учищесендә, Мәдәният академиясендә студентларга теоретик һәм практик дәресләр бирә, яшь артистлар белән индивидуаль шөгыльләнә... Үзенең әйтүенә караганда, Ринат абыйның, теләге зур булса да, студентлар белән эшләргә вакыты җитми. Һәм моның бернинди сере дә юк: көн саен диярлек спектакльләрдә катнашасы, телевидение – радио һәрдаим тапшыруларга  чакырып тора, атаклы "Актерлар йорты”нда урнашкан Театр әһелләре берлеге мәшәкатьләре дә җитәрлек. Инде җиденче дистәсен тутырып узуына карамастан шушы берлекне үз җилкәсендә тартучы Ринат абый Таҗетдинов үз эшчәнлеге хакында сөйли: " Артистлар гомер – гомергә ярлы халык булган. Аларга һәрвакыт аз түләнгән. Менә шуны истә тоткан хәлдә, аларга аз гына булса да ярдәм кулы сузу максатыннан, зыялы байлар оештырган берлек ул.” 60 елларда төзелгән "Актерлар йорты” бик начар хәлгә килеп җиткән була. Аны торгызу, ремонтлау өчен гаять күп чабарга туры килә. Мәскәү карамагындагы йортка республика акча бирергә ашкынып тормый шул. "Соң, Мәскәү артистлары килми бит монда, - ди Ринат абый. Үзебезнең сәнгать кешеләренә хезмәт итә”. Алар Президент Минтимер Шәймиевка рәхмәтле, Президент фонды байтак кына ярдәм күрсәтә. Ә тулаем алганда... Ул йорт аларның үзләренеке инде. Беркем бер тиен бирми. Күп чаба торгач, елына 240 мең сум бирә башлыйлар. Кичәләр үткәрү өчен. Матди кыенлыктан чыгу максатыннан кафе ачалар. Шуның аренда акчасына яшиләр. Ринат абыйга кино сәнгате дә чит түгел. Ул заманында безнең илне генә түгел, күп кенә чит илләрне дә шаулаткан "Миссия в Кабуле” кинофильмында Аманулла ролен башкара.Үзебезнең республикада төшерелгән телефильмнарда катнашырга туры килгәли. Әмма ул нәфис фильмнарда төшәргә яратмый. Кино бит ул бөтенләй башка сәнгать. Бик күп вакытны ала. Кинога чынлап торып кереп китсәң, театрны бөтенләй ташларга туры килер иде. Юк, аның бөтен барлыгы – театр, тормышы шуңа бәйләнгән. Соңгы сүз урынына игътибарга Ринат абыйның татар театр сәнгатенең бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлануларын бәян итүче "Борчылу” дигән язмасын китерәм. ".. Вакыт шулкадәр тиз үтә ки, әле күптән түгел генә югары белем алып, зур хыяллар белән Мәскәүдән Казанга кайтып төшкән идек шикелле, инде 45 ел вакыт үтеп тә киткән. Ә кайткан чакта нинди генә хыяллар юк иде... Хыялларымның күбесе тормышка ашты да шикелле – нинди генә асыл рольләр уйнамадым, нинди зур остазларга сәхнәдәш булып уйнарга туры килмәде?! Аларның күбесе хәзер безнең арабыздан киткәч, ул шәхесләрнең бөеклеге турында уйлыйсың. Актер бит ул гомере буе өйрәнә: режиссердан, сәхнәдәшләреннән! Гомер үтә, инде хәзер үзебез дә арабыздан киткән шушы зур остазларның яшенә килеп җиттек. Бу вакыт эчендә тормыш та үзгәрде, ниндидер аңлашылмый торган дөньяда яши башладык. Нинди пьесалар уйнарга тиеш соң без бүген? Драматурглар нәрсә турында язарга тиешләр? Ә бит борчыган нәрсәләр бик күп. Әйтик, наркотикларның мәктәпләргә тиклем таралуы. Урамга чыксаң, 12-13 яшьлек балаларның авызында – тәмәке, кулында – сыра. Тәртипсезлек. Шуларны күреп йөрәк әрни башлый. Бу бит безнең гадәти тормышыбызга әйләнде. Бүген, миңа калса, безнең драматургларыбыз матурлык турында, чын мәхәббәт турында, тарихыбыз турында тирән, фәльсәфи пьесалар язарга тиешләр. Тормышның каралыгын, үтерешләрне без болай да көн саен күреп торабыз. Менә бу нәрсәләр мине нык борчый. Борчыган нәрсәләр, әлбәттә, бик күп, тик менә уйнарга рольләребез генә азайды. Артист өчен аннан да авыр нәрсә юк... Мәрхүм әдибебез Фатих Хөсни "Милләтне өч нәрсә яшәтә, мәктәп, әдәбият, театр”, - дия торган иде. Чыннан да, безнең зур тарихны театрыбыз – татар милләтенең үсеш биеклеген төгәл чагылдыра торган сәнгать көзгесе Г.Камал исемендәге академия театрыбыз исә дөнья тамаша сәнгатенең алгы сызыгында тора, дия алабыз.  Соңгы берничә ун ел дәвамында аның данын драма артистларының гаять талантлы труппасы тотып тора. Шушы гүзәл талантлар арасында беренче зурлыктагы йолдызлардан саналырлык бөек якташыбыз Ринат Таҗетдиновка 73 яшь тулды. Сәхнәдәшләре аңа "Ринат Таҗи” дип йөриләр. Берсеннән – берсе талантлырак гүзәл артистлар арасында терекөмеш кебек тере, йөгерек, ярсу, күзләре нур чәчеп, уйнаклап торган бу сәнгатькәрне берничек тә аермаска, күрмәскә мөмкин түгел. Тарихта калырлык истәлекле спектакльләрдә ул күп очракта үзәк рольләрне башкарды. Каһарман һәм фаҗигале Кол Галине без аның әле тирән моңсулыкта, әле ашкын гамәлгә сусап янган күз ташланган һәм үлемсезләре, Ватан өчен яуга әсәр калдырган кайнар хисле характеры аша күз алдына китерәбез. Ринат абыйга иҗат намусын гәүдәләндергән тирән кичерешле һәм фаҗигале язмышлы каһарманнар якын. Алар милләтнең затлы йөзен һәм кешелекнең уртак идеалларын чагылдыра, акыл, намус өстенлеген раслый. Җыр өчен кирәкле моңлы тавышы, йөгерек, җитез сөйләме, хәрәкәтчән зифа гәүдәсе, акыллы күз карашы һәм ирләрчә ягымлы йөз аңа бер – берсенә охшамаган төрле – төрле персонажларга җанлы сәхнә сурәте кертергә мөмкинлек бирә. Туган җирем үстергән аны. Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов. Мәскәүдә, Кече театр каршында Щепкин исемендәге югары театр уку йортында белем ала. 1961 елдан бирле Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1967 ел), Россиянең халык артисты (1982). СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1986 ел). Аңа авыр, катлаулы рольләрне бик теләп тапшырдылар, тапшыралар. Ул иҗат иткән рольләрнең барысы да уңышлы чыга: Хәнҗәр ("Көзге ачы җилләрдә”, А.Гыйләҗев), Дивана ("Ай тотылган төндә”, М. Кәрим), Ильяс ("Гүзәлем Әсәл”, Ч.Айтматов), Искәндәр ("Хуш, Назлыгөл!”, М. Байҗиев), Эзоп ("Кол”, Г.Фигерейдо), Инсаф ("Әни килде”, Ш Хөсәенов), Тартюф ("Суган суфые”, Мольер), Карандышов ("Бирнәсез кыз” А. Островский), Мирвәли ("Өч аршин җир”, А. Гыйләҗев), Кол Гали ( "Кол Гали”, Н. Фәттах), Муса (" Моңлы бер җыр”, Т. Миңнуллин), Идегәй ("Идегәй”, Ю. Сафиуллин)... Ринат Таҗетдинов башкарган рольләрне санап та бетерерлек түгел кебек. 45 ел дәвамында татар театры сәхнәсендә ничәмә - ничә йөз образ тудырган Артист ул. " Абыемның яшь чагында Илһам Шакиров белән кунакка кайтуын бик ярата идем. Бер кызыклы истәлек, (Рәйсә Алимова - туганнан – туган сеңелесе, кушымтадан карарга) сөйли : Минем әти белән әни ат җигеп Бакырлы авылына (күрше авыл) барырга чыгалар. Елга аша үткәндә, ат таеп китә һәм арба авып әни аягын авырттыра. Соңыннан бер кешедән өшкертәләр. Өшкерүче кулланган әйберләрне егылган урынга, ягъни елгага, ташларга куша. Юлда барганда берәү белән дә сөйләшергә ярамаган. Ринат абыйның кечкенә чагы. Әни бу эшне аңа куша. Шулай итеп ул Бакырлы елгасына юнәлә. Кич белән генә арып, талчыгып кайтып керә. Әни аңа рәхмәтләрен әйтә. Озакка сузылмый гына әнинең аяклары да төзәлә. Әни моңа бик куанды. Ә Ринат абый гафу үтенде, төенчекне кырга  гына ташлап, малайлар белән уйнарга киткән икән ул. Бу турыда әле дә искә алып көләбез. " Сыйныфташлары (Минзәрә Шакурова), авыл аксакаллары да аны һәм аның гаиләсен гел булдыклы буларак искә алалар. Ринат абый туган ягын еш исенә төшерә. "Туган як” музее түгәрәге членнары аның белән элемтәгә кергәннән соң, ул үзенең театраль костюмын, фотоларын, афишаларын, китапларын бүләк итә. " Һәрбер кешене туган авылы, аның кешеләре, яшьлек дуслары сагындыра. Мин дә шулай ук, туган ягымны бик тә сагынам. Авылда музей ачкансыз икән, бу бик тә изге эш. Мин аңа зур уңышлар телим, авылыбызның тарихы бай, талантлы кешеләре күп. Мине дә искә алуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Ринат Таҗетдинов. Январь, 2003 ел,- дип яза ул.” Авылга сирәк кенә булса да кайта Ринат абый. Аның туган йорты турында сораша торгач, шушы йортның бүгенгесе көндә өченче трактор бригадасы йорты (кушымтадан карарга) булуы ачыкланды. Тикмәгә генә түгелдер, чөнки Арифҗан бабай колхозыбызны беренче тракторчысы һәм бригадиры иде бит.  Ринат Таҗетдинов – авылыбызның һәм Татарстаныбызның даны Республикабызның Чүпрәле районындагы Кече Чынлы авылы тарихы гасырлар төпкеленә барып тоташкан, милләтебезгә атаклы шәхесләрне күпләп биргән авылларның берсе. Элек Ринат абый турында күренекле артист булуын музейдан гына белсәм, хәзер мин аны эзләнү-тикшеренүләрем ярдәмендә, туганым буларак өйрәндем. Татар театры үсешенә зур өлеш керткән туганым белән хаклы рәвештә горурланам. Ринат абый бик тырыш кеше. Мин дә аннан үрнәк алам. Талант кешегә табигать аша бирелә. Ә аны үстерү өчен үз өстеңдә бик күп эшләргә кирәк. Мәктәп күләмендәге кичәләрдә, бәйгеләрдә мин дә бик актив катнашам, төрле рольләрне башкарып сәхнә әсәрләре дә куябыз (кушымтадан карарга). Киләчәктә артист булырмын димәсәм дә, минем нәселемдә күренекле кешеләр булуын мәңге истә тотып үземнән соң килгән буынга җиткерермен. Безнең бөек якташыбыз, минем нәсел туганым, Татарстанның һәм Рәсәйнең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов үзенең сәхнә классикасына әйләнгән казанышлары, яңа ният – омтылышлар белән янып яшәгән чагы. Бөеклегенә лаек яңа казанышлар һәм сүнмәс йолдызлар гомере телисем килә аңа. Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның, гаиләләребезнең үткәнендәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре тәрбияләүдә тарихны өйрәнү зур әһәмияткә ия. Бүген мин үземнең эшемдә Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Р.Таҗетдиновның тормыш һәм иҗат юлын яктыртуны максат итеп алган идем. Максатыма ирештем дип уйлыйм. Аның иҗаты һәм шәхси тормышы хакында бик күп мәгълүмат тупланды. Киләчәктә дә әлеге эшемне дәвам иттереп, нәсел тарихымны да тулыландырырга исәбем. Чыннан да минем гаиләм тарихы – ул күпгасырлы Ватаным тарихы ләбаса. 18 Өйрәнелмәгән якларыбыз, эшлисе эшләребез күп әле. Элек - электән гыйлемле, белемле саналган Кече Чынлы бүген үсә, яңара. Шушы дәрәҗәләргә ирешүебез белән без яңа идеаллар өчен көрәшеп яшәгән авылдашларыбызга бурычлыбыз. Әлеге эшемдә әлегә тулы ук булмаса да, ерак туганым тормышын, яшәү рәвешен яктырак сурәтли алуыма мин шатланам. Изге юлда фидакяр хезмәт итүе белән безнең күңелләрдә һәрдаим әдәплелек һәм шәфкатьлелек үрнәге булып калырлар туганнар һәм авылдашлар минем күңелемдә. Ерак бабалардан килгән гореф-гадәтләргә тугрылыклы булып, изге туган туфрагыбызның кадерен белеп, яңадан яңа гасырларга юл ярырга язсын иде. Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын, Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын,- дигән бөек Тукаебыз. Әдипнең гасыр элек эндәшкән сүзләренә битараф калучылар булмасын иде...

Меню сайта

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0