Иртә
Әкрен генә кояш чыгып килә,
Яңа җырдай туа яңа көн!
Янбакчада, миләш куагында
Кошлар сайрый, туа яңа көй!
Төн буена тыну белмәделәр,
Чикерткәләр сүздән бушамый.
Җилләр исә – хәерле көн, диеп,
Бу кадәр ямь – күзләр ышанмый!
Тыгыз һава, тымызык җил
Шифа өсти, тәнгә бәрәкәт.
Уян, дустым, изге иртә телим,
Болай әйтү үзе бер рәхәт. |
|